поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.07.2017 Язмыш

«Мин аны үлемгә хөкем иттем»

Берәүләр маркалар җыя, икенчеләре – төрле илләрнең акчаларын, ә мине күбрәк кеше язмышлары кызыксындыра. Язмышлардан бигрәк, упкын кырында калган кешеләрнең уй-кичерешләре, хисләре, психологиясе, ни өчен теге яки бу карарны кабул итүләре.

Бүген үз язмышы турында сөйләүче Энҗе ханым яшьлегендә шундый зур драма кичергән ки, хәтта аның кешеләргә ышанычы бетә башлаган, өметләре өзелгән, бөтен якты хыяллары мизгел эчендә җимерелеп төшкән, юкка чыккан.
 
Күз алдына китерегез, япь-яшь кызның күңелен беренче мәхәббәт яулап алган. Беренче карашлар, беренче сүз кату, беренче назлар...
 
Тик сөйгәне – илаһи зат дип уйлаган егете Дильяр – чынлыкта аны тамчы да яратмаган, киресенчә, аның белән уйнап кына очрашып йөргән икәне ачыклана. Төгәлрәге, Дильяр үзенең бер дусты белән ямьсез уен уйнаган. Җиңелгән. Уен шартлары буенча, җиңүче теләсә нинди теләк әйтергә хаклы, ә җиңелүче аны һичшиксез үтәргә тиеш булган. Уен әҗәтенең түләве рәвешендә, дусты Дильярдан Энҗе белән якынлык кылуын таләп иткән...
 
– Эшнең нидә икәнен аңлагач, өйгә кайтып бүлмәмә бикләндем, – дип, яшьлеген исенә төшерә башлады Энҗе ханым. – Карап ятам түшәмгә, ичмасам елап та булмый. Җаны очып чыгып киткән кешегә, ниндидер рухсыз бер гәүдәгә әйләнеп калдым мин. Күңелем буп-буш иде. Ул хәтле түбәнсетелүдән соң, кешелек дәрәҗәм салып тапталганнан соң, мыскыл ителүдән соң яшәүнең мәгънәсе калмаган кебек иде. Кан тамырларымны кисәргә дип ваннага кергәч, бәхетемә, бу дөньяда Дильярдан башка тагын әни, әти, әби-бабайлар бар икәне исемә төште. Кире чыгып яттым. Әзрәк баш эшли башлады. Хәер, ул чактагы фикерләрнең берсен дә аек дип әйтеп булмый...
 
Беренче ниятем Дильярдан үч алу иде. Минәйтәм, моның дусларын берәм-берәм әйләндереп алып, аның күз алдында типтерергә кирәк! Әллә нинди мәкерле планнар корып бетердем! Аннан соң туктале, минәйтәм, нишләп әле мин, бер кабахәт аркасында, үз-үземне упкынга ыргытам? Башка юллар эзли башладым. Көн артыннан көн үтә торды. Вакыт иң яхшы табиб булса да, мин Дильярны, аның оятсыз гамәлен бер генә секундка да оныта алмадым.
 
Көннең якты өлеше эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль булып узып китә иде, ләкин кичләрне һәм төннәрне үткәрү минем өчен түзә алмаслык газапка әверелде. Йокларга ятуым гына була, күз алдыма Дильяр килеп баса. Мин йөзенче, меңенче мәртәбә аның белән бергә үткәргән мизгелләрнең һәрбер секундын искә төшереп, тикшереп чыгам, ул әйткән һәрбер сүзне анализлыйм, ни өчен бу хәлгә калуымны аңларга, сәбәбен табарга тырышам, хатамны эзлим, тик таба гына алмыйм.
 
Шул төнге газаплардан качу өчен, йокларга яткач аның турында уйларлык хәлем калмасын, яту белән йоклап китәрлек булсын өчен, иртә таңнан алып дөм караңгыга кадәр эшләдем дә эшләдем. Студент кыз бит әле мин ул чакта. Укыган вакытта нинди генә курсларга йөрмәдем. Чигәргә дә, тегәргә дә, пешерергә дә, немец теленә дә өйрәндем!
 
