|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2017 Дин
«Кайбер хәзрәтләр әллә яңгыр туктатуны сорап дога кылыйкмы, дип шалтыраталар»Интернетны ачсаң да, көндәлектә бу көннәрдә бар сөйләшү-аралашу яңгырга барып тоташа. Бүген “Ярдәм” мәчетендә укылган Җомга вәгазендә дә әлеге актуаль теманы читләтеп үтмәделәр. “Кайбер хәзрәтләр әллә яңгыр явуны туктатуны сорап дога кылыйкмы, дип шалтыраталар”, - диде Раил хәзрәт Әхмәтов - Әз генә кояш чыгып китсә, эссе дип зарланабыз, яңгырлар китсә - анысы да ошамый”, - диде ул. Хәзрәт әйтүенчә, иң беренче чиратта, һава торышы нинди булса, шөкер итәргә кирәк, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга кирәк, ә зарланырга түгел.
Җомга вәгазенә килгән мөселман кардәшләрне Раил хәзрәт сабыр булырга чакырды.
Yardem.ru фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|