поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.07.2017 Әдәбият

Беренче югалту (ХИКӘЯ)

Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте. Алар кышның бер матур көнендә танышкан иде. Бөтен дөнья ап-ак кар белән капланган, суык җил агачларны җанландыра.

Илназ дус егетләре белән шундый матур кичләрдә күрше авылга кичке уеннарга бара торган иде. Һәм шунда ул Гүзәл белән танышты. Кичке уенда кыз башта күренмәде, соңрак исә ул дус кызлары белән килеп чыкты. Бөтен егетләрнең күзе бу кызга төште, чөнки әле аны авылда беренче тапкыр күрүләре. Гүзәл шәһәрдә тора, ә авылга әби-бабасы янына кайта ул.

Гүзәлне күрүгә Илназ аңа гашыйк булды. Гүзәл дә битараф калмады. Шул көннән соң егет бу авылга көн дә килеп йөри башлады. Урамда Гүзәлне күрүгә, аның йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы әллә нишли, әйтәсе сүзләрен оныта, сөйләшкәндә каушый. Бераз оялчанрак егет ул Илназ. Күп сөйләшми, күп сөйләшкәнне дә яратмый, үзе исә бик тырыш, укуда да, спортта да сынатмый, укуы яхшы булгач, сыйныфташларына да булыша, җитез, акыллы, көчле, кыскасы, бар яктан да килгән. Ә менә кызны күрүгә әллә ничек югалып кала. Буш вакытында шигырьләр укырга, җырларга ярата. Урамда баян уйнап, башкаларны җырлата, кайвакыт үзе дә шигырьләр, җырлар иҗат итә.

Гүзәлгә мәхәббәте турында ничек әйтергә дип баш ватып йөри торгач, ниһаять, ул аңа хат язды: «Кадерле Гүзәл! Синең кебек кешене беркайчан күргәнем юк иде. Сине күрүгә, кәефләрем күтәрелә. Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым, гашыйк булып яшим әле дә. Елмаюыңны күрүгә, бөтен күңелсезлекләр юкка чыга, күңелләр эреп китә. Сине очратканнан бирле бүтән бер кызга да күтәрелеп карыйсы килми. Яратам мин сине!» Бу сүзләрне укыгач, Гүзәлнең шатлыгы эченә сыймады, чөнки әле аңарга болай мәхәббәт аңлатучы юк иде. Аннан соң бу хатның кулдан язылуы да кызга бик ошады.

Шулвакыт кайдандыр Илназ үзе килеп чыкты. Аның кулында баян иде һәм ул Гүзәлгә багышлап бер җыр җырлады. Кыз сүзсез калды. Шушы көннән башлап алар гел бергә булдылар. Илназ көн саен Гүзәл янына килә һәм алар төнгә чаклы бергә кичке урамнар буйлап йөриләр. Бу матур парга хәтта күктәге йолдызлар белән ай да көнләшеп карыйдыр кебек. Хәер, көнләшүчеләр җирдә дә күп була.

Көннәрдән бер көнне Илназның иң якын дусты Идрис армиягә алынды. Аны бик матур итеп озатып җибәрделәр. Ике айдан соң Илназга да армиягә китәргә дигән хәбәр килеп төште. Аны озату кичәсе дә бик күңелле үтте. Гүзәл аны көтәргә дип сүз бирде. Шулай бер-бер артлы җәй, көз һәм кыш узды. Гүзәл белән Илназ гел хат алышып тордылар. Хатлар аша Илназ Гүзәлгә багышланган шигырьләрен дә җибәрә иде. Атнага бер тапкыр телефоннан да сөйләшеп алалар.

Тик… хат алышулар кинәт туктады да куйды. Илназның кайтуына инде бер ай гына калганда бу. Кызның телефоны да «дәшми». Менә Илназ, солдат хезмәтен тутырып, туган ягына кайтып төште. Аны бик күп дуслары, танышлары, тугантумачалары каршы алды. Болар арасында Гүзәл дә бар иде. Ләкин ул бик коры сөйләште.

Берничә көннән соң Илназ Гүзәл кунакка кайта торган авылга барды һәм кызны дусты Идрис белән күрде. Идрис Илназга караганда бер айга иртәрәк кайтып, Гүзәлне үзенә каратырга да өлгергән икән бит! Илназ егылыплар китә язды. Шул көнне ул иң якын дустын һәм сөйгән кызын – икесен берьюлы! – йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр булды.

Илзирә СӘЛӘХОВА, Казан утлары


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»