поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 17.08 "Кияү урлау". Тинчурин театры.18:30
  • 18.08 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.08 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомседиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.08 "Кияү урлау".Тинчурин театры. 18:30
  • 24.08 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 25.08 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Полиционер". Тинчурин театры. 18:30
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 27.08 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 29.08 "Хыялый". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • Казанда ике булмэле фатир арендага бирелэ, остановка Сафиуллина, Юлиуса Фучика урамы 50нче йорт. 28000 сум все включено. 3 йокы урыны бар. Студент кызлар булса бик яхшы. 89656034353.
  • Казан шэхэре. Х Бигичев урамында оч булмэле фатирнын залына керергэ телэуче кызлар юкмы. Новоселья урамында оч булмэнен бер булмэсенэдэ керергэ телэуче.89277896680
  • 1. Җир астындагы су катламына бораулап тишек ясау комплекты сатыла. Диаметры 150 мм. тирәнлеге 10 метр. 12 мең сум 2. Җир астындагы су катламына "гидро бур" ярдәмендә тишек ясау өчен комплект сатыла. Тирәнлеге 20 метр. 25 мең сум. т. (Чаллы): 8(827)470-47-57
  • Казан шэхэре Советский, Вахитовский, Ново-савиновский районнарында студент кыз балага снимать итэр очен 1 булмэле фатир эзлим. 89178850754
  • Советский районда бари галеева, ершова, космонавтов, новаторов урамында ике булмэле квартира снимать итэм. 89272469807
  • Ассаляму алейкум! Казанда,Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим (нинди район булсада , центрга якынрак булса яхшырак) 89872312932 ватсап
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. 89872312932 ватсап
  • 3булмэнен залына кызлар кирэк иде. Х Бигечтэ. Новоселья урамында 3 булмэнен бер булмэсенэ кызлар кирэк. 89277896680
  • Яшел үзән районында ЗААННИН токымлы, ак төстәге ике кәҗә сатыла. Берсе ике тапкыр, икенчесе өч тапкыр бәрәнләгән. 89053122558
  • Куплю дом или земли участие недолико центральном автовокзал звоните по телефону 89375976797
Архив
 
21.12.2009 Җәмгыять

ДУҢГЫЗ, КӘҖӘ ҺӘМ БАШКАЛАР

"Кәҗә гриппы" килә ди бит, җәмәгать. Нидерландта бу авыруны 2 меңнән артык кеше "эләктергән". Шуларның алтысын табиблар коткарып кала алмаган. Гриппның монысы кешегә кәҗәләрдән генә йога икән. Шуңа да Нидерландта бу малларны юк итәргә булганнар.

Дөрестерме, юктырмы, узган атнада дәрәҗәле матбугат чараларының берсе әнә шундый хәбәр таратты. "Кош", "дуңгыз" грипплары белән куркытылган халык бу яңалыкка да ышанган булыр иде, ләкин хәбәрнең дәвамы булмады. Әллә кәҗәләр үлеп бетте, әллә грипп чигенде, әллә инде әлеге имеш-мимешне таратучылар халыкны шул дәрәҗәдә алдамаска карар кылды. Берьюлы күбрәккә киткән булыр иде шул...

 

"Кош гриппы" дип күпме шаулаштык. Хәтта иң караңгы авылларда да аның ни икәнен ишетмәгән, белмәгән кеше калмады. Хуҗалыктан хуҗалыкка йөреп, һәр кошка прививка кадасыннар да, белмә ди! "Дуңгыз гриппы" дигәннәре исә тәмам котны алды. Акыллы кытайлар эпидемия вакытында сарымсак сатып кына да әллә никадәр керем алды. Бүген исә халык, дәррәү кубып, гриппка каршы вакцина кадату белән мәшгуль. Шул ук вакытта: "Бар да юк сүз, "дуңгыз гриппы"на ышанмагыз", – диючеләр дә күбәйде. Чын әгәр, кемгә ышанырга да белмәссең.

 

"Дуңгыз гриппы" – акча эшләү өчен махсус уйлап табылган авыру. Сүз вируска каршы дарулар, вакциналар сатучы фармацевтика оешмалары турында гына бармый. Кемдер сәяси капитал туплап кала, табиблар авыруларны дәвалый, журналистлар сенсация турында яза. Кыскасы, һәркем эштә", – дип коткы сала төбәкара фармакология һәм икътисадый тикшеренүләр җәмгыяте президенты Павел Воробьев. Профессор фикеренчә, кинәт кенә килеп чыккан авыру турында артык күп сөйли башлыйлар һәм әлеге чирне дәвалауга зур акча кирәклеге хакында тәкрарлыйлар икән, бу сүзләргә ышанмавың хәерлерәк. Тик медицина кенәгәңә акка кара белән язылган диагнозга ышанмый кая барасың?

 

Ышану дигәннән, дәвалаучы табиблар әлеге мәсьәләгә бөтенләй "борын тыгарга" теләми. Үзләре әйтмешли, алар галимнәргә ышанып, зур белгечләр тасвирлаган авыруга охшаш билгеләрне генә эзли. "Тотылмаган – бур түгел. Икенче яктан, утсыз төтен дә булмый", – дип үзенчә нәтиҗә чыгарып куйды республика медицина профилактикасы үзәге баш табибы Ринат Таҗиев. Кем белә, янәсе...

 

Павел Воробьев кебекләрне исә тәгәрмәчкә таяк тыгучылар рәтенә кертәләр. Әйтик, галимнең: "СПИД та – уйлап табылган авыру", – дип белдерүен ничек кабул итәргә? Аннан соң бу чир белән көрәшүче меңәрләгән оешманы, "дәвалап булмый торган" СПИДны дәвалауга тотылган миллиардлаган сум акчаның кая китүен ничек аңлатасың? Ләкин галимнәр китергән дәлилләр дә уйланырга мәҗбүр итә. "СПИДны дәваларга мөмкин. Иммунитетның түбән булуы – берничә гасыр дәвамында көн кадагыннан төшмәгән мәсьәлә. Авыру кешенең канында табылган вируслар – чирнең сәбәбе түгел, ә иммунодефицит нәтиҗәсе", – ди медицина фәннәре кандидаты Гор Ширдел.

 

Билгеле булганча, кешенең СПИД белән авыру-авырмавын канда антитәнчекләр булу-булмауга карап билгелиләр. Гор Ширдел сүзләренә караганда, антитәнчекләр исә канга теләсә нинди вирус яки бактерия үтеп кергәндә барлыкка килә ала. "Антитәнчек табылу бу вакытта канда вирус бар дигән сүз түгел әле, – ди табиб. – СПИД – махсус уйлап табылган сәясәт".

 

Ә статистиканы кая куясың? Дөньяда ВИЧ инфекциясе йөртүчеләр миллионлаган. Россиядә генә дә аларның саны ярты миллионнан артып китә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, СПИДтан көн саен 18 мең 300 авыру вафат була. "Статистика – ярымдөреслек кенә, ләкин ул ялганнан өстенрәк, – ди Гор Ширдел. – Статистикага ышансаң, Көньяк Африка Республикасы халкы СПИДтан кырылып бетәргә тиеш иде, әмма 1986 елдан 1999 елга кадәр бу илдә халык саны 1,7 мәртәбә артты. Иммунодефицит дигән нәрсә бар. Без моны кире какмыйбыз. Иммунитет җитеп бетмәгәнлектән, организм төрле вирусларга бирешүчән була. Авырулар туберкулез, пневмония, сальмонеллез һәм башка чирләрдән үләргә мөмкин. Дөреслектә, СПИДтан җан бирүчеләр исемлегенә бу авыруга бернинди катнашы булмаганнарны да кертәләр. Наркоманнар наркотик кулланудан, СПИД белән авыручыларга билгеләнгән дару эчүдән теге дөньяга китеп бара. Сүз уңаеннан, ул препаратлар 50 меңгә якын кешенең башына җиткән, дип исәпли белгечләр. СПИД эпидемиясе – файдалы бизнес-проект. Аның "чишмә башында" эре фармацевтика корпорацияләре, халыкара медицина оешмаларының ришвәтче чиновниклары тора. Бу – кеше үлеменә корылган бизнес".

 

Гади халыкка әлеге бизнесның серләре мәгъ­лүм түгел. Шуңа да безнең өчен, кем сөйләсә, шуныкы дөрес. Гриппның да дуңгызныкы ни безгә, кәҗәнеке ни – "әптиктә дару гына бетмәсен"...


Рамилә МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 254 | 19.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar