|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2017 Шоу-бизнес
Римма Никитина: “Радик Юльякшин янына кертмәделәр, сәхнәгә дә чыгармадылар” (ВИДЕО)Махсус GONGTV каналы өчен хәрби стильдәге киемнәрен нәфис күлмәккә алмаштырган җырчы Римма Никитина “Йолдызлы алачык” тапшыруында шау-шу тудырган яңа клибын тәкъдим итте. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән төшерелгән “Синсез алга атлыйм” клибы татар эстрадасында җырчы тарафыннан башкарылган кыю адым булды һәм Римманың үзен дә яңа яктан ачты. “Йолдызлы алачык” тапшыруының яңа чыгарылышында шулай ук Римма Никитинага ни өчен Радик Юльякшинга багышланган җырын башкарырга рөхсәт ителмәгәнлеге турында да билгеле булачак. Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|