поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.07.2017 Фаҗига

Адел Вафин: "Зәйдә зыян күрүчеләр шок хәленнән “айный”, аларга психологик ярдәм кирәк" (ВИДЕО)

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Зәй юлында юл халәкәтенә эләккән өч кешенең хәлен белде. Хәзерге вакытта алар Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә дәвалана.

– Барлыгы тугыз кеше интенсив терапия бүлегендә ята. Бүген бишесе авыр хәлдә. Казанда ятучы өч кешенең берсенең хәле яхшырды. Бүген төштән соң аны гади палатага күчерәчәкбез. Чаллыдагы өч авыруның берсе реанимациядән чыгарылачак. Әлмәттәге автобус йөртүчене инде хастаханәдән чыгардык. Хәзерге вакытта ул полиция хезмәткәрләренә тикшерү эшләрендә ярдәм итә. Инде бүгеннән зыян күрүчеләр белән психологлар эшли. Хәзер алар шок хәленнән әкренләп “айный”, шуңа да психологик ярдәм дә бик мөһим, – ди Адел Вафин.
 
Республика клиник хастаханәсендә ятучы ике кеше әле дә авыр хәлдә. Аларның тәннәренең 25 проценты янган, өске сулыш юллары, эч, баш, күкрәк читлеге, аяк-куллары зыян күргән.
 
Әлегә 14 кешенең шәхесе ачыкланмаган. Кичә республиканың суд медицина экспертизасы бюросына аларның гәүдәләрен алып килгәннәр. Генетик тикшерүләр өчен биологик материал алганнар. Алар Татарстан буенча эксперт криминалистик үзәгенә җибәрелгән.
 
– Ике кешенең шәхесен ачыкладык инде. Хәзер аларның мәетләрен туганнарына тапшыру мөмкинлеген карыйбыз. Калганнарының кемлеген ачыклау өчен кимендә ике көн китәр дип уйлыйм. Алынган биологик материаллар яраклы булмаса, бу вакыт озакарак та сузылачак. Хәзер якын туганнарының да анализларын алабыз. Фамилияләр буенча караган идек, автобуста ике гаилә  булуы ачыкланды, - ди министр.
 
Адел Вафин табибларның эшен югары бәяләде. Юл хәләкәте урынына сигез минут эчендә Зәй районының ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән, соңыннан Чаллы табиблары да килеп җиткән. Каты авыруларны “Ансат” вертолеты белән хастаханәгә илткәннәр.
 
– Табиблар тырышлыгы нәтиҗәсендә авырулар уңай динамика күрсәтә. Бүген ясалма сулыш аппараты белән яткан кеше, инде үзе сулый башлады, - ди Адел Вафин.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»