Минем планнарым буенча, Энҗе Нигъмәтуллина беренче мәхәббәте белән яңадан очрашу вакытына бөтен илгә танылган адвокат булырга тиеш иде. Аннан алдарак әле судья буласым килгән иде, тик мин үз гомеремдә бер генә кешегә хөкем чыгардым, миңа шул җитте. Мин аны үлемгә хөкем иттем. Физик зат Сәхибҗанов Дильярны түгел, ә йөрәгемдәге Дильярны, мин кайчандыр өзелеп сөйгән, минем алдыма тезләнеп кулларымны үпкән рыцарьны үлемгә хөкем иттем һәм үземнең карарымны үзем үк тормышка ашырдым. Шуннан соң мин башкаларга хөкем чыгарырга сәләтле түгел икәнемне аңладым һәм адвокат булып киттем.
 
Үз алдыма максат куйдым. Бер процесста да җиңелмәгән, иң авыр эшләргә алына торган, бу дөньяның иң абруйлы кешеләре генә мөрәҗәгать итә торган адвокат булырга тиеш идем мин. Шул рәвешле Дильярга үземнең чынлыкта кем икәнемне күрсәтәсем килгән иде. Нинди Энҗене югалтуын ул шул чакта аңларга тиеш иде. И хыяллар, хыяллар…
 
Ә көмәнем сизелә башлагач… Ни дә булса хәл итәргә кирәк иде. Юк, баланы төшерү турында мин хәтта уйлап та карамадым. Тик әти-әнигә, курсташларга ничектер аңлатырга кирәк ич. Кинаяле сүзләр ишетелә башлады, әни дә сизенде. Шул чакта мине Дильярның дусты Рафил эзләп тапты. Мин аңа авырлы икәнемне дә, Дильярны оныта алмавымны да, аны яратмавымны да әйттем. Ә ул, яратам, диде. Миңа син кирәк, сиңа – мин, диде. Баланы да үземнеке кебек яратырмын, диде.
 
Хатын-кыз тормышындагы иң мөһим адымын кияүгә чыкканда ясый икән. Беренче яктан караганда, аның тормышы башлана гына әле, ләкин чынлыкта бу финал да. Чөнки ул үзе өчен яшәүдән туктап, гаиләсе өчен яши башлый.
 
Мин, үзем дә сизмәстән, кызым Ләйсәндә ир затына карата нәфрәт тәрбияләдем, ахрысы. Алай ярамаганын да беләм югыйсә, тик ир-ат турында сүз чыкса, тел үзеннән-үзе аларны ачулана башлый. Ачулану гына да түгел бугай әле ул хәтта, күрәлмау, юк итәргә тырышу бугай. Ләйсән, мескенкәем, аңламый. Әти белән бабай да әшәкемени, дип сорый. Юк, минәйтәм, алар әйбәт.
 
Кыз тугач, шундый борчылган идем мин! Тугыз ай буе, кыз гына була күрмәсен, дип янып йөрдем. Беренче мәртәбә имезергә алып килгәч, аны кызганып үксеп-үксеп еладым, ник малай булып тумадың, дидем. Куркам мин! Дильяр сыман ыспай егет килеп бәйләнер дә алданыр дип куркам.
 
Дильяр турында, ут чәчеп тора, ди торганнар иде. Ул чыннан да учак кебек иде. Үзе яп-якты, ниндидер гипнозлый торган сәләте бар, гел аның янында буласы килә, гел аңа карыйсы, ул биргән җылыдан ләззәт аласы килә иде. Тик онытылып китеп артык якын килсәң, андый кешеләр шундук сине пешерәләр, көйдереп алалар. Учак сүрелмәсен, һәрвакыт янып торсын өчен гел утын өстәп торырга кирәк бит. Шуңа үзләре сүнмәс өчен, алар берәм-берәм янындагыларны, якыннарын яндыралар. Ә мин янып беттем инде. Безнең күңелләребез арасындагы мәхәббәт күпереннән көл генә калды. Анысын да җил дөнья буйлап таратты. Кирегә юл юк.


Равил САБЫР
Шәһри Казан
№ --- | 06.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»