поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.07.2017 Юмор

Алтын тарак (Г.Тукайга ияреп)

Тагын бер укып чыктым да Тукайның «Су анасы»н, Язарга булдым борынгы бу кыйссаның яңасын. Сурәтләдем замананың мазасын вә казасын, Күзалладым Тукай бүген ничек итеп язасын.

 

 

 

 




Кыш көне. Зур бассейнда мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым берлән суны сөзәм.

Әйтсәм әйтим, бу бассейн – байлар өчен генәдер,
Аның кайда икәнлеген бик сирәкләр беләдер.

Монда ничек эләктемме? Ансы калсын сер булып,
Башкасын сөйлим, күңелдә тормасын ул гер булып.

Шулай итеп, су коенгач, тиз-тиз киендем өс-башым,
Куркам үзем әллә нидән, – юк янымда юлдашым.

Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага,
Карасам, бер сылу хатын килгән күңел ачмага.

Көнгә каршы ялт-ялт итә кулында алтын тарак,
Шул тарак берлән утыра йәм-йәшел сачен тарап.

Тарап туйгачтын сачләрен, чумды китте суга ул,
Чумды да тәмам юк булды күз алдыннан шунда ул.

Инде хәзер әкрен генә мин юнәлдем басмага,
Рәхмәт төшкер, алтын тарак торып калган басмада!

Тирә-юньдә бер адәм дә юклыгын белдем дә мин,
Машина газына бастым, таракны элдем дә мин.

Шәйләмимен алны-артны, куам йөз илле берлән,
Әмма минем кырын эшне тән сакчылары күргән.

Мин качамын, алар куа, алар куа, мин качам,
«Мерседес»ларын, Ходаем, җир дә упмый, ичмасам!

Кычкыралар: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и, карак,
Нигә кул суздың аңарга, ул бит импортный тарак!»

Кычкыруларга ис китми, шүрләмим хәтта «мат»тан,
Әмма ата башладылар «шарт» та «шорт» автоматтан.

Инде газиз җаным өчен хәвефләнә башладым,
«Мә, алыгыз!» – дидем дә мин, граната ташладым.

Инде болар кирәкләрен мотлак алдылар бугай…
Анык кына хәтерләмим – исән калдылар бугай…

Өйгә кайттым да: «Бичә, алтын тарак таптым! – дидем. –
Кая, су булса да бирче, бик озак чаптым!» – дидем.

Сөйләгәч кыйссаны, бичә таракны куйды алып:
«Акчага әйләндерербез иртән ломбардка барып!»
Бәй, шулай итми нишлисең, юньле чара башка юк,
Эш табалмый интегәбез, шуңа күрә акча юк.

 

* * *

 

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич берлән,
Ачка үлмәскә мөмкинлек таптым дигән хис берлән.

Юрган астында уйкуга китми ятам мин һаман;
Дөп тә дөп! – кемдер ишеккә типкәли бит бер заман.

– Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә кирәк бездән сезгә, и штык-нож кергери!

– Пәлитсиә бу, ачыгыз! – ди тегеләр, җикереп,
Ачмагач, килеп керделәр ыстинаны җимереп.

Каршы торгач, аякларга-кулларга богау салып,
Айга-вайга куймаенча киттеләр мине алып.

– Сиңа кыйммәттер, ә безгә чүп кенә алтын тарак, –
Диләр болар, – иптәш карак, эшләрең күпкә харап!

Өч көн элек талагансың зур гына бер баныкны,
Мәхрүм иткәнсең акчадан син меңләгән халыкны!

Кичә кич бер бизнесменны талап, чыкканнар суеп,
Синең эш бу – калдыргансың бармак эзеңне куеп.

Элекке ел бер самолёт җиргә ватылып төште,
Гаебеңне таныйсыңмы, монсы да синең эшме?!.

Калабызга бертуктаусыз наркотиклар агыла…
Кылган җинаятьләреңне исәпликме тагы да?

Бездән котылырмын дип син берүк уйлый күрмә,
Сине көтә, иптәш карак, кимендә йөз ел төрмә!

Сорау алучы әзмәвер шундый көчле, җегәрле,
Өнсез торуымны күргәч, берне салып җибәрде.

Нигә дисез мине болар бөгәргә тырышалар?
Миңа берничә җинаять «тегәргә» тырышалар.

Шуннан инде «эш» ябыла – «җинаятьче тотыла»,
Пәлитсиә әллә күпме мәшәкатьтән котыла…

Ярый әле килеп керде теге сылу бай хатын,
Әмер бирде: – Ул – минеке, килмәгез аңа якын!

– Әгәр, – ди миңа, – теләсәң, хәлләрең көйләнәсен,
Йә төрмәгә утыртам, – ди, – йә миңа өйләнәсең!

Моның серен белү өчен күңелкәем җилкенә.
Ялган никах кирәк булган икән ошбу төлкегә.

Никахка кергән көнне үк паспортны алып куйды,
Мин мәңге тапмаслык җиргә, баныкка салып куйды.

Уйлыйсыздыр, тора болар хатын берлән ир кеби.
Кайда ул! Якын җибәрми, торган җирем гүр кеби.

Үзе яши – берүзенә төзеттергән калачык,
Мин җан асраган урын – бер катыргы алачык.

Минем исемгә азактан ялган фирма ачкан ул,
Күпме кирәк, акча урлап, Әмрикәгә качкан ул.

Шуннан бирле мондый хәрәм гамәлләрне ташладым,
Ач торсам да, кырын эшкә якын бармый башладым.

Ә теге алтын таракны ломбардка илткән бичә,
Шул акчага бал-май алып, чәй эчтек әле кичә.


Рәдиф ТИМЕРШИН, Казан утлары


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»