поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.07.2017 Мәдәният

"Утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем... җырчы куәтен кая куяр идем?!” (Әлфия Авзалованың кызыклы сүзләреннән ҖЫЕЛМА)

Яраткан Әлфия апабыз Авзалованы да соңгы юлга озаттык. Шулай итеп, үзе белән тулы бер чорны алып, легендар шәхес мәңгелеккә китеп барды. 84 яшьлек Әлфия апа Казанның Яңа Татар зиратында күмелде. Әлфия Авзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнан алып, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен беренче номерлы хатын-кыз җырчы булды.

Гаҗәеп уникаль шәхес, чын, якты йолдыз иде ул. Кечкенәдән тулы ятим калып, тормышның төбеннән күтәрелгән, үз бәхетенә үз таланты белән юл ярган Әлфия апа безгә ризыкның кадерен белергә, эш яратырга, тормышны сөяргә, җырның, моңның нәрсә икәнен аңларга өйрәтеп китте.

Түбәндә Әлфия апа Авзалованың истәлекләреннән өзекләр китерәбез:

“Миңа моң каян килгәнме? Ятимлектән! Әтием җырчы иде. Киң күкрәкле, көтүче әти авыл башыннан җырлап кайтып кергәндә бөтен авыл яңгырап тора иде. Моң ятимлектән килә, авырлык күрүдән... Әни үлгәч, хәер сорашып үстем бит мин. Салкын мич башында үстем. Үлмәдем бит, тырыштым. Кемгә кер юдым, кемгә идән юдым. Әгәр дә шундый кайгылар күрмәсәм, рәхәттә әти-әниле булып, әзергә-бәзер генә үссәм, моңым да булмас иде. Бернәрсәгә дә һич кенә дә үкенмим, үткәнемнән ризамын. Ләкин яшьлегем кире кайтса, тормышның кадерен белер идем”.

“Авырлыкларны күп күрдем, әмма аларны бик тиз җиңдем, чөнки шаян булдым. Бергә хәер сорашырга чыккан Нәсимә исемле кыз бик елак иде. Мин үзем бер сынык ипи эләксә дә, җырларга-биергә тотына идем. Үземне-үзем мактарлыгым бар. Үткен булдым, ялган сөйләшмәдем, туры булдым”.

“Язмышым – җыр минем. Үземне бүтән һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм. Эштән тайчанмаем анысы, утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем. Ләкин ул чагында Аллаһ биргән ул җырчы куәтен кая куяр идем?!”

“Минем максатым – халкыма җырлау. Халкың булмаса, тавышың нинди генә көчле булса да, сине тыңлаучы, ишетүче булмаячак. Җыр минем өчен – яшәү көче, яшәү тәме. Мин өйдә җырламыйм. Кайберәүләр эчем пошса өйдә кычкырып җырлый башлыйм диләр. Мин алай җырлый алмыйм. Мин халыкка җырларга өйрәнгәнмен”.

“Җырны аны тапшыра белергә кирәк. Ни турыда җырлаганыңны, ни әйтергә теләгәнеңне аңларга кирәк. Җырчы кешеләр күңеленә якты хис бирер өчен җырлый. Халык арасыннан чыккан җырчының максаты – Аллаһы Тәгалә биргән талантын үстереп, халыкка кайтару булырга тиеш”.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.07.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»