поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
16.07.2017 Җәмгыять

“Әни, килдең­ме? – ди бу. Тәнем­нән ток үткәндәй булды”

Чит баланы үзеңнеке итеп күкрәгеңә кысып буламы? Дания Гыйләҗева була ди. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче бу ханым бер түгел, ә алты үксез баланы кочагына сыендыра алган. Баксаң, башка берәү ташлап калдырган балаларны яратырга да, кочарга да, хез­мәткә дә өйрәтергә була икән.

“Бу бит – безнең малай!”

Дания ханым полициядә хезмәт итә. “Бервакыт балигъ булмаган балалар белән эшләдем. Шул чакта еш кына авылда урнашкан балалар йортына йөри идем. Эш белән киләм дә китәм. Барысы да гадәти хәл кебек. Әмма бер ке­рүемдә каршыма кечкенә генә малай йөгереп килде. “Әни, килдең­ме?” – ди бу. Ә мин аңа артык игътибар да бирмәдем. Эшләремне тәмамладым, кайтып киттем.  Бу малай онытылды. Ә ул онытмаган икән, – дип сөйли Дания ханым. – Озакламый янә шул балалар йортына барырга туры килде. Теге малаем мине күрүгә, яныма йөгерде. Бу юлы кочагыма алдым, сөйләшеп киттек. Шул вакыт гаҗәп нәрсә булды: аны үзебезгә охшаттым. Тәнем­нән ток үткәндәй булды”.

Ул вакытта Гыйләҗевләр Әнисә исемле кызларын үстерә. Тәрбиягә бала алу турында уйлап та карамыйлар. Әмма матур малай турында Дания ханым иренә дә кайтып сөйли. Аны үзләренә алып кайту теләге бөреләнә. Әнәс абый исә, карышып тормый, шундук ризалаша. “Без алганда, аңа әле 4 кенә яшь иде. 2005 елны булды бу хәл. Барыбызга да кадерле кешегә әве­релде. Янында йөгереп кенә йөри­без инде менә! Сабыйны әти-әниле итеп нинди зур савап эшләгәне­безне аннары гына аңладык. Моның өчен Аллаһы Тәгаләнең безнең кебекләрне бүләкләгәненә дә инандык. Өч елдан мин озак еллар көткән баламны алып кайттым. Шулай итеп, гаиләбездә Адел туды”, – дип искә ала хуҗабикә.

Бервакыт аның телефон номерына “Исәнмесез!” дигән смс килеп төшә. “Кем бу?”– дигәнгә, “Дания Хәкимовна, минем сезгә кунакка киләсе килә”, – дигән җавап алына. Шуннан соң балалар йортына барып, әлеге малайны берничә сәгатькә үзләренә алып кайталар. “Башта ике сәгать утырды, икенче көнне озаграк торды. Өченче көнне карыйм, малаем киемнәрен кыстырып килгән. Бер атна ди­гәндә, уку китапларын ташып бетерә язды. Без бу баланы да алдык. Шуннан соң бераздан ике кыз яныма килде. “Безнең дә сезгә барасыбыз килә”, – ди болар. Нәрсә дип әйтмәк кирәк?! Үзләре киләбез дип торалар бит. Аларның туган­нары да бар булып чыкты. Башта берсен, аннары икенчесен алдык. Өченчесен алып кайткач, ятимнәр йорты директоры белән барып сөйләштем. Без алты туганны аермаска булдык”, – ди Дания ханым.



“Әниләре исән, килгәне генә юк”

Кыскасы, үзенең моңсу күзләре белән Дания ханымны әсир иткән малай, аның йөрәгендә мәрхәмәт уятып, тагын җиде ятимне әниле итә. Сабыйлар үз әниләрен дә беләләр икән. “Ул ерак яшәми. Әмма никтер алар белән аралашмый. Бала алганда әнисе барын белеп алдык. Аралашырлар, каршы килеп булмас дип тә уйладык. Ни дисәк тә, сабыйга үз әнисе газиз, якын, кадерле була инде ул. Бер ел ярым вакыт узды, әлегә кадәр ул ханымның балаларын күрергә килгәне юк. Ул аларны таба да, үстерер мөмкинлегем юк дип, үзе балалар йортында калдыра икән. Башта бер елга гына гариза яза да, аннары алар хакында бөтенләй оныта. Сабый күңеле ачу саклый белми, үпкәләми. Безнекеләр дә үз әниләрен якын итәләр. Тик әни­ләре генә алар янына килми”, – ди мәрхәмәтле ана.

 Балалар бу йортка килеп кергәч тә, Әнәс белән Даниягә “әти, әни” дип эндәшә башлый. “Бу сабыйлар безне бик яратты. Бөтен сүзне тыңлыйлар. Төрле холык­лысы бар, әлбәттә. Барысын да аңлатырга тырышабыз. Эшемдәге гыйбрәтле хәлләрне дә сөйләп күр­сәтәм. Алай итмәгез, болай эшләгез, дип киңәш бирәм. Бала тәрбия­ләгәндә төрле хәлләр була ул. Бу балаларны үземнекенә һәм кешене­кенә бүлмим. Барысын да тигез күрәм. Олы кызым, гаилә корып, Казанда яши. Оныгым да бар инде. Ишле булгач, ял да күңелле, эшне дә тиз эшлибез”, – ди хуҗабикә.

Дания ханым Норлат зонасында участок инспекторы булып эшли, полиция майоры. Эше җырлап-биеп йөри торган түгел. Кырыс та булырга туры килә. Күбрәк ирләр башкара торган эштә эшли бит. Ә өенә кайтуга, сабыйлары аны нечкә күңелле, бала җанлы, сөйкемле, мәрхәмәтле әнигә әйләндереп куя. “Әле тагын бер хыялым бар – кечкенә генә кызчык аласым килә, – ди ул. – Физик мөмкинлеге чик­ләнгән сабый булса да, алам әле. Инвалид баланың да әти-әниле булырга хакы бар. Әгәр вакытында дәваласаң, тиешле даруларын бир­сәң, табибка йөртсәң, иң мөһиме – җан җылысы бирсәң, теләсә кемгә ярдәм итеп була”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы