|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2017 Фаҗига
Татарстанда фаҗига: үгез сөзеп ир һәлак булган, хатыны - реанимациядәБу хәл Нурлат районында булган. Үгез сөзүдән алган тән җәрәхәтләреннән 62 яшьлек ир-ат урында ук җан биреп, хатыны авыр хәлдә хастаханәгә эләккән. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, ирле-хатынлы салган баштан гөмбәгә дип барырга чыкканнар. Елга буенда каршыларына көтү очраган. Үгезнең ни сәбәпле әлеге парга ташлануын хәзер тикшерүчеләр ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|