поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.07.2017 Дин

Мәетне юганда, соңгы юлга озатканда туа торган сорауларга ҖАВАПЛАР

Редакциягә күптән түгел генә якын кешесен югалткан бер ханым шалтыратты. «Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә биргән идем, танышларым, тавык бирелергә тиеш иде дип, тынычлыгымны алды», – диде ул. Мәетне юганда да, озатканда да күп кенә сораулары туган. Газета укучыбызның сорауларына «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

– Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга тавык белән бер табак он биргәннәр иде. Бу – халыкның хәзрәткә ниндидер бер ярдәм дә күрсәтүе кебек булган. Беләсез, имамнарга ул вакытта да, хәзер дә хөкүмәттән хезмәт хакы бирелми. Гүр сәдакасын бирү ислам динендә мәҗбүри гамәл түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дә андый хәдисләре юк. Моны халык үзе уйлап чыгарган. Гүр сәдакасын бирәсең килсә – бирәсең, бирмәсәң – юк. Аны бирмәү гөнаһ түгел. Ә ни өчен сарык яки тавык дигәндә, элек халыкта акча булмаган, мин моны шуның белән бәйле дип уйлыйм. Имамга сәдака бирмиләр икән, ул аңа үпкәләргә тиеш түгел. Ул бу гамәлләрне якынын югалткан кешегә ярдәм итү йөзеннән, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, аннан әҗер-савап өмет итеп эшли. Әгәр дә сәдака алу өчен генә башкара икән, аның нияте дөньяви байлыкка ирешү өчен генә була.

– Үлгән кешене жәлләп яки артык кайгырып, бик озак еларга ярамый, югыйсә ул су эчендә ята, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Мәетне озатканда, соңыннан да елау рөхсәт ителә, әмма ул җир тырнап, чәчләрне йолкып, киемне ертып, Аллаһы Тәгаләгә ризасызлык күрсәтеп елау булмаска тиеш. Чиктән тыш әдәпсезлек күрсәтеп елау тыела. Синең елавыңнан мәет газапланмый, аның җаны борчылмый. Бу бер ырым гына дип уйлыйм. Бәлки, ул кешене әдәп-әхлакка өйрәтү өчен уйлап чыгарылгандыр.

– Кешене күмгәндә, каберенә туфрак сибү гадәте каян килә?
– Пәйгамбәребез, мәетне ләхеткә иңдергәч, өч уч туфрак сибә торган булган. Аны сипкән вакытта, «Таха» сүрәсендәге аятьләрне укыган. Аның безнеңчә тәрҗемәсе: без сезне балчыктан барлыкка китердек, без сезне кире балчыкка кайтарабыз һәм кыямәт көнне җирдән янә чыгарабыз. Кабергә туфрак сибү – сөннәт гамәл. Аны үтәмәсәң, гөнаһ булмый, үтәсәң – савап була.

– Вафат булган кешегә берни ярдәм итми, диләр. Тик шулай да алар безнең догаларга мохтаҗмы?
– Үлгән кеше өчен дога кылу – сөннәт. Бу турыда Коръәндә, хәдисләрдә дә әйтелә. Доганы үз сүзләрең белән татарча да кылырга була, гарәпчә дә. Бу очракта «Хәшер» сүрәсенең 10нчы аятен укырга киңәш ителә. Әбү Хәнифә мәзхәбендә Коръән укыгач, дога кылган вакытта аның савабын үлгән кешеләргә багышлыйлар. Коръәндәге теләсә кайсы сүрәне укып, кул күтәреп, әрвахлар рухына шуның әҗер-савабын багышлыйсың. Үлгән кешеләр безнең догаларга мохтаҗ.

Бер хәдистә әйтелгәнчә, җәннәттә бер кешенең дәрәҗәсен күтәрәләр, ул кеше, гаҗәпләнеп, Раббым, мин бит мондый дәрәҗәгә лаек түгел идем, ди. Ни өчен дәрәҗәмне күтәрдең, дип сорый. Аллаһы Тәгалә аңа, дөньяда калган балаңның синең өчен дога кылганы һәм гөнаһларыңның гафу ителүен сораганы өчен, ди (Ибн Мәҗәһнең хәдисләр җыентыгыннан).

– Алай булгач, әрвахлар сәдакага да мохтаҗ булып чыгамы?

– Бу да ислам динендә сөннәт гамәл санала. Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.с.) бер кеше килә дә: «Минем әнием көтмәгәндә үлеп китте һәм васыять әйтмәде. Әгәр дә ул васыять калдырырга теләсә, минем исемемнән сәдака бирегез дип әйткән булыр иде. Әгәр дә мин аның исеменнән сәдака бирсәм, аңа әҗер-савап буламы?» – дип сорый. Пәйгамбәребез, әйе, була, ди (Бохари хәдисләр җыентыгыннан).

– Сәдаканы биргәндә, әрвахлар рухына барып ирешсен дияргәме, әллә аның исеменнән дип тапшырыргамы?
– Аның исеменнән бирәм дип ниятләсәгез, дөресрәк, ягъни ул биргән кебек була. Шул рәвешле аның гамәл дәфтәренә әҗер-савап языла.

