|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2017 Язмыш
"Әти-әни өйгә кертмәде, иптәшләр дә юкка чыкты. Мин подъездда яши башладым"26 июнь — наркотикларга каршы көрәш көне иде. Әлбәттә, бу проблема турында бер көн генә түгел, ә даими сөйләнелә, күп чаралар уздырыла. Без, шәһәребездә урнашкан “Яшүсмер” үзәге белгечләре дә, ел дәвамында мәктәпләрдә, техникумнарда чыгышлар ясыйбыз. Укучыларга, студентларга проблеманың никадәр куркыныч булуын аңлатырга тырышабыз. “Наркоман”, “Наркотикларга бәйле”… Бу бик куркыныч диагноз. Героин, маркалар, хәзер модага кергән “тозлар” бик күп яшьләрне теге дөньяга озатты һәм бүгенге көндә дә упкынга өстери. Ә бу афәттән котылган кешеләр аз. Менә шушы коточкыч наркотиктан котылырга омтылган К. исемле 30 яшьлек егетнең зарын сөйлисем килә.
Тик егетнең күзләре сагыш белән тулы. Минем ышанасым килә: ул киләчәктә дә үзендә яшәргә көч табар. Тик 10-15 ел наркотиклар кулланмыйча яшәгәч тә, яңадан наркотиклар куллана башлаучылар да аз түгел. Мин К.дан “Ничек бу юлдан китмәскә?” — дип сорадым. “Бер тапкыр да татып карарга ярамый”, — диде ул. Бу хакта ата-аналар җыелышларында аңлатабыз. Балагыз ничә яшьтә булуына карамастан, аның эчке дөньясы, дуслары, омтылышлары белән кызыксыныгыз. Наркотикларга бәйлелек — бик куркыныч. Һәр ата-ана катгый итеп: “Минем баламның тормышында наркотикларга урын юк”, — дип әйтсен һәм шуңа омтылсын иде.
Фирая ГАЗИЗОВА, Ижау шәһәре |
Иң күп укылган
|