|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2017 Җәмгыять
3,6 млн. сәгать өзлексез видеотрансляция БДИ 2017 эшен тәэмин итә«Ростелеком» ил буенча 59 мең аудиториядә 116 мең видеокамера урнаштырып, быелгы БДИ тапшыру чорында өзлексез онлайн видеотрансляция белән тәэмин итә. Рособрнадзор белән «Ростелеком» арасында 2017 елда БДИда видеокүзәтү оештыру буенча федераль контракт бәясе - 88,9 млн. сум. Контрактны тормышка ашыру вакыты – 2017 елның 9 февраленнән 31 октябрьгә кадәр. Бу, үз чиратында, видеокүзәтү процессы БДИның барлык этапларында да оештырыла дигән сүз. Башка еллардагы кебек үк, «Ростелеком» экзамен пунктларындагы видеотрансляцияне www.smotriege.ru сайтында урнаштыра. Трансляция 16 сентябрьгә кадәр башкарыла. Портал белән бер үк вакытта 10 меңнән артык кеше куллана ала. Портал белән эшләгәндә тулы техник ярдәм күрсәтү максатыннан «Ростелеком» 8 800 100 43 12 номерын тәкъдим итте. Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|