|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2017 Әдәбият
“Яңабаштан яши башлармын күк...” (Раилә Нигъмәтҗанова шигырьләре)
Раилә Нигъмәтҗанова (Гайнуллина) 1995 нче елның 13нче маенда Арча районы Утар -Аты авылында дөньяга килгән. Гаиләдә апасы белән ике бала үсәләр. “Әти-әниемә мин бик рәхмәтле, алар безгә яхшы тәрбия биреп, төрле эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Мин кечкенәдән сәньгатькә, шигърияткә гашыйк булганмын. Марсель Галиев иҗатын бик яратып укыйм...", - ди ул үзе. Раилә, 2011нче елда мәктәпне тәмамлагач,"Казан технология һәм дизайн" көллиятенә укырга керә, ләкин шәһәр тормышына ияләшә алмыйча кире туган авылына кайта. Хәзерге вакытта Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында тормышта. Җәмәгате Илнур белән ике кыз үстерәләр. “Күңел чыңы” түгәрәге, “Ызандашлар” төркеме әгъзасы. Миндәй олыгайды яшь илем Ялгыз утырган карт картинасына карап язылды Яшьлек ага гомер елгасында, Дөньяларны куган яшьлегем Сизелми дә үтеп китте кинәт, Миндәй олыгайды яшь илем. Уйга чумып ялгыз кичләремдә, Чәй эчәм мин өстәл артында. Ятим башым тулды хыялларга, Яшьлегемне саг(ы)нып алдым да. Бер ноктага төбәлгән карашым, Карчыгымны күзли хәтердә. "Кая китте тормыш чәчәгем..." - дип, Сине уйлыйм бүген, хәзер дә. Чәйләрем дә тәмсезләнде кебек, Парсыз калгач гомер соңымда. Зөлмәтле төсле йомры кояшым, Ай да чыкмый күңел моңымда. Батыр йөрәкле татар булдым мин, Бирешмәдем сугыш кырында. Искә төшсә уйлар,бик күп башта… Саклыйм әле күңел кылында. Гайбәт Дөнья тулган кеше гайбәтеннән, Уйларда да бүген яманат. Сүзгә-сүзне кушып ялган сөйли, Әйтерсең лә, тәкъбир- ярканат. Елга булып аккан яман сүздән, Намус көймәсенә утырып, Коры үзән буйлап йөзеп барам, Һәвәс теллеләрдән котылып. Төтәп торган төсле кеше сүзе, Җай чыгуга дөрләп кабына. Шул чагында кычытканлы телләр Җиһад башлап утка табына. Бөре булып шытсам... Бөре булып шытып чыксам әгәр, Яшь каенны бизәп майларда. Яшел яфрактай ярылыр идем, Бирешмичә салкын язларга. Яңабаштан яши башлармын күк Уйламыйча яман уйларны. Хәтер китабымны ягып, язам Яңасына үткән-булганны. Булмас иде күңел гарасаты, Бөре генә булсам агачта. Җәйнең давылларында сынмамын, Яңгырлары коеп яугач та. Чәрдәкләнгән йөрәгем төзәлер, Каен алса мине үзенә. Күзәтермен читттән адәм көнен, Елмаюлар салып йөземә. Сабый буласым килә Сабый булып кереп эрер идем Әниемнең жылы куйнында. Килә мәңге нарасый буласым, Уйнаклыйсым әнкәм кулында. "Җимешем,"- дип дәшәр иде миңа, Сыйпап куяр бөдрә башымны. "Яратам", -дип җавап кайтарырга, Эзләрмен җылы карашыңны. Йомшак куллар иркәләп сөйгәчтен, Күмелермен әни назына. Гомерлеккә бала булсам әгәр, Батар идем бәхет сазына. Иркәләп уятсаң иртән кызыңны, Битләремнән үбеп, кочаклап. Сикереп торырмын да, йокымны, Ыргытырмын читкә умачлап. Үстем инде,еллар барган саен Хатирәләр төптән ярала. Бала булып калам газиземә, Мәхәббәтем көн дә яңара. Исән яшә син, авырмыйча, Бүләк итеп җылы сөюне. "Булсам мин синең кечкенәң"- дип, Әйтмим инде йөрәк көюне... Гомер-телсез сәгать Кеше гомерләре - телсез сәгать, Күреп булмый вакыт агышын. Тик чыңламый гомер сәгать төсле, Ишетмәссең хәтта тавышын. Вакыт ага көмеш чишмәләрдәй, Алкынланып чаба еракка. Сүсәрләнә бара үткән гомер, Охшап кала сынык уракка. Тугай кебек кеше күңелләре, Кереп сыенгандыр җаннарга. Артта калган хәят ачылары, Сеңеп калган безнең каннарга.
Раилә НИГЪМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|