13.07.2017 Мәгариф
Яңа уку елында директорлар – урынбасарга, ә урынбасарлар укытучыга әйләнергә мөмкин
Яңа уку елында Казанның кайбер мәктәпләрендә директорлар – урынбасарга, ә урынбасарлар укытучыга әйләнергә мөмкин. Башкала мәктәпләрен эреләндерүгә бәйле бу. Үзгәрешләр 13 мәктәп һәм 28 балалар бакчасына кагылачак. Бу хәлләр тыныч кына уза алырмы?
– Бу – бернинди кыскарту да түгел. Мәгариф оешмаларының яңа калыбын төзибез. Бер ишегалдында булган мәктәпләрне кушып, укучыларга яхшырак белем алу өчен шартлар тудырабыз. Укучыларга профильле сыйныфларда укырга мөмкинлек туачак. Балаларның күпмедер өлеше икенче сменада укудан котылачак, – дип белдерде журналистларга Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин. – Өстәмә белем алу өчен дә шартлар арта. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге тәҗрибәне өйрәндек. Анда мәгариф үзәкләре бик күп биналарны үз эченә ала. ә Казанда алар ике учреждениедән генә торачак. Без аларның хаталарын кабатламыйбыз. Петербургтагы һәр мәктәпнең өстәмә белем бирү бүлеге бар. Укучылар үзләре теләгән түгәрәкләрне сайлый ала.
Башкалада фәлән кадәр кадәр укытучы кыскартуга эләгәчәк, татар мәктәпләре руслаштырылачак дигән имем-мимешәр таралып өлгергән иде инде. Җитәкче аларның барысын да кире какты. “Бер җитәкче дә, урынбасар да эшсез калмаячак. 900 балага 10 урынбасар тота алмыйбыз бит инде. Кайбер директорлар бакча мөдире булырга теләк белдерде”, – ди Илсур әфәнде. Урынбасарларга исә педагог булырга туры киләчәк.
Тик акча мәсьәләсе дә бар бит әле. Хезмәт хакы кимүгә риза булырлармы? Бу сорауга да ачыклык керттеләр. Бүген кайбер урынбасарлар болай да тулы ставкада эшләми икән. Укытучы булгач, хезмәт хаклары, киресенчә, артырга мөмкин әле. Укытучының уртача хезмәт хакы – 32 мең, ә тәрбияченеке 27 мең сумнан артык. Кадрлар берсе дә үпкә белдермәячәк, дип ышаныра мәгариф бүлеге башлыгы. Бакчаларга килгәндә, әллә ни үзгәрешләр көтелми. Анда мөдирләр генә алышына.
Казанда 167 мәктәп, 335 бакча исәпләнә. Мәктәпләр арасында ел саен яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләре дә, шул ук вакытта уку сыйфатын яхшыртуны таләп иткәннәре дә. Кайбер укытучылар дәресләр саны җитмәгәч, башка мәктәпләргә барып укытырга мәҗбүр. Ә бу белем сыйфатын арттырмый. Укытучы төп эш урынында, бар көчен биреп эшләгәндә генә, нәтиҗә булачак. Мәгариф бүлеге башлыгы, шулай ди.
Быел барлыкка киләчәк иске яңа 7 мәктәптә 7 меңнән артык бала укыячак. Кайберләрендә шартлар бертөрле булса да, укучылар саны ике тапкыр азрак. ә акча дигәнең, җан башына карап бүлеп бирелә. Шәһәрдә сыйныфта 25 бала булырга тиеш. әгәр тиешле нормативтан ким булса, күп акча өмет итеп булмый. Эреләндергәч, бу проблема үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Мәктәптә бер баланы укыту елына уртача – 50 мең, бакчада тәрбияләү 90 мең сумга төшә. “Кайбер мәктәпләрдә биш бала өчен генә сыйныф ача алмыйбыз. Әгәр 25 бала тупланса, анысы – икенче мәсьәлә. Бу бигрәк тә 1 һәм 10 нчы сыйныф укучыла кагыла. Бу укучыларга күрше мәктәпләргә барырга туры килә.
Казанда балалар саны 300дән азрак булган 19 мәктәп бар, шуларның 8е – 150 укучылы. Алар – бистә мәктәпләре. Берләштерү бу уку йортларына кагылмый.
Мәктәп биналарының берсе дә буш тормаячак. Алар шул ук укучыларга хезмәт итәчәк. Бүген Казан укучыларының 14 проценты икенче сменада укый. Бу 16 меңнән артык укучы дигән сүз. Берләштереләсе мәктәпләрдә андыйлар – 600 дән артык. Быел башкалада ике яңа мәктәп ачылачак. Бу да проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Әлеге мәктәпләрдә татар сыйныфлары сакланып калынырмы? Кемнәрдер, киресенчә, мәктәпләр татарлашып бетәчәк дип кайгыга калган, әнә. Авиатөзелеш районының Северный бистәсендәге 34 нче татар-рус мәктәбе белән 5 нче татар гимназиясе берләштереләчәк. Барлык мәктәпләрдә дә татар һәм рус сыйныфлары сакланып калачак. Кадет сыйныфлары да бетерелә бип борчыларга кирәкми.
Үзгәртүләр хакында әти-әниләргә апрель-май айларында ук аңлатылган. “Монда бернинди куркыныч әйбер дә юк. Буш урында проблема тудырырга кирәкми. Без әти-әниләргә, мәктәпләрне ябып, автобус белән башка уку йортына илтегез, димибез. Буш урында проблема тудырмаска кирәк. Бәлкем, кечкенә мәктәпләрдән зурракларына күчкән педагогларга андагы шартларга ияләшү авыррак та булыр. Әмма шуны онытмаска кирәк: мәктәпләр бала өчен хезмәт итә” , – ди Илсур Һадиуллин.
Яңа уку елында башкалабызда 2 нче Азин урамында – 180 нче һәм “Җиденче күк” торак комплексында 181 нче мәктәпләр ачылачак. 180 нче гимназиядә татар сыйныфлары күп булачак икән, дигән сүзләр дә йөрде. Билгеле, моңа кемнәрдер шат та түгел иде. Анда татар, рус сыйныфлары оештырылачак. Фәннәрне чит телләрдә дә укытмакчылар. Гуманитар, техник, IT-юнәлештәге сыйныфлар булдырылачак. Ул ике бассейны, зур ашханәсе белән дә аерылып торачак. Ата-ана гаризада баласын кайсы телдә укытырга теләвен күрсәтергә тиеш. Шуннан чыгып, сыйныфлар тупланачак. 1200 укучыга исәпләнгән уку йортына меңнән артык гариза тапшырылган инде.
“Якты үзән” торак комплексында – 800 урынга, “Салават күпере” микрорайонында 1224 урынга мәктәп төзелә башлаган. “Сандугачлы урман” һәм “Нокса авышлыгы” урамында да яңа мәктәпләр сафка басачак.