– Кайберәүләр кәфенлекне алдан алып куярга курка, ул үлемне чакырып тора, диләр.
– Бу – уйлап чыгарылган ырым-шырым. Киресенчә, кәфенлекне алдан әзерләп кую хәерлерәк тә әле. Ул синең өчен генә түгел, башка бер үлеп киткән кешегә кирәк булырга мөмкин.

Кеше үлемнән куркырга түгел, аңа һәрчак әзер булырга тиеш. Кәфенлектән шикләнергә кирәкми, адәм баласы, теге дөньяга киткәнче, нинди изге гамәлләр эшләдем, дөрес яшимме, дип уйланса иде.

– Кәфенлек дигәннән, бик сирәк кенә булса да, мине күлмәгемнән яки костюм-чалбардан җирләгез, дип васыять әйтеп калдыручылар да бар. Бу гамәл диндә хупланамы?
– Мөселман кешесен Пәйгамбәребез кимендә бер кат кәфенгә төрергә куша, бу – фарыз. Өч кат кәфенгә төрү – сөннәт. Кәфеннән тыш, күлмәк кидерү ислам динендә дөрес гамәл түгел.

– Васыятьне үтәргә кирәк бит, ул синең өстеңдә әманәт булып тора.
– Аның үз шартлары бар. Ул дингә каршы килә торган гамәлләргә бәйле булырга тиеш түгел. Каршы килсә, бу васыятьне үтәргә кирәкми. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, әгәр дә кеше гаделсез рәвештә, шулай ук ислам диненә туры килми торган васыять калдырса, аны үтәмәгән өчен гөнаһ язылмый, ди («Бәкара» сүрәсе, 182нче аять).

– Хәзрәт, җырчыларны соңгы юлга озатканда, гадәттә, кул чабып калалар. Моңа ислам дине ничек карый?
– Бу – дин буенча рөхсәт ителгән гамәл түгел. Мәетне бу рәвешле озатып калмыйлар.

– Татарларда мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү гадәте бар. Аны кайбер якларда үлгән, ә кайбер якларда җирләгән көненнән башлап исәплиләр. Кайсы дөресрәк?
– Сез дөрес билгеләп үттегез. Бу – безнең буыннан-буынга килгән бер гореф-гадәт. Шуңа да Коръәндә аның турында әйтелми. Без үлгән кешене җирләгән көннән башлап исәпләү дөрес дип саныйбыз. Ни өчен дигәндә, мәет биш-ун көн моргта ятарга мөмкин. Аның өчесен ул моргта яткан килеш уздырып булмый бит инде.
 
– Кәфенлеккә дога тыгып калдыру гадәте дә бар дип беләм?..
– Аны җавапнамә дип атыйлар. Ул мәет өчен, имештер, шпаргалка. Кәгазь кисәгенә «Иман кәлимәсе»н, «Раббым – Аллаһ, Пәйгамбәрем – Мөхәммәд (с.г.с.), динем – ислам» дип язалар да кәфенлек эченә тыгалар. Имештер, мәет, шуны укып, Мөнкир белән Нәнкирнең сорауларына җавап бирә. Дөреслектә, мәет ике фәрештәнең соравына Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәп һәм гөнаһлардан тыелып яшәгән булса гына җавап бирә ала.

Мәеткә ярдәм итү йөзеннән, кәфенлеккә җавапнамә тыгу дөрес гамәл түгел. Аның мәеткә бер файдасы да юк.

– Мәетне юганда җиде комган су гына кулланырга кирәк, комганны җиргә, идәнгә куеп торырга ярамый, кулдан-кулга гына йөртергә кирәк, диләр. Болары да уйдырма гынамы?
– Әйе, уйлап чыгарылган гамәлләр. Мәетне юганда җиде генә түгел, күбрәк тә су кирәк булырга мөмкин. Җиде комган су белән мәетне юу ул – шарт түгел. Иң мөһиме: аны өч кат юып чыгу. Халык арасында таралган тагын бер гадәт турында әйтеп китәргә кирәк. Гадәттә, үлгән кешенең буен мунчала бау белән исәплиләр. Кайбер якларда әлеге бауны кабер казыласы туфрак өстенә куеп, көрәк белән чапкалыйлар да ул шунда туфрак белән буталып бетә. Күмгән вакытта туфрак белән кабергә төшә. Бу да – кирәксез бер гамәл.

– Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?
– Әбү Хәнифә мәзхәбендә рөхсәт ителә. Иң мөһиме – анда ирләр белән аралашып, алар арасында буталышып йөрергә тиеш түгел. Киемнәре дә гаурәт урыннарын капларлык булу мәҗбүри.

Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) элекке вакытта мин сезне зиратка барудан тыя идем, ә хәзер рөхсәт итәм, зиратка барыгыз, чөнки ул сезгә үлемне һәм кыямәт көнен искә төшерә, ди. Башка мәзхәбләрдә исә хатын-кызларга зиратка керү тыела.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»