|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2009 Икътисад
![]() ЯҢА ЕЛ «КҮЧТӘНӘЧЕ»...Яңа елдан торак-коммуналь хезмәтләргә түләү уртача алганда 21 процентка артачак. Лифт, каты көнкүреш калдыкларын чыгару кеше саныннан түгел, ә бәлки фатирның квадрат метрыннан чыгып исәпләнәчәк. Яңа елдан торак-коммуналь хезмәтләргә түләү уртача алганда 21 процентка артачак. Лифт, каты көнкүреш калдыкларын чыгару кеше саныннан түгел, ә бәлки фатирның квадрат метрыннан чыгып исәпләнәчәк.
ТР тарифлар буенча комитетыннан, мэриядән алынган мәгълүматлар буенча, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр түбәндәгечә булачак:
СУ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТКӘН ӨЧЕН КУБ. МЕТРЫНА быел 11,72 сум каралган булса, Яңа елдан исә 13,45 сум бирергә туры киләчәк. Гадәттә, суга тарифлар ел да шактый артса, быел 15 процентка гына күтәреләчәк. «Водоканал» оешмасының тырышлыгы нәтиҗәсендә, әйтик, соңгы елларда, искергән җиһазларны яңаларына алыштыру бәяләрне бер тирәдә тотарга мөмкинлек бирә. Шулай ук фатирларда суны исәпләүче җайланмалар булу да 30-40 процентка кадәр экономия ясарга ярдәм итә.
ГАЗ өчен беренче гыйнвардан куб. метрына 2 сум 65 тиеннән түли башлаячакбыз. Апрельдән исә тагын бәяләр арту күзәтеләчәк. Куб. метры 3,04 сумга җитәчәк.
ЭЛЕКТР ЭНЕРГИЯСЕ өчен тарифлар 109,85 процентка артып, 1 кВт/сәгате өчен 2,23 сум тәшкил итәчәк. Җылылык шулай ук 125 процентка артачак.
КАПИТАЛЬ РЕМОНТ өчен түләү дә сизелерлек күтәреләчәк. Моның сәбәбен аңлатырга да була. «Региональный фонд» проекты кысаларында йортларны төзекләндерү өчен федераль үзәктән өстәмә акча алу мөмкин һәм ул җыелган акчага бәйле рәвештә биреләчәк, ягъни һәр җыелган бер сум өчен өстәмә бер сум. Шул рәвешле белгечләр биш ел эчендә барлык йортларны да төзекләндереп бетерергә мөмкин булыр дип ышана. Әле башкалада төзекләндерүгә мохтаҗ 1500ләп йорт исәпләнә. «Ә яңа төзелгән йортларга нигә капиталь ремонт өчен акча җыярга?» – дигән сорау да туарга мөмкин. Баксаң, бу акчалар дәүләт һәм йорт милекчеләре тарафыннан контрольгә алынып, һәр йортның хисап счетында «кара көнгә» дип тупланып барачак. Ул иң кирәкле вакытта төзекләндерү эшләренә тотылачак.
ЛИФТ БЕЛӘН КАТЫ КӨНКҮРЕШ КАЛДЫКЛАРЫН ЧЫГАРГАН өчен тарифлар да үзгәрәчәк. РФ Торак кодексының 156 нчы маддәсенең 2 нче пункты нигезендә Яңа елдан лифт өчен кеше фатирының һәр кв метры өчен 3 сум 56 тиен, ә көнкүреш калдыкларын чыгаруга кв метрына 1,73 тиен түләргә тиеш була. Мэриянең матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары Ләззәт Хәйдәров әйтүенчә, РФ Торак кодексында бу закон күптән бар инде. «Тик шулай да ни өчен лифтка квадрат метрдан чыгып түләргә кирәк. Лифтны кеше куллана ләбаса, түләү яшәүчеләр саныннан исәпләнсә, дөресрәк түгелме?» – дигән сорауга Ләззәт Хәйдәров: «Күпкатлы йортларда һәр кеше үзе яшәгән торак мәйданына пропорциональ рәвештә йортка хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булырга тиеш. Теркәлүсез, вакытлыча яшәүчеләр лифт өчен бөтенләй түләми бит. Мәсәлән, «Азино-1» торак милекчеләре җәмгыятенә караган йортларның 10 процентында яшәүчеләр саны ноль дип исәпләнә. Ләкин ул фатирларда кеше яшәмәве шикле. Нәтиҗәдә 1000нән артык фатирда торучы лифт өчен түләми». Хәзер исә, лифт өчен кв. метрдан чыгып исәпләнгәндә, хәл үзгәрәчәк. Кечкенә генә фатирда берничә кеше яшәргә мәҗбүр булганнар өчен бу уңайлы. Мәсәлән, 33 кв метрлы фатирда 5 кеше яши дип исәплик. Лифт өчен ул кеше исәбеннән (быел лифтка бер кешегә 90 сум каралган иде) 450 сум түләсә, хәзер яңа тарифлар буенча 117 сум 48 тиен генә бирәчәк. Беренче, икенче каттагылар исә: «Ни өчен без лифтка түләргә тиеш? Бу хезмәттән бөтенләй файдаланмыйбыз бит», – диләр. «Кулланам дисәң дә, икенче катта лифт туктамый», – дип зарланучылар да бар. Ләззәт Хәйдәров фикеренчә, закон нигезендә лифт ул гомуми милек булып санала. Шуңа да аның өчен бар кеше дә түләргә тиеш. Әмма бу мәсьәләне торак белән идарә итүче һәр компания үзе хәл итәчәк. Бәлки лифт өчен түләүне икегә бүлеп – кулланган һәм аны тоту өчен түләргә кирәктер. Ул очракта өченче катка кадәргеләрдән азрак сумма алынырга мөмкин».
Идарә итү компанияләренә килгәндә, «Уютный дом» идарәче компаниясе хезмәткәрләре, Яңа елдан кв метрдан чыгып һәм беренче, икенче катлардан да түләү алачакбыз, дип белдерә. «Азино-1» торак милекчеләре җәмгыяте исә, 1 нче, 2 нче катлар түләмәячәк, дип хәл иткән. Кыскасы, Яңа елдан барысы да яңача булачак. Акча гына җитсен!
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|