06.07.2017 Язмыш
Тормыш бер кирегә китсә китә икән ул (ЯЗМЫШ)
Оныгының: “Әби, яңгыр ява. Тәрәзә яныннан кит инде. Син бит үзең яшен яшьнәгәндә тәрәзә янында басып торырга ярамый дип әйтәсең”, – дигән сүзләреннән айнып киткәндәй булды Гөлҗиһан. Һай, бу көннең үзгәрүен күр әле. Әле бер дә яңгыр явар төсле түгел иде бит. Тормышта да шулай: бер караганда яңгыр ява, ә бер караганда ялтырап кояш чыга.
...Яшь чагында чибәр иде ул. Артыннан йөргән егетләрнең исәбе-хисабы булмады. Ләкин ул аларның берсенә дә карамады. Бары тик Хәкимен генә яратты.
Әнисе Миңлеҗамалның өченче баласы авыру тугач, әтиләре ташлап китә аларны. Шулай итеп Миңлеҗамал апа карт әнисе һәм өч баласы белән ялгыз кала. Әнисе авыру баланы әбисенә калдырып, эшкә чаба. Ә өйдәге бөтен эш Гөлҗиһан белән энесе кулында. Ничек тә яшәргә, балаларны үстереп кеше итәргә. Шундый уйлар белән йөргән Миңлеҗамал апа кинәт авырып, урын өстенә кала. Гөлҗиһан никадәр генә әнисенә ярдәм итәргә тырышса да, үлемнән алып кала алмый.
Миңлеҗамал апаның бертуган сеңлесе Зәйнәп Гөлҗиһан белән Сәйфулланы гына үзенә ала. Карт әнисен – картлар йортына, авыру энеләрен балалар йортына урнаштыра. Шуннан соң аның ни әбисе, ни энесе турында бер хәбәр дә ишеткәне булмый. Башта Гөлҗиһан сөенә: апасы аларны балалар йортына җибәрмәде бит. Тик көннәр, айлар үткән саен аның бу өйдә торасы килми башлый. Апасы аларга өйдәге иң пычрак эшләрне эшләтә. Ул аны хәтта кичке уенга да, шушы сәгатьтә кайтып җит, дип чыгарып җибәрә.
Шулай кичке уеннарның берсендә ул Хәким белән таныша. Егетнең шомырт кебек кара күзләре, сызылып киткән кара мыегы аны шундук гашыйк итә. Барыннан да бигрәк егетнең гармунда уйнавы ни тора бит!
Хәким барысын да аңлый. Нишләсеннәр, аларга көндез күрешүдән башка чара калмый. Апасы өйдә юк чактан файдаланып, суга барам әле дигән сылтау белән чишмәгә төшеп китә Гөлҗиһан.
Аларның болай яшертен очрашып йөрүләренә бер ел булды дигәндә, апасы бу турыда белеп ала. Һәм аны тизрәк кияүгә бирергә ашыга. Әлбәттә, Хәкимгә түгел, ә авылда берничә кибет тотучы Салих абыйның улы Хариска. Гөлҗиһан Хәкимен яратса да, апасының тәкъдименә каршы килә алмый.
Кияүгә чыкканнан соң ул Харисны моннан китәргә өнди башлый. Авылда яшәп, көн саен Хәкиме белән күзгә-күз очрашасы килми аның.
Аны күргән саен хисләре тагын да көчлерәк яна башлаудан һәм газапланудан курка ул.
Ел арты ел уза. Бу хәлләргә дә инде егерме биш еллап вакыт үтә. Алар бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Харис янында үзен бәхетле тотса да, күңеле, йөрәге, бөтен җаны-тәне белән Хәкиме янында була Гөлҗиһан.
Шулай яшәп ятканда, Харис кинәт авырып үлеп китә. Аның үлеменә 2 ел булды дигәндә, фаҗигале рәвештә улы да дөнья куя. Бердәнбер юанычы булып кызы кала. Тик ул да 18 яше тулыр-тулмас кияүгә чыга, ир дигәнең чир булып чыга. Көн дә эчә, эчкәч Гинияне кыйный. Кыз түзә алмыйча, иреннән аерылып кайта.
Тик тормыш бер кирегә китсә китә икән ул.
...Зур тизлектә килгән машина тукталышта торган 10лап кешене бәрдерә. Үлүчеләр исемлегендә аның кызы да була. Гөлҗиһан өчен бердәнбер юаныч булып оныгы калды. Аның өчен яхшы әби булырга тырыша ул. Алиянең гомере кыска булмасын дип, көн саен догалар укый.