поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
09.07.2017 Җәмгыять

Барыбыз да шунда барасы: Кайбер авылларда зиратны койма белән тотып алу да зур проблема

Зират – кадерләп сакланырга тиешле изге урын. Затлы кәнәфи билибезме, без – гади эшче-колхозчымы, баймы, ярлымы, соңгы мәңгелек урыныбыз зиратта булачак. Кызганыч, байтак кына татар авылларының (хәер, шәһәрләр­не­ке дә алардан әллә ни аерылып тормый) зиратлары әле дә аяныч хәлдә.

Дөрес, соңгы елларда күп авылларда аларны яңа коймалар белән киртәләп алу, иске каберләр өстендә урман булып үскән, искереп авып, чардуганнарны ватып-җимереп бетергән агачларны кисү-чистарту эшләре башланды. Монысы бик әйбәт. Әмма яңа мәетләрне күмү тәртибе әле дә җайга салынмаган. Югыйсә, таррак кына тигез аллеялар булдырып, каберләрне бер рәткә тезеп күмүне оештырсаң, менә ичмасам татар зиратында нинди тәртип һәм чисталык дип әйтерлек булыр иде.
 
Бу хакта ничә еллар сөйләнүгә карамастан, ни өчен һаман да шулай дәвам итә соң? Минемчә, әлеге тәртипсезлек зиратларда хуҗа, ягъни аларны карап-күзәтеп торучы кеше булмаганга. Бу эшне җир­ле үзидарә җитәкчеләре күз уңында тотарга тиеш. Аны авыл имамнары да башкара алыр иде. Ә алардан республикадагы Мөсел­ман­нарның диния нәзарәте, район мөхтәсибәтләре таләп итәргә тиештер, мөгаен.
 
Соңгы елларда шәһәр зиратларында урын кыйммәт булу аркасындамы, әллә башка сәбәпләр бармы, авылга чыбык очы туганнары булганнарны яки бөтенләй чит кешеләрне кайтарып күмү дә еш күзәтелә. Ярый, күмсеннәр дә, ди. Ләкин шунысы аяныч: якын ке­ше­ләрен кайтарып күмәләр дә оныталар. Кабер өстенә чардуган кую түгел, хәтта елга бер кайтып, кабер өстен карап-чистартып ки­түче дә юк. Кайберләренең кабер­ләре иңеп, мәетләрнең өстенә язгы су, яңгыр сулары агып ята. Икен­че бер күңелне тырнаган әйбер дә бар: соңгы вакытта татар зиратларына чит милләт һәм дин кеше­ләрен күмү күренешләре дә күзә­те­лә башлады. Монысы инде – бө­тенләй акылга сыймый торган эш.
 
Христиан динен тотучыларда, яһүдиләрдә бик матур бер гадәт бар: май башларында алар барысы да диярлек, зиратларга барып, әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын искә алып, каберләрен чистартып, чардуганнарын буяп кайталар. Нигә шушы күркәм гадәтне безгә дә кертмәскә? Моны да Мөсел­ман­нарның диния нәзарәте, район мөхтәсибәтләре, җирле үзидарә җитәкчеләре, авыл имамнары оештыра алыр иде. Дөрес, кайбер авылларда бу эш башланды, ләкин анда йөрүчеләр генә күп түгел. Югыйсә шул ук авыл кешеләренең әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары шул зиратта күмелгән ләбаса.
 
Зиратларны чистартуның ни­чег­рәк оештырылуы турында да әйтеп үтәсе килә. Әйе, соңгы вакытта корыган, карт агачларны кисеп, иске кабер өсләрен чистарту башланды. Тик кайберәүләр ул агачларны һәм чүп-чарны кабер өстен­дә үк яндыра башлый. Бу гамәл катгый тыелырга тиеш: мәетләр безгә рәнҗеп ятарлык булмасын!
 
Ул агачларны, чүп-чарны зират читенә чыгарып яндырырга да була лабаса. Шул уңайдан кабер өс­теннән чистартылган чүпне теләсә кая ташлап калдыру, чардуган кырыена өю, ә иске чардуган-таш­лар­ны зират эченә, койма кырыйларына сөяп кую кебек тиешсез гамәл­ләрне дә бетерергә кирәк. Кай­бе­рәүләр буяу савытларын, пумалаларын, кабер өстенә утыртырга алып килгән чәчәк савытларын да чардуган янына ташлап калдыра. Имеш, зираттан әйбер алып кай­тырга ярамый. Бу хакта мөх­тәрәм дин әһелләре үзеңнән соң кабер янында, зиратта чүп-чар калдырыр­га ярамаганлыгын, моның сафсата булуын газета-журналлар, телевидение аша кат-кат аңлатты. Аларны өйгә алып кайту һич тә мәҗбүри түгел, бер пакетка җый­нап, кайтышлый чүп савытына ташлап калдырырга була. Күп кенә зиратлар янында чүп савытлары да куелган.
 
Чардуган һәм кабер ташлары­ның биеклеге, зурлыгы турында да берничә сүз. Хәзер зиратлар нык һәм биек тимер койма белән, хайваннар кереп, таптап йөрмәслек итеп әйләндереп алынган. Шулай булгач, чардуганнарны биек итеп куюның бөтенләй кирәге юк. Кабер ташлары да артык зур булмаса иде. Анда төрле бизәкләр, фотография­ләр, артык сүзләр дә кирәкмәс. Зиратка килгән кеше дога укып китәр өчен әлеге кабергә күмелгән мө­сел­манның исем-фамилиясе, ту­ган-үлгән еллары язылган булса, шул җитә, минемчә.

Исән-сау вакытта зиратта, мә­четләрдә үткәрелгән өмәләрдә катнашу, чистарту – һәр кешенең изге бурычы. Чөнки безгә дә кайчан да булса шунда барасы. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!

Рафис Гарифуллин.
Биектау районы
 
Бу җәһәттән Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов аңлатмасы:
– Татарстанда зиратларны тәртипкә китерү буенча резолюция кабул ителде. Анда һәр кешегә, һәр җитәкчегә, һәр дин әһеленә нәрсә эшләргә кирәклеге язылган. Республикада 3 мең 200 зират бар. Шул тирәдә юллар салу, ут кертү мәсьәләләре дә карала. Өмәләр дә даими үткәрелә. Элеккеге кабер ташлары яңартыла. Иясез кабер­ләргә чардуганнар куела. Әйтәм бит, Татарстанда бу җәһәттән эш алып барыла. Тик аны бер елда гына рәткә китереп булмый, чөнки шактый чыгымлы ул. Биш ел эчендә тәртипкә китереп бетерә алсак, яхшы булыр иде.
 
P.S. Кайбер авылларда зиратларны койма белән тотып алу да зур проблемага әйләнә. Эченә үтәрлек түгел, куаклар, үләннәр, агачлар басып киткән. Ә бит зират – авылның көзгесе. Сезнең авылда зиратлар ни хәлдә, алар каралганмы? Бу эшне оештырып, башлап йөрүчеләр кемнәр? Үзегез өмә­ләрдә катнашасызмы? Шул хакта фикерләрегезне безгә дә язып җибәрегез.

Рафис ГАРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы