поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.07.2017 Әдәбият

Шиңгән чәчәкләр (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

Зиннур Тимергалиев 1974 нче елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында, биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе – Римма, әтисе - Фирдәвес. 1991 нче елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үтә. 1996 елда МВД системасына эшкә керә. 2008 нче елда сәламәтлеге какшау аркасында ялга озатыла. Өйләнгән, ике ул һәм бер кыз тәрбияли.Арча шәһәрендә яши.”Ызандашлар” төркемен оештыручы. “Кичә яраттым” китабы авторы.

Хикәянең башы монда: http://matbugat.ru/news/?id=19278

  Алинә кабат бүлмәсенә кереп документларын алып чыккач, Хәмдия кухняга таба карап кычкырды:

––Шамил, без киттек.

––Барыгыз сана, -дип җавап бирде аңа Шамил.

– Тик, Идрисовна, машина белән илтә алмам сезне, менә бу исерек хатынны алып кайтасы була, фу-у-у-у сасылыклары. Машинаны кабат эчен тышын яхшылап юасы була.

––Динар Гәрәевичтан шампунь өчен акчасын сора...-дип шаярып җавап бирде аңа кыз.

––Һе, бирер ник бирмәсен, куып җитсә тагын өстәр әле –дип, шулай ук шаярып җавап бирде аңа Шамил. Чандыр гәүдәле кыз белән өенә кайтып кергәндә, Хәмдиянең әти-әнисе йокламаганнар иде әле. 

–Шөкер, бүген таңга кадәр йөрмәдең, -дип ишектән үк каршы алды аларны Венера апа.

––Ярар, әнисе, яшь кызлар кебек егетләр артыннан чапмый бит...-дип сүзгә кушылды Идрис абый да.

––Егетләр артыннан чапса куаныр гына идем әле.

––Әти-әни, бу Алинә исемле кыз, берәр көн бездә кунар-дип аларның көндәлек тасмаларын бүлдерде Хәмдия.

––Эшеңне өйгә дә алып кайттың мыни? -дип баштанаяк Алинәне күзәтеп чыкты Венера апа. Әби кешенең кызганулы карашын тотып алган Алинә:

––Хәмдия Идрисовна, мин бәлки төн кунарга башка җир табармын, аннары фатир да әниләрне алып киткәч буш калды бит, -диде.

––Беркая да бармыйсың, -дип кистереп җавап бирде аңа Хәмдия. - Сиңа унсигез яшь туларга ярты ел бар әле. Шулай булгач син мине тыңларга тиеш.

––Юк, төн ката кая барасың инде, кызым-дип Алинәне юатырга карар кылды Венера апа да.-Монда кунарсың, тик...- әби кеше бераз тартынып торды да – башта ваннага кереп юынып чыгарсың-дип өстәүне кирәк тапты. Алинә әби кешенең сүзләреннән соң көзгегә карап үз-үзен күзәтеп чыкты да, кабат оялды. Венера апа моны күрмәмешкә салышты, Алинәнең кулыннан җитәкләп үк алды.

––Әйдә әле, кызым, минем белән-дип, ваннага ук алып кереп тә китте. Бераз ваннада кыз белән булышкач, Венера апа аннан, кулына кара пакет тотып килеп чыкты. Пакет эчендә Алинәнең киемнәре иде.

––Атасы, мә тот-дип Венера апа пакетны Идрис абыйга сузды.

––Нишләтәсе моны?-дип аптырап сорады пакетны кулына алгач Идрис абый.

––Нишләтәсе? Мусыркага чыгарып ат, бер минут та өйдә тотасы булма.

––Ә, ничек?-дип Идрис абый бераз ачыклык кертмәкче иде.

––Анда синең эшең булмасын-дип кырт кисте аны әби кеше - Ир башың белән хатын-кыз ыштанын тикшереп торасың юк, бар әйдә тизрәк мусыркага алып чыгып ыргыт боларны-дип кабат бабасын кызулатты әбисе.

––Кызым, анда плитә өстендә аш бар, кайнарлата тор-дип Венера апа кабат ваннага кереп китте. Алинәне көйли-көйли әби кеше озак юындырды. Ахрысы күптән мунча күрмәгән тәненең җиде кат тиресен кырып төшерде. Ниһаять, кыз да, әби кеше дә ваннадан чыктылар, юынып чистарынып алган Алинә өстенә Венера апа үзенең халатын кидергән икән.

––Әйдә,кызым, ашап алабыз, -дип кухняга алып кереп өстәл артына утыртты. Алинә күптән җылы ризык күрмәгән организмын кулда тотып кала алмады. Алдына кайнар шулпа китереп куюга, ризыкка ташланды. Кызның умырып-умырып ашавын күргән әби кеше читкә борылып күз яшьләрен сөртте.

––И, Ходаем, бу баланың нинди генә гонаһлары бар соң синең алда?! Хәмдия килеп әнисенең иңенә кулын куйды. ––Әни, Алинә берәр көн бездә торып торсын дисәм нәрсә диярсең икән?

––Торсын-дип җавап бирде аңа әнисе- Беренче тапкыр гына алып кайтмыйсың бит мондыйларны, торсын.

––Әни, Руслан кабат балалар йортыннан чыгып качкан. ––Ай Аллам гына икән, кайда икән инде ул хәзер?

––Белмим бүген тапмадык.

––Аннары кабат шунда ук илтеп куясыңмы аны?

––Әйе, шунда инде, тагын кая булсын.

––Кызым-дип Хәмдиянең кулына ябышты әнисе-Әйдә илтмә ул баланы башка анда ә.

––Анда илтмәгәч кая куярга кушасың соң аны, әни?

––Илтмә,кызым, бездә калсын Руслан. Әбисе белән үзем сөйләшермен, бездән ерак тормый бит ул, кунакка йөрешеп торырлар.

––Аңлап җиткермәдем мин сине, әни?

––Соң нәрсәсен аңлыйсы бар инде аның, кызым. Син иртүк эшкә чыгып китәсең дә төн ката гына кайтасың. Ә без, без әтиең белән ике гидай өйдә ялгыз, буп -буш бар дөньябыз. Шул баланы тотып бер сөйсәм күңелләрем җиңеләеп кала, әтиең дә Русланны башка балалар йортына бирмим диде.

––Алай тиз генә эшләнә торган эш түгел бит бу, әни.

––Эшлә, эшлә! Законны беләсең бит, барысын да тәртиптә итеп эшлә. Тик шуны белеп тор, кызым, ул баланы башка анда җибәрмибез.

––Ярар әйдә табыйк башта, Аннары сөйләшербез.

Икенче көне иртүк кабинетына кереп утыруга Хәмдия, Мусинаның язмышын хәл итәргә уйлады. Ничек кенә булмасын кабат әнисе янына кайтырга ярамый Алинәгә. Әлегә зур бәла булмыйча калды, тик һаман-һаман алай булып кала алмас, әнисенә ияреп кайткан исерек ирләр кызны иртәме соңмы барыбер харап итәчәкләр. Әйе полиция хезмәткәрләренең иң төп бурычы -  җинаятьне ачу түгел, ә булдырмыйча калдыру. Халык полиция хезмәткәрләре белән бергә эшләсә күп кенә бәлаләр булмыйча да калыр иде, тик халык җинаять әзерләнгәнен белсә дә, белмәмешкә сабыша шул. Аннары шул ук халык зарлана “Полиция ни караган” имеш. Ярар халыкның сукыр булып кыланганына карап эшне туктатып булмый билгеле. Үз уйларына чумып, Мусинаның документларын карап утырганда кинәт ишекне шакыдылар.

––Керегез!

Ишектән кулларына күк чәчәкләр бәйләме тоткан һәм шулай ук күк чәчәк төсе кебек бар тәне татуировка баскан кырык яшьләр тирәсендәге ир килеп керде.

––Мөмкинме,Хәмдия Идрисовна? -дип күптәнге танышы белән исәнләшкән күк елмаеп исәнләште ир.

––Керегез, кер Николаев...

––Менә сезнең яңа килеп чыктым әле-диде ир өстәл янындагы урындыкка утырып.

––Нәрсә, Николаев,кабат малаймы.

Ир иңнәрен җыерды:

––Әйе дисәңдә була, юк дисәңдә була.

––Аңламадым.

––Малай солдатка китте минем, менә алыгыз бу чәчәкләр сезгә-дип, ир чәчәк бәйләмен кызга сузды.

––Кыр чәчәкләре-кыз чәчәкләрне иснәп карады- Матурлар! Нәрсә өчен инде алар миңа.

––Әйе матурлар, беләсезме, Хәмдия Идрисовна. Минем бит моңарчы төрмәләрдән кайтып та кергәнем юк иде.

––Бик яхшы беләм, Николаев! Шул ата кулы булмаганлыктан малаең бик тәртипсез булып үсте. Мин инде сезнең арттан китәр дип уйлаган идем, юк менә солдатка киткән икән.

––Әйе барысы бергә егерме ел төрмә стажым бар минем.

––Уху, Николаев пенсия өчен кирәк дисәгез егерме биш ел кирәк булачак, тик алай да түләнер дип белмим.

––Көлмәгез инде зинһар өчен. Менә алдыгызда кыр чәчәкләре “ күк чәчәк” дип атап йөртә аларны халык. Чөнки күк йөзе кебек зәңгәр төстә алар. Әйе рәшәткәле камера да күк төсен яшерә алмый. Мин авылда туып үстем, авылга терәлеп торган болында күп иде кыр чәчәкләре. Их белсәгез иде нинди искиткеч гүзәл була ул вакытта болын. Ә исләре, алардан бит бал исе килеп тора беләсезме, Хәмдия ханым. Төрмәгә утыруга шушы чәчәкләрне көн саен диялек төшемдә күрә идем. Кайткач чәчәк кибетләренә кереп кыйбатлы чәчәкләрне иснәп карыйм. Фуу сасылыклары. Аңламыйм нигә икән кешеләрнең бернинди дә хуш исе килмәгән чәчәкләргә исе китә икән. Ә менә бу чын нигезендә Ходайдан бирелгән гади гүзәллеккә игьтибар бирми. Сез билгеле кыйбатлы чәчәкләр яратасыздыр, тик андый чәчәкләрне бүләк итәргә уйласам, урлаган акчаларга алынган дип кире кагачагыгызны уйладым да, шәһәр читенә махсус чыгып боларны җыеп кайттым менә. Көзе җылы килә, шуңа күрә шиңәргә өлгермәгәннәр.

––Анысын дөрес чамалагансыз, кыйбатлы чәчәкләр булса алмаган булыр идем. Тик сез монда үзегезнең зэк тарихын сөйләргә килмәгәнсездер, Николаев. Ир боегып калды.

––Мин малайны армиягә озату кичәсендә була алмадым, тагын ярты ел утырасым бар иде чөнки. Ә улым өч ай хезмәт иткәч, аннан миңа хат килеп төште.

––Нәрсә дип язган иде соң?

––Әти, мин кайтканчы кабат төрмәгә утыра күрмә инде зинһар өчен, әни үзе генә кала. Аннары сине дә бер күреп сөйләшә алыр идем дигән.

––Тормыш иптәшегезнең сабырлыгына исең китәрлек. Төрмәдән кайтып кермәгән иренә тугры калып көтте гел. Ә бит аерылып та китә ала иде. Әнә улыгызны да сезгә каршы карашлы итеп тәрбияләмәгән.

––Әйе дөрес сүзгә җавап юк. Ә мин менә аларның мине яратканнарын белә торып урлашудан туктый алмадым.

––Соң ни эшләргә җыенасыз инде хәзер?

––Беләсезме, Хәмдия Идрисовна, мин зоналар таптый-таптый хәтсез генә һөнәрләр үзләштердем. Кирәк икән кирпеч сала беләм, кирәк икән балта остасы булам, сварщик та мин, холодильник та ремонтлыйм, менә дигән токарь да.

––Егет кешегә җитмеш төрле хөнәрдә аз диләрме әле, соң шуның кадәр һөнәр белгәч нигә гел урлашасыз соң алайса?

––Үзенә күрә бер чир инде,Хәмдия ханым, атнасына бер урлашмасам дөньяның бер яме калмый минем өчен.

––Соң бит урлашсагыз кабат утыртачаклар бит, ә улыгыз әти башка утырма инде язган дисез әнә. –

–Ә мин аның җаен таптым-дип җавап бирде моңа каршы Николаев.

––Бик кызык ниндиерәк икән минем дә беләсем килә?-дип кызыксынып сорады Хәмдия.

––Төрмәләрдә күп утырган кеше булырак мине бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Дөрес эшлиләрдер инде. Кем әйтә ала мине эшләгән җирендә урлашмас дип шулаймы? ––Әйе, анысы шулай, сезнең халыкны бик эшкә атлыгып торучы юк.

––Аңа карап акчасыз тормыйм мин. Кулларым алтын булгач шабашниклар үз бригадаларына алдылар мине. Мин бит эшләгән вакытта ял итү дигән нәрсәне белмим, тегеннән өйрәнеп кайткан гадәт, норманы тутырырга кирәк. Ә эшемә карап акчасы да саллы гына төшә. Кулыма акча килеп керсә хәйран гына салып алырга яратам мин. Салгач тавыш куптармыйм беркайчан да.

––Анысына да зонада өйрәндегезме?

––Әйе, анда бит тавыш чыгарсаң хәзер кацерга ябып куялар. Ә кулга акча килеп керүгә тиенен дә тотмыйча хатынга алып кайтып бирәм, Ап -аек килеш инде билгеле.

––Соң?!

–––Ә минем хатын салырга яратканны белә, шуңа күрә акчаны яшереп куя. Ә мин үз чиратымда аның акча яшергән урынын эзләп табам да бер яртылык акчасын урлыйм. Акча кимегәнне хатын күрә дә икенче җиргә яшереп куя, мин кабат эзли башлыйм . Менә шуннан соң күңелләр юанып китә дә инде минем. Кеше малына кул да сузасы килми аннары.

––Ха ... . Менә сиңа кирәк булса, үзенә күрә бер психологик терапия. Ә өйдәге акчаны шулай урлап эчеп бетерәсез мени?

Ир юк дип башын селкеде.

––Юк, Хәмдия Идрисовна, хатын акча яшерергә остарды, кайчак атналар буе эзләп тә таба алмыйм.

––Алайса улыгызның хезмәт итеп кайтканын көтеп җиткерә алачаксыз икән.

––Әйе ул кайтканчы гына түгел, гомумән, башка утырмаска иде исәп. Әнә хаты саен гел бер үк сүзләрне әйтеп яза.” Әти, башка урлашма инде. Мин кайткач бергәләшеп яшик инде зинһар,”- ди. Мин бит әти кеше, малайны тәрбияләргә тиеш. Ә менә киресенчә улым мине тәрбияләргә алынган. Оят. Хезмәт итеп кайткач күзенә ничек карармын инде белмим дә.

––Ярар әйтүегез буенча улыгызга армиядә акыл кергән, барысы да әйбәт булыр дип юрагыз инде. Ә чәчәкләрне нигә миңа алып килдегез.

––Рәхмәт йөзеннән. Шайтан малай дуслары белән кәрәзле телефон урлаган иде бит. Сез утырттырмый калгансыз икән аны. Минем арттан зонага киткән булса нишләгән булыр идем белмим-дип башын чайкап куйды ир.

––Монда минем әллә ни катнашым юк, бары тик хатыныгыз үтенечен тыңлап кына зыян күрүче белән сөйләштем. Кәрәзле телефон хакын хатыныгыз үз кесәсеннән чыгырып бирде аңа, тагын мораль яктан зыян күргән өчен дә телефон хуҗасы саллы гына акча алгач шикаятен кире алды. Бурычка батып бетте бит шул вакытта Николаевна.

––Бурычларны түләп бетердек инде. Шулайда сез зыян күрүче белән килешергә ярдәм итмәгән булсагыз малай күптән урман кисә иде инде. Рәхмәт сезгә бик зур-дип ир торып басты.

––Ярар улыгызга акыл кергән шуннан артыгы кирәк тә түгел иде миңа, Николаев.

––Мин китим инде, эшегездән бүлдердем.

––Зыян юк Николаев, безне үзебезнең хезмәтебез өчен бик аз мактыйлар-дип елмайды Хәмдия- Ә чәчәкләрне бөтенләй бүләк итмиләр.

––Сау булыгыз!

––Хушыгыз!

   Николаев чыгып киткәч, Хәмдия өстәл өстендә яткан чәчәкләрне кулына алды да, күкрәгенә сыенган таҗларга битен батырды. Чынлап торып чәчәкләрдән бал исе килә иде. Гаҗәп, чыннан да бик гаҗәп, чәчәкләр саткан киоскларда аның бер кайчанда кыр чәчәкләрен күргәне юк икән бит. Нигә шулай икән ул, әллә каян чит илдән килгән бөтенләй исе дә булмаган чәчәкләргә шәһәр халкы теләсә ни бәя акчасын чыгарып салырга әзер. Ә менә аяк астында ук үсеп утырган гади чәчәкләргә ни булган соң. Төсләре нәкь күк төсе кебек зәп-зәңгәр, исе дә нинди татлы. Кыз кабат чәчәкләрне битенә китерде. Әйе әллә каян килгән чәчәкләргә соклана беләбез, ә менә аяк астында гына яткан гүзәллекне күрә белмибез. Көзнең җылы көннәре озак тормас, болай да табигать кануннары буенча шиңәргә тиеш иделәр кебек тә, тик күреп торасыз бит. Бернигә карамый чәчәк атып утыралар. Озакламый салкыннар башланыр нишләрләр инде алар, бигерәк кызганычлар. Салкыннар исенә төшкәч Хәмдия Хәсәнов турында уйлап куйды. Кая качып ята икән инде бу ташбаш, балалар йортыннан качканда өстендә бер күлмәк кенә булгандыр, аннары төннәрен хәзер үк салкынайта. Юк кичекмәстән табарга кирәк баланы, белмәссең әллә кемнәр кулында килеп эләгүе бар. Шуңа күрә Хәмдия чәчәкләрне сулы вазага утыртты да дежуркага төшеп китте. Постовойларга кабат исенә төшерергә кирәк. Юл уңае ташландык йортларны, бакчаларны карап китсеннәр. Аннары өстенә начар күлмәк кигән чандыр малайның сукбай булып яшәгәнен әллә каян күреп була. Төшке ашка фатирына кайтып кергәч, аны ишек бусагасыннан ук Алинә каршы алды. Тамагы туйган, тынычлап йоклаган кызның йөзе көлеп тора иде.

––Әйдәгез,Хәмдия Идрисовна бик вакытлы кайттыгыз. Ә без Венера апа белән кыстыбый пешердек -диде Алинә.

––Бик әйбәт карыным ачкан иде инде, ә бу матур күлмәкне каян табып кидең, минем андый күлмәгем юк иде кебек.

––Ие юк иде ди хәзер!-дип алар янына килеп баскан Венера апа сүзгә кушылды- Синең чыгарылыш кичәсенә алган күлмәк бит ул. Еллар буе тузан җыеп ятты шкафта, аннары барыбер син моңа сыймыйсың да инде хәзер. Менә кара Алинә кызыма ничек таман-дип Алинәнең аркасыннан сөеп алды әби кеше- Ничек чибәрләнеп китте, бүген тот та кияүгә бир. Әйе юынып тамагын туйдырып алган кыз, Хәмдиянең күлмәген киеп алгач чибәрләнеп киткән иде шул. Күз алмалы түгел. Хәмдия кабат кыр чәчәкләрен исенә төшереп алды, аяк астында яткан гүзәллек иртәме соңмы барыбер үзе дә көч табып чәчәк ата икән. Әнә кара бер генә Алинәгә, берниди дә кырау ала алмагын үзен. Бигрәк сылу кыз икәнсең бит сеңлем. Үз бәхете тулып ни эшләргә дә белми очынган кыз аны кухняга чакырды:

––Әйдәгез, Хәмдия Идрисовна. Кыстыбый суынганчы өстәл артына утырыгыз, кыстыбый пешерергә Венера апа өйрәтте.

––Хи-хи -дип кызның аркасыннан кагып алды Венера апа- Үзең бик булган кыз булып чыктың әле син, аннары өйдә бабай белән генә утырып гарык булган идем инде. Идрис абыйның юклыгын шәйләп алган Хәмдия сорап куйды:

––Әни, ә әти кайда соң? ––Кая булсын тагын балыгына чыгып качты, кичсез кайтмас инде. Руслан булса аны да алып барыр идем ди.

––Тапмадык әле без аны, әни-дип сөйләшүне дәвам итте Хәмдия өстәл артына утыргач, карыны ачкан икән куллар үзләреннән үзләре кыстыбыйга үрелде.

––Табыла гына күрсен инде бер үк.

––Табарбыз, әни, борчылма.

––Хәмдия Идрисовна, тәмле булганнармы?

––Бик тәмле булганнар, сеңлем, телеңне йотарлык. Үзеңнең поварлыкка укырга теләгең юкмы соң. 

–Укулар башланды бит инде Хәмдия апа-дип, “апа”га күчеп җавап бирде Алинә.

––Мин ПТУ директоры белән сөйләшеп синең хәлне аңлаткан идем бүген.

––Соң?-дип сакланып кына сүзгә кушылды Венера апа да.

––Зыян юк килсен,диде, тулай торактан урын бирербез диде. Аннары тулай торак янындагы чәчәкләр кибетенә кереп чыккан идем, сатучысы танышым. Әгәр риза булсаң, Алинә сеңлем, кич саен кибет идәнен юа аласың, аннары ял көннәрендә чәчәк сатарга чыга аласың. Әйбәт апа ул. Теләсә барысына да өйрәтәм, диде. Стипендия янына начар булмас дим. Ничек уйлыйсың? Алинә шатланып елмаеп җибәрде:

––Билгеле риза, Хәмдия апа, мин кире әни янына кайтырга куркам. Рәхмәт сезгә бик зур.

––Тик кара аны, алдыңны-артыңны карап йөрисе, син әле минем карамакта. Тулай торакка кергәләп йөрермен, ПТУ директорына шалтыратып укуың турында белешеп торачакмын.

––Борчылмагыз Хәмдия апа йөзегезгә кызыллык китермәм.

––Ярар Ходай кушмаган эш юктыр-дип ахыргы ноктаны куйды Венера апа да.- Син, кызым, бүген кайчан өйгә кайтасың инде?

––Караклар дачаларны баса башлаганнар, бүген рейд, төнге уникедән дә иртәрәк көтмә инде, әни. Венера апа тирән итеп сулап:

––Хәерле булсын инде, Ходай кушмаган эш юктыр-дип кабат кабатлап куйды.

––Алинә кызым, озак торачакмы соң бездә? Бу юлы Алинә дә Хәмдиягә сораулы караш ташлады.

––Берәр атна торыр инде, әни, өс- башы турында уйларга кирәк бит.

––Шуны әйтермен дигән идем,кызым. Синең кыз вакытта алган хәтсез генә киемнәрең киелмәгән килеш шкафта яталар. Аларны барыбер кия алмыйсың бит инде син, әллә мин әйтәм алган әйбер әрәм булып ятмасынмы.

––Кисен-дип ризалашты Хәмдия дә-Кисен, әни, алар миңа барыбер ярамыйлар, чыгарып ташлаганчы, әнә Алинә өстендә булсыннар.

––Рәхмәт, Хәмдия апа, чын күңелемнән рәхмәт-диде кыз күзләре яшьле килеш-Мин сезгә акчасын бирермен, менә эшли генә башлыйм, тиененә кадәр кайтарып бирермен. Венера апа Алинәнең аркасыннан сөеп алды.

–Ай Аллам гына икән! Тапкансың түләрлек мал. Унбиш ел буе тузан җыеп яткан чүпрәкләр бит алар. Яңа килеш сакланганнарына күрә генә чыгарып ташларга кызгандым бит мин аларны. Рәхәтләнеп кия генә күр, җаным. Алинә Венера апаның итәгенә йөзен яшерде:

––Вәхмәт, Венера апа, миңа бүләк биргәннәре булмады. Мөмкин булса мин сезгә әбием дип дәшәр идем. Мин кечкенә чагымда әни исерек кайтып керсә, ник минем әбием юк икән, шуның янына торырга китәр идем дип елый идем.

––Әйтә генә күр, кызым. Минем аңа күңелем генә булыр. Миңа да әби дип дәшкән кеше юк. Әйтә генә күр берүк. Киттең дә мени?-дип кузгала башлаган Хәмдиягә эндәште әби кеше.

––Әйе, вакыт. Үзең беләсең бездә соңга калырга ярамый.

––Иртәрәк кайтырга тырыш, кызым, беләсең бит син кайтмыйча торып әтиең белән икебезнең күзендә йокы әсәре булмый.

––Белмим, әни, кем белә аның нәрсә килеп чыгачагын рейдта.

––Берүк Ходам үзең сакла-дип Венера апа кызы артыннан ишек ябып озатып калды. Шамил әйткән сүзендә торган, рейдка Хәмдияне Хәниф белән бергә куйган булып чыкты. Дачалар посёлогы урамнары рейдка чыккан постовойларга берешәрдән бүлеп куелган. Хәниф белән Хәмдия дә үзләренә билгеләнелгән урам башына килеп туктадылар.

––Менә безнең эш урыны,Хәмдия Идрисовна, төнге уникегә кадәр киләп сарып шушы урамда вакыт уздырабыз димәк.

––Әйе шушы урам. Тик миңа Идрисовна дип эндәшмә инде, Хәниф. Без бүген егет белән кыз, һава сулап йөрибез.

–Төнге уникегә кадәр мондагы барлык һаваны сулап бетерәбез икән.

––Тагын нишлисең инде, эшебез шул әлегә.

––Егет белән кыз булгач, бәлки үбешеп тә алырбыз иеме-дип авызын ерды егет. Хәмдия моңа каршы өйрәнгән алымы белән Хәнифнең ике кабарга арасына терсәге белән китереп төртте.

––Ха –х-дип бөгелеп килде егет...-Хәмдия Идрисовна, мин бит шаярып кына

––Соң мин дә шаярып кына бит. ––Ни чего себе шаярып, кабырга сынды дип торам.

––Тәк кабыргаларың эш беткәнче исән килеш сакланып калсыннар дисәң, Хәниф, бераз чамасын бел. Субардинацияне онытма, аңладың иптәш сержант.

––Аңладым-дип үпкәсен белдереп җавап бирде егет.

––Ха, кара моны кызлар күк үпкәләгән тагын. Синең бер дә кызлар белән очрашып йөргәнең юк иде мәллә, Хәниф?

––Бар,ник булмасын.

––Булгач ник өйләнмичә карт егет булып тулай торагыңда ятасың соң? 

–Барып чыкмады минем ул кыз белән.

––Нигә?

––Башта институтны бетерәм диде, аннары аспирантураны бетерде. Мин көттем.

––Соң? –

–Шул фәннәр кандидаты булгач бер профиссырга кияүгә чыкты да куйды. Менә шулай булды минем хәлләр, Хәмдия.

––Бик үк яхшы булып чыкмаган икән шул синең.

––Ярар аның каравы профиссыр минем баҗай булды.

––Үз-үзеңне шулай юандыр инде, сезгә шул башка яктан булдыра алмасагыз, шулаерак сөйләнеп йөрисез. Ә нигә башка кызлар белән очрашып карамадың?

––Нинди карамаган ди, кызлар белән әле дә очрашып торам. Тик күңел ятмый берсенә дә. Әллә ничек шунда кабаттан гашыйк булырлык бер кызны очраттым үзем. Тик...

––Нәрсә тик , Хәниф?

––Минем буй җитмәслек биеклектә шул ул кыз. Эндәшсәм барыбер мине кире кагачагы көн кебек ачык.

––Ә син аңа эндәшеп кара.Хәниф юк дигәнне белдереп башын селкеде:

––Буй җитмәс хыялларга күптән өмет итмим инде мин.

––Әйе, Хәниф, эшләгән эшебез һавадагы торнага ышанырга ярамаганын яхшы өйрәтте безгә. Инде ни эшләргә уйладың соң алайса. Шул тулай торакта картаеп ятарга җыенасыңмы?

––Юк! Мин үземнең туган районыма күчәргә рөхсәт сорап рапорт бирдем. Аннары әни дә үзе генә . Ятма инде анда бер үзең генә кайт дип тукып тора.

––Ә район отделында кайтсаң алабыз диләрме соң?

––Әле ничек кенә. Урамнан яңа кеше алып өйрәтәсе юк бит, әзер эшли белгән стажлы эчке эшләр сотруднигы бит мин.

––Ә күзең төшеп йөргән кызың монда калачак инде алайса. Хәниф көрсенеп куйды:

––Миңа язмаган димәк.

––Шулай бик тиз үзеңнең язмышың белән килештең инде алайса. Кинәт Хәниф борын тишекләрен киңәйтеп еш-еш сулыш ала башлады.

––Хәниф, нәрсә булды?

––Минем яныма килми тор әле, Хәмдия-дип егет читкәрәк китеп басты-духига коенгансың.

––Нәрсә?! Хәниф кабат тиз-тиз иснәнә башлады:

––Хәмдия Идрисовна, берәр нинди ят ис сизмисезме? Инде Хәмдия дә борын тишекләрен киңәйтте.

––Янган үлән исе килә, дачниклар чүп яндыралар. Хәниф юк дигәнне белдереп башын селкеде.

––Үлән генә түгел шул бу, үлән дип, үлән инде ул үзе.

–Башымны катырма инде, Хәниф! Нәрсә яндыралар?

––Синең норкотиклар яндырып йөргәнең юк, Хәмдия, ә мин җитәрлек йөрдем. Яндырмыйлар, ә тарталар, гашиш исе бу.

––Бутамыйсыңмы, чынлап гашишмы, Хәниф?

––Юк бутамыйм–егет як- ягына карап алды-җил әнә теге яктан килә-дип шул якка таба атлап китте, Аңа Хәмдия дә иярде. Шулай җил уңаена бара торгач, икеседә ташландык дача янына килеп җиттеләр. Хәниф ирененә бармагын китерде:

––Т-с-с! Шушында булырга тиеш. Икесе дә тын калып тыңларга керештеләр, дача эендә кемнәрдер бар. Утны яндырмаганнар, тәрәзә аркылы утлы күз уңга-сулга очып йөри. Мыдыр-мыдыр килеп сөйләшкән тавышлар ишетелә.

––Ничек алабызмы боларны ,Хәмдия Идрисовна?

––Алырга кирәк норкаманнар, дачаларны шулар басып йөри бит инде. Нәрсә бар барчасын җыеп чыгалар да дозага алыштыралар. Ничәү икән анда? Хәниф тәрәзә янына басып сакланып кына эчке якка күз салды.

––Икәү күренә.

––Икебезгә берешердән, күп түгел ярдәм чакырып тормыйбыз. Әйдә!-дип кыз Хәнифкә ишеккә таба ишарәләде. Хәниф сакланып кына ишек каршына килеп басты да, кесәсеннән фонарь чыгарып яндырды.

––Мин беренче керәм-дип эчкә атлады. Аңа Хәмдия дә иярде.

––Урыннардан кузгалмаска полиция-дип әмер бирде Хәниф. Кинәт дача эчендә нәрсәдер авып төште, аннары кемнәрдер чабышкандай булды. Ишектән үзенә таба атылып чыккан чит егетне күреп алды да җитезлек белән кулыннан эләктерп шатырдатып каерып җиргә йөз түбән салып куйды Хәмдия:

––Кузгаласы булма, сындырам кулыңны-дип әмер бирде кыз егетнең кулларын ычкындырмый. Егет улап җибәрде:

––Ууу! ... менты! Хәмдия кабат ишектән кемнеңдер чабып чыкканнын күреп алды. Ишектән чыга чыгышка икенче егет, кыз аркылы сикереп кенә чыкты да, урам буйлап чабып китте.

––Хәниф, кача тот-дип кычкырды кыз. Икенче наркоман артыннан ишектән килеп чыккан Хәниф нигәдер аның артыннан кумады, киресенчә акрын гына дача баскычына төшеп утырды. Һаман да күзе белән икенче наркоманны озаткан кыз Хәнифкә борылмый гына кычкыруын белде:

––Хәниф, син кайда кача бит... Хәниф! Хәмдия дача бусагасына таба барылып карады. Борылып карады да чырылдап кычкырып та җибәрде. Хәнифнең эченнән пычак сабы чыгып тора иде:

––Хә-ниии-ффффф! Хәниф, нишләттеләр сине, абау пычак кадаганнар бит. Хәниф эчен тоткан килеш өзек-өзек җавап бирде.

––Мин ишектән керә-керешкә берсе йөземә нәрсәдер ыргытты, битемне капладым, икенчесе шул арада... битемне каплагач абайламый калдым. ––Хәниф, түз җаным, түз мин хәзер-дип кыз пычакка үрелде.

––Хәмдия, скорый килмичә кагылма пычакка, тартып чыгарганчы эчемне ярып кына бетерәчәксең-дип аны Хәниф бу эшеннән туктатты. Хәмдия пычакка үрелгән кулын тартып алды да, кабаланып сумкасыннан рация тартып чыгарды. 

–Дүрт йөз дә уналтынчы , беренчегә-дип рациядән эндәште.

––Дүрт йөз дә уналтынчы, беренче тыңлый. 

–Дүрт йөз дә уналтынчы пост ашыгыч рәвештә ярдәм сорый, сотрудник яралы-дип рациядән хәбәр салды Хәмдия.

––Дачалар посёлогы,Сыртлановлар урамы, уналтынчы йорт. Сотрудникны яраладылар. Кичекмәстән тоткарларга кирәк. Егерме-егерме биш яшьләр тирәсендәге егет. Өстендә кара төстәге куртка. Иииих, каян алай табып булсын инде шул кабәхәтне, хәзер яшьләрнең барысы да шулай киенә бит.

––Игьтибар-игьтибар барлык нарядларга! Кичекмәстән дача посёлогындагы барлык урамнарны да каплап бетерергә. Егерме-егерме биш яшьләр тирәсендәге, өстенә кара төстәге куртка егетләрне тоткарлап район отделына озатырга.

––Хәниф, түз яме, хәзер ярдәм килеп җитәчәк. Егет авыртуы аша елмаерга көчәнеп карады.

––Скорый вакытында килеп җитсә дә файдасы булмаячак, тәнем белән сизеп торам, пычак бавырга ук үтеп керде.

––Ни сөйлисең син, Хәниф, алар бит табиблар. Алар барысын да булдыралар һичшиксез ярдәм итәчәкләр сиңа.

––Алар тиешлесен генә эшләячәк, шуннан артыгы була да алмый-егет кинәт як-ягына каранып алды да янында гына үскән кыр чәчәген өзде. -Кыр чәчәге барлык табигать кануннары буенча күптән шиңәргә тиеш иде бит инде. Ә ул бернигә дә карамый чәчәк атып утыра. Хәниф чәчәкне кызга сузды:

––Хәмдия, син миңа кияүгә чыкмассың микән?

––Нәрсә дигән сүз инде бу, Хәниф, тапкансың уйнар вакыт, сөйләшми генә ят инде. Ярамый бит-дип егеткә эндәште, аннары борылып урыныннан кузгалырга итенгән наркоманга кычкырды-Тукта, кузгаласы булма!

––Ә мин уйнап сөйләшмим. Теге дөньяга барып җиткәч, Ник шушы яшеңә кадәр өйләнми йөрдең, дип сорасалар. Вәгъдәләшкән кәләшем бар иде, дияр идем.

––Хәниф, сөйләнмә инде ул турыда, хәзер ярдәм килеп җитәчәк бит.

––Ә скорый килеп өлгермәсә, кәләшсез генә китеп баруым бар бит.-дип көлергә итенде егет-Чыгасыңмы миңа кияүгә,Хәмдия?

–Чыгармын-чыгармын сөйләшми генә ят инде,Хәниф.

––Менә бит күзем төшеп йөргән кызым барыбер кала. Берни дә эшләп булмый инде. Кызганыч, әнине кәләшем белән таныштырырга вакытым калмады-диде дә Хәниф тынып калды.

––Хәниф...-егет җавап бирмәде.

––Хәниф–җавап юк.

––Хәниф дим...-кыз егеткә сакланып кына кагылды- Хәниф, үлмә инде җаным. Ач күзеңне, аннары шаулатып туй ясарбыз, безнең бик күп балаларыбыз булыр. Әти белән әниләр бик шатланырлар инде. Авылга әниең янына кунакка кайтып йөрербез-ни кылырга белмәгән кыз егетнең күзләрен ачтырырга теләп туктамый назлы сүзләрен дә , вәгьдәләрен дә кызганмый тезә торды- Мин сине генә яратып яшәрмен, Хәниф, тәмле ашлар пешереп эштән кайтышыңны көтәрмен .... үлмә инде, Хәниф, зинһар өчен. Шул чак үзенең машинасы белән Шамил килеп туктады, ул машинасыннан чыкты да кыз янына йөгереп килеп җитте, аның белән ике стажёрда булган икән алар да машинадан төшеп килеп бастылар.

––Хәмдия Идрисовна, ни булды-җавап көтмәде, кирәк түгел барысы да аңлашыла.-Кем эше, ничек шулай килеп чыкты?

––Наркоманнар! Гашиш тарткан йортка кергән идек. Алдан Сафин кереп китте. Аның битенә нәрсәдер ыргытканнар, йөзен каплагач пычак белән һөҗүм итүчене абайламый калган. Мин берсен тоткарладым, икенчесе качты.

––Кайсы тарафка таба чабып китте? Кыз төртеп күрсәткәч, Шамил ике стажёрга таба борылды:

––Ник шунда мүкәләп эт кебек җир иснәп йөрмисез, егетнең эзен табасыз. Әллә кая китмәгәндер әле, качып утыра инде ул якын тирәдә генә. Ике стажёр да:

––Аңладык, Шамил Мансурович-дидеп җавап бирделәр дә, кыз күрсәткән якка таба фонарьларын яндырып карана-карана китеп бардылар. Скорый килеп туктады, аның артыннан ук патруль машинасы да, аннан Семён сикереп төште. Хәнифне карарга тотынган табибтан:  

––Доктор ничек?-дип сорады Шамил Хәмдия ишетмәсен дип пышылдап кына. Табиб күтәрелеп карады да як -якка башын селкеде.

––Әлегә йөрәге тибә, кулдан килгән барын да эшләрбез. Тик алдан ук әйтәм исән калыр дигән өмет бик аз.

––Подонок!-Шамил әлеге сүзен табибка түгел, ә качып киткән наркоманга юллады. Аннары борылып кызга эндәште:

––Хәмдия Идрисовна, сез барыгыз моны алыгыз да-җирдә селкенми яткан наркоманга төртеп күрсәтте- Отделга кайтыгыз. Сёмен иелеп җирдә яткан егетне якасыннан тартып торгызды.

–Ну ничек,егет, сөйләшеп алабызмы? Дустың кайда качып ята сөйләп җибәр әле безгә.

––Мин белмим.

––Ярар-ярар борчылма бик тиз Павлик Марозов ясыйм мин синнән. Бик тиз исеңә төшәр, кая әле. Семён аның бар җирен дә капшап чыкты.

––Ә бу нәрсә?-дип сорады ул наркоманның кесәсеннән ак порошок салынган кечкенә пакет тартып чыгарып.

––Белмим, минеке түгел.

––Ачыкларбыз! Әйдә кунакка алып барам –дип егетне патруль машинасына утыртты да Семён, борылып Хәмдиягә эндәште- Хәмдия Идрисовна, сез утырасызмы?

––Юк икенчесен тоткарларга кирәк.

––Ерак китмәс, барлык урамнар башында да нарядлар тора. Посёлоктан чыгып китә алмый ул. Әйдәгез утырыгыз-дип кызны машинасына чакырды Шамил. Скорый да, наряд УАЗ игы да, Шамил дә бер юлы кузгалып китте. Дачалар тезелеп киткән урамнар буйлап озак йөрисе булмады. Хәмдия машинадан барган уңайга койма янында үскән чүп үләннәре арасында посып утырган шәүләне күреп алды.

––Шамил,тукта әле! Шамил дә күреп алган икән. Кыз әйтеп бетергәнче машина фараларын шул якка таба юнәлтте. Шәүлә үзен күреп алганнарын чамалап алды да урам буйлап алга таба ыргылды. Ут яктысында шәүләне танып алган Хәмдия кычкырып җибәрде:

––Шамил,шул егет бу, шушы егет качып китте-дип машинадан барган шәпкә сикерергә дип кабина ишеген ачарга омтылды кыз.

–Хәмдия Идрисовна! Нәрсә Сафин артыннан сез дә муеныгызны сындырырга уйладыгыз мәллә?-дип аны Шамил кире кабинага тартып алды- Бер көнгә ике сотрудник, бик күп булмагае.

––Кача бит-кача.

––Кая кача алсын ул? Ике яктада биек коймалар, дачниклар караклар кермәсен дип тырышканнар. Чапсын әйдә бераз, аннары озак итеп утырыр-дип кызга карап елмайды Шамил, аннары машина спидометрына карап алды- Сәгатенә утыз чаырым тизлек белән бара егет. Спортсмен! Качак билгеле озак чаба алмады, машина алдыннан бераз чабып барды да хәле китеп урам уртасына мүкәләде. Хәмдия белән участковый аның ике ягына да килеп бастылар.

––Нәрсә,егет, чабып туйдыңмы?

––Кабәхәт әгәр Хәниф терелмәсә беләсеңме мин сине нишләтәм.

––Хәмдия Идрисовна, алай кыланмагыз инде, бу хәзер сезнең тарафтан әйтелгән барлык сүзне дә безгә каршы кулланачак. Саграк сөйләшегез! ––Ә аңа ярыймы?!

––Юк ярамый, шулай ук безгә дә салкын канлы булып кала белергә кирәк. Шамил качакның кулларын артка каерды да тимер беләзекләр киерде. ––Уң кулы канга буялган, шушының эше.

––Мин аны фара яктысында ук танып алган идем инде.

––Сука, синедә дөмектерәсем калган булган. Шамил йодрыгы белән егетнең эченә төртеп алды.

––Хатын- кызлар белән дорфа сөйләшмиләр, энем-диде ул бөгелеп төшкән наркоманга карап, аннары рациясен биленнән алып эндәште.

––Беренче дүрт йөз дә унынчыга.

––Дүрт йөз дә унынчы беренчене тыңлый.

––Сотрудникка һөҗүм иткән егет тоткарланды, Сыртланова йөз уникенче йорт янына экипаж кирәк.

––Игьтибар-игьтибар барлык нарядларга! Дача посёлогы буенча отбой. Сотрудникка һөҗүм иткән егет тоткарланды, барыгызга да үзегенең маршрутларга таралырга рөхсәт! Сыртланов урамына якын патруль экипажына йөздә уникенче йорт янына барырга кирәк. Дүрт йөздә унынчы ярдәм сорый. Семён ерак китмәгән икән,озакта тормый экипажы белән килеп тә җитте.

––Нәрсә икенчесе дә эләкте мени... –

–Сержант әйдә монысын да собачникка утырт та, Хәмдия Идрисовнаны да отделга алып кайтып кит. Мин дә хәзер рейдтагы нарядларны да җибәрәм. Булды җитте бүгенгә.

––Тагын берәр нәрсә килеп чыкан иде мәллә Шамил-дип сорады кыз.

––Кичә шушындагы бер йортка шикле кешеләр кереп-чыгып йөри дип хәбәр килгән иде. Мин инде көндез үк прокурордан рөхсәт алып куйган идем.

––Шуннан?

––Шул, бүген кереп карасак, идән астыннан бер заводны коралландырырлык корал килеп чыкты. Нәрсә генә юк анда Хәмдия, исебез китте күргәч.

––Кемнеке икәнен беләсеңме?

––Әлегә юк, ну бераз чамалыйм. Ярар барыгыз отделга миңа әле монда эшләр во-Шамил ияк астын ышкып күрсәтте. Ул төнне Хәмдия фатирына кайта алмады. Тоткарлаган наркоманнар буенча рапорт язды да үзенең бүлмәсенә күтәрелде. Шул эшләр белән йөреп таңны да аттырды кыз. Коридордан барган вакытта аның күзе Перелыгина кабинетына төште.Кабинетта ут яна. Хәмдия исенә төшерде бүген Люда дежурда бит.Сәгать иртәнге сигез бит инде нигә кайтып китмәгән икән? Ул кабинет ишеген ачып эчкә узды. Ә анда, Люданың өстәле артына ун-унике яшләр чамасы ике бала утырганнар, малай белән кыз бала. Икесенең дә өсләрендә сәләмә генә киемнәр. Люда аларның каршыларына чыгып утырган да балаларга чәй әзерләп утыра.

––Исәнме, Люда! Болары каян килеп чыкты инде. Чәй хәстәрләгән җиреннән бүленеп, Перелыгина артына борылып карады.

––Исәнмесез, Хәмдия Идрисовна! Бу ике баланы төн уртасында, чүп контейнирларын актарган җирләреннән патруль табып алып кайтты.

––Әти-әниләрен сорадыңмы соң?

––Әти юк, әни чыгып китте дә әйләнеп кайтмады диләр. Калган туганнарын да белмиләр. Хәмдия балалар каршына килеп утырды. Чит апаны күреп алган ике бала да шүрләп тынып калдылар.

––Күптәннән икегез генә яшисезме инде сез? Малай өлкәнрәк иде, шуңа күрә икесе өчендә җавап бирде.

––Ике ай тирәсе.

––Ә ничек бер дә күзгә чалынмый йөри алдыгыз шул гомер? Сөйләшүгә кызчык та кушылды:

––Абый әйтте көндез контейнер актарсак полиция алып китә безне диде. Шуңа күрә төнлә генә урамга чыга идек. Хәмдия Перелыгина карап сорады.

––Балалар йорты белән сөйләштеңме?

––Сөйләштем! –

–Нәрсә диләр? Люда кулын селкеде:

––Нәрсә дисеннәр инде. Балалар йорты барысы да тулык, урын юк. Алмаска маташалар. Әле директор юк дип котылмакчы булалар, әле телефон начар эшли дип, сәбәп табалар инде.

––Хәзер мин дә сәбәп табып күрсәтәм аларга. Хәмдия үз кабинетына керде дә телефон номерын җыйды.

––Алло тугызынчы балалар йортымы бу. Сезнең белән полиция майоры яшь үсмерләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Хөсәенова Хәмдия Идрисовна сөйләшә иде. Бездә ике ятим бала бар. Шуларны урнаштырырга кирәк. Хәмдия тын торып тефоннан аның белән сөйләшкән кешене тыңлап торды да, тыңлап бетергәч дөрт итеп кабынып китте

––Нәрсә урын юк дисезме? Сез ахырысы сүз балалар язмышы турында барганын төшенеп бетмәдегез ... . Унбиш минут тирәсе Хәмдиянең кабинетында күк күкрәп яшен яшьнәде. Ни йомышыдыр төшеп җитәкчесенең кабинетына керергә омтылган Люда кабинет ишегенә кагылмыйча бераз тыңлап торды да, башын як-якка чайкап, ике колагын да каплап кире китеп барды. Телефоннан бар ачуын алып бергән Хәмдия арып креслосына да утырды да селекторга басып эндәште.

––Перелыгина?!

––Тыңлыйм, Хәмдия Идрисовна!

––Сәгать унынчыда балаларны алып китәчәкләр. Алар ничек чәй эчеп бетерделәрме инде.

––Әйе, урындыкларга ятып йоклап та киттеләр.

––Яхшы, син дежурстваң беткәч кайтып китмә инде яме. Балаларны озат башта.

––Әйе аңлыйм, шулай итәрмен. Хәмдия селекторны өзеп стенадагы cәгатькә күзен төшереп алды. Иртәнге сигез тулып килә. Димәк, яңа эш көне башланды, ул өстәл өстеннән документларын кулына алды да районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полковник Салихов кабинетына юнәлде. Салихов кабинетына килеп кергәндә, анда барысы да җыелган дип әйтергә була иде инде. Бары тик хуҗа гына күренмәде.

––Динар Гәрәевич кая?-дип сорады колегаларыннан Хәмдия урынына барып утыргач.

––Телефонга чакырдылар-дип җавап бирде Салават Гараевич.

––Шамил, ә корал скалады кемнеке, бераз чамалыйсыңмы?

––Кемнеке булсын инде. Кашаповныкы-дип кабат Шамил өчен җавап бирде Салават- Элек урам малайларыннан җинаятьчел төркем төзегән иде ул хәтерләсәгез. Күрәсең яше арткан саен аппетиты да арта “Кашаның”. Урамда кеше талап, әбиләр сумкасын гына йолкып йөрүдән узган. Ниндидер сәясәткә дә кереп киткән дип ишеттем. Хәзер андый җинятчел төркемнәрне үзләре ихтыяҗына эшләтергә теләүче күбәйде. Күреп торасыз бит илдә ниләр барганлыгын. Хе элек аңлашыла иде, менә милиция, менә бандит. Хәзер бар аерып кара. Кайсына килеп тотынма каравыл безнең ирекне тыялар дип лаф оралар. Чынлап карасаң төбендә җинаятьтән башка берни дә ятмый бит инде. Җитмәсә аларга өендә ни эшләргә белми яткан хөрәсәннәре ияреп китә. Янәсе алар да шәхес. Әрәмтамаклар дип тә әйтеп булмый. Хуҗалары биргән акча өчен бик теләп хезмәт итәләр. Миңа “Каша” турында информаторлар җиткергәннәр иде инде, нәрсәдер әзерләп ята ул дип. Менә җеп очы чыгып килә. ––Җепнең очы булгач йомгагын да сүтеп бетерә алырбыз. Управлениедән дә ярдәмгә кешеләр җибәрәбезя, диделәр. Иң мөһиме куркытмаска гына кирәк. Юкса Кашаповның чит илгә дә чыгып качуы бар.

––Әйе сакланып эшләргә кирәк, кача күрмәсен-дип җөпләп куйды Шамилнең сүзләрен Салават та. Шул ак ишек ачылып китте дә аннан борчулы йөз белән Салихов килеп керде.

––Утырыгыз-дип кире урыннарына утырырга ишарә ясады полковник, урыннарыннан кузгала башлаган коллегаларына. Аннары шул ук борчулы йөз белән үзенең урынына барып утырды.

––Хөрмәтле коллегалар-дип сүз башлады Салихов бераз тын утыргач- Әле генә район больницасыннан шалтыраттылар. Бүген иртәнге җидедә терапия палатасында безнең коллегабыз өлкән сержант Сафин җинаятьче салган ярасыннан аңына килә алмыйча вафат булды. Сафинны урыннарыбыздан торып искә алуыгызны үтенәм. Барысы да торып бастылар.

––Сафинның якын туганнары бар идеме-дип сорады Салихов кабат урыннарга утыргач.

––Әнисе генә бар аның авылда. Сафин кире туган ягына эшкә кайтырга рөхсәт сорап рапорт язып керткән иде кичә генә-дип кадрлар бүлеге җитәкчесе барысы өчен дә җавап бирде.

––Карт кешегә мондый хәбәрне күтәрүе авыр булыр инде, сакланыбрак кына хәбәр итәргә кирәк булыр. Салихов кабат бераз исен җыеп торды: ––Мин инде утыз елдан артык эчке эшләр министерлыгында эшлим. Утыз ел эчендә сотрудникларның хезмәт вакытында һәлак булуларын бер генә күрмәдем. Җитәрлек булды. Тик һәрберсе йөрәктә тирән яра булып уелып калалар. Әйе без барыбыз да аңлап белеп торабыз. Сафин кебек безнең барыбызның да һәлак булуыбыз бар. Без моны кабул итәбез, чөнки сайлаган профессиябез шундый. Тик безнең өчен башка юл юк шул. Безнең бары бер генә максат тора алда. Җинаять белән көрәшү. Шуңа күрә, хөрмәтле коллегалар, хезмәттә бер-беребезгә игьтибарны арттыруыгызны үтенәм сездