|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2009 Җәмгыять
![]() 400 КГ ГА КАДӘР ПИЛМӘН ЯСЫЙБЫЗБалык Бистәсе урамыннан узганда әллә каян балкып торучы бик матур бер бинага күзем төште. Ул “Бәрәкәт” дип аталган ярым фабрикатлар әзерләүче комбинат икән. Биредә кафе, халыкны хәләл ризык белән тәэмин итү кибете бар. Иң төп эш хәләл пилмән ясауга юнәлдерелгән. – Элек монда балалар кафесы иде, бик иске бинаны ремонтлап сафка бастырдык. Узган елның 26 июлендә ачылдык, – дип сөйләде һөнәре буенча юрист Миннәхмәт Сибгатуллин. Бертуган абыйсы Нәҗип башлап җибәргән эшне алар хәзер бергәләп дәвам итә.
Башта коллективта 9 кеше була. Бүген хезмәткәрләрнең саны 43 кә җиткән. Алар арасында 18 хатын-кыз бер тәүлеккә 150-400 кг га кадәр пилмән ясый.
Хезмәткәрләрен мактап телгә алды Миннәхмәт әфәнде. Тырышып, бар көчләрен биреп эшлиләр, ди. Мөселман хатын-кызларына намаз уку өчен аерым бүлмә дә булдырган.
– Эшкә алганда беренче максат мөселман хатын-кызларын хезмәткә чакыру булса, икенчесе халыкка натураль һәм хәләл ашамлык сату иде, – дип дәвам итте Миннәхмәт әфәнде. – Кибеттә спиртлы эчемлекләргә урын юк. Маргаринның үсемлек мае кушып ясалганын гына кайтартабыз. Бисмилла әйтеп суелган биш түшкә сыер итен исә атна саен Күгәрчен авылыннан китерәләр. Шуннан район ветеринария табиблары тарафыннан җентекләп тикшерелә. Барысы да тәртиптә булса, пешекчеләребез аш-су әзерләүгә алына.
Пилмәнгә бернинди консервант кушылмый. Иткә суган, тоз, борыч өстәлә. Камыр йомырка, су һәм оннан ясала. Хатын-кызларыбыз пилмәнне кул белән бөгә. Табиблар әйтүенчә, бармак очында аерым бер сыйфат бар икән. Кул белән нидер эшләгәндә бөтен кәеф әлеге әйбергә күчә, ди. Шуңа күрә пилмән ясаучының күңел халәте яхшы булырга тиеш (елмая).
“Бәрәкәт”тә пилмәннең өч төрен җитештерәләр. “Мөселманча” (сыер итеннән), “Нежный” (сыер һәм тавык ите), “Летний” (тавык ите) дип атала алар. Моннан тыш мантый, пылау, голубцы, өчпочмак, пицца, грильдәге тавык, шашлык, самса кебек үзбәк ашлары да халыкка тәкъдим ителә.
– Башка кибетләр белән чагыштырганда, бездә пилмәннең бәясе кыйммәтрәк, – дип белдерде Миннәхмәт әфәнде. – 1 килограммы 110-130 сум тора. Алырлар микән дип юкка борчылганбыз. Әзерләп җитешеп булмый хәтта. Мәҗлес үткәрергә теләүчеләр алдан заказ бирә. Аллага шөкер, җайга салындык, табышлы эшлибез. Кибеттән кеше өзелми.
Алар җитештергән продукцияне Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Кукмара районнары, шулай ук Киров өлкәсе, Мари Иле, Чувашстан кибетләре киштәләрендә дә күрергә мөмкин.
– Законны яхшы белүегез эштә алданмаска ярдәм итәдер, – дим Миннәхмәт әфәндегә.
– Әйе, бу яктан җиңел, – дип җавап бирде ул. – Һәрвакыт канунга буйсынып эш итәм. Бик кыйммәткә төшсә дә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтим. Соңгы вакытта эшмәкәрләргә дәүләт йөзе белән борылды. Элекке кебек һич көтмәгәндә тикшерү була алмый. Килергә җыенулары турында без ун көн алдан белергә, дөресрәге, почта аша белдерү кәгазе җибәрелергә тиеш.
– Мондый эштә каршылыкларсыз булмыйдыр.
– Хәләлгә эшләгәч, банктан кредит алырга ярамый. Киләчәктә финанс мәсьәләсе тагын да ныграк җайланса, мәҗлес үткәрү өчен бинаны зурайтыр идек. Эшчеләрне арттыру да комачауламас.
– Хезмәт хакы ничек?
– 5-8 мең сум.
Кайтыр юлга чыкканчы хезмәткәрләр белән дә сөйләшеп алдым.
– Биредә беренче көннән үк, – диде Сәрия апа Гәрәева. – Утыз ел хастаханәдә эшләп, кыскартылуга эләктем. Шуннан монда килдем. Бик канәгатьмен. Җитәкчебез әйбәт. Бер елмаеп караса, бөтен авырлыклар онытыла.
Сәрия апа Бәдретдинова исә технолог. Итне сөягеннән арындыру аңа йөкләнгән.
– Ризыкны менә монда төгәл үлчәргә тырышабыз, хәләл ашта ялган булырга тиеш түгел, – дип, каршыдагы үлчәүгә күрсәтте ул.
Кафега эшебез бәрәкәтле, уңышлы булсын дигән теләк белән “Бәрәкәт” исеме биргәннәр. Халык төшке ашка керә, кичен гаиләләре белән дә сыйланып утыра.
Ташкентта туып-үсеп (әти-әнисе Кукмара ягыннан) Татарстанга кайтып төпләнгән егетләрнең колачлап эшләвен район халкы да хуплап телгә алды.
– Алар хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Масловка авылында мәчет салдыруга зур өлеш керттеләр. Ятимнәргә ярдәм итәләр. Инвалидларны ашка дәшәләр. Кризистан курыкмый алга атлаулары үзе бер батырлык, – диделәр.
...Миннәхмәт әфәнденең вакыты бик тар. Кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен сөйләшү барышында беразга бүленеп алырга да туры килде үзенә. Шулай, һәр нәрсәгә өлгерим дисәң, бар эшне берьюлы башкарырга туры килә. Киләчәккә зур өметләр баглап яшәгәннәргә уңышлар телик!
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|