поиск новостей
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июнь
  • Венера Шәмиева - җырчы
  • Гүзәлия - җырчы
  • Марат Мухин - композитор, аранжировкалаучы
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
03.07.2017 Фаҗига

Юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимованың әнисе: «Кызым белән күрешергә берничә минут калган иде»

Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде... 24 яшьлек Мария Самара медицина университетын тәмамлап, ординатурага укырга кергән генә булган. Киләчәктә реанимациядә эшләргә хыялланган. Якшәмбе көнне кыз өенә кайтырга чыккан.

- Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын язып барды. Аның гадәте шундый иде. Без әтисе белән юлга каршы алырга чыктык. Син кая дип тә язды әле ул. Тукталышта торабыз, дидем мин аңа. Автобусны да күреп алдык без. Нишләп шулай кискен борыла бу дип гаҗәпләнгән идек, күрәсең, алдындагы машинаны куып, узарга теләгән вакыты булгандыр. Менә шунда автобус шартлады. Кызым чыгарга дип әзерләнгән дә булган, башына нәрсәдер төшеп, шунда ук аңын югалткан. Без килеп җитәргә биш метр кала автобус дөрләп яна иде инде. Ирем, кызны коткарып калам дип, шунда ук автобуска ташланды. Калганын хәтеләмим дә инде. Кызны, бәлки исәндер дип, кыр буйлап караштырып йөргәнебезне генә беләм. Аны эзләгәндә автобустан очып чыккан бер хатынга юлыктым. Ул исән иде. Соңгы минутка кадәр кызыбызның үлеменә ышанмадык. Автобусны җыеп алып киткәч тә якын-тирәдән эзләвебезне дәвам иттек. Әле хәзер дә аны югалтканыма ышанмыйм, - ди Мариянең әнисе Регина Галимова.
 
 
Мария әти-әнисе янына еш кайтмаган, алар үзләре кызлары янына барып йөргән.
 
- Беркөнне, мин сиңа крокслар (аяк киеме) алдым, дип шалтыратты. Бересе көнне тагын сөйләштек: төш күрдем, сиңа алган кроксларның тартмасын ачтым, анда алар юк, ди. Бу ниндидер бер билге булгандыр инде. Соңгы сөйләшүебездә, кайтырга чыгам, диде.
 
 
Автобусның югары тизлек белән баруын күрүчеләр булган. Регина Галимованың танышы да шул автобуска утырып, Ижевскига китәргә тиеш булган.
 
- Ул да тукталышта көткән. Минем үземнең дә, башка танышларымның да Самара – Ижевск автобусына утырып йөргәне бар. Алар гел куып йөриләр. Алдагы урындыкларга утырган вакытта, зинһар, кумагыз дип, гел әйтеп бара идем. Танышымымның да куркудан күземне йомып бара идем, дип сөйләгәне бар. Автобус йөртүчегә тагын бер рейска чык дип шалтыратканнарын да ишеткәнем булды. Аның: "Мин ничә тәүлек йокламаган", - дип карышканын да үзем ишеттем бер юлы. Алар да тиз йөрергә мәҗбүр булганнардыр инде. Хәзер кызымнан килгән смс ларны карыйм: Акташны уздык, Сәвәләй авылын, Светлое озероны үттек дип язган. Вакытларын карадым: унбиш чакрымны алты минутта үткән булып чыгалар, - дип сөйләде ул безгә.


 
Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланды. Йөк машинасы йөртүчесеннән сорау алынган. Калган ике машина йөртүче хастаханәдә, аларга карата процессуаль эшчәнлек терелеп чыккач башкарылачак.

Һәлакәткә очраган автобуста Чаллы кешесе Юрик Симонян да булган. Бәхетенә, ул исән калган, хәзерге вакытта шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. 27 яшьлек Юрик Самарага туганнарына кунакка барган булган. Самарага беренче генә баруы түгел тикән.

- Мин автобус салонының арткы рәтләренә утырган идем. Салон тулы түгел иде. Хатыныма шалтыраттым. Ул мине Чаллыда «Автостанция» тукталышында машина белән каршы алырга тиеш иде. Шуннан соң йокыга киткәнмен, - дип сөйләгән ул «Челнинские известия» газетасы корреспонденты Ләлә Гайфетдиновага.


 
Юрик Симонян автобусның һәлакәткә ничек очравын, салонда ниләр булганын күрми дә калган. Шартлау дулкыны аны ватылган тәрәзәгә очырган.
 
- Күземне ачканда мин урамда идем, киемнәрем ертылып, канга буялып беткән, кулларым яраланган иде. Автобус күз алдымда берничә минут эчендә янып бетте. Әйләнә-тирәмдә елаш-үкереш, авыртудан ыңгырашу... Искә төшерергә дә куркыныч, - ди ул.
 
Юрик улын сагына. Аның ике ай элек кенә Арсен исемле улы туган. Хатыны уллары белән хастаханәгә дә килеп киткән. Тормыш иптәше аны биредән үзе эзләп тапкан. Юрикның автобуста телефоны янган. Үзенең исә шалтыратып әйтергә хәле дә булмаган.
 
2 июльне Юрик Симонян икенче туган көне дип саный. Телефоннан кала аның автобуста документлары да янган.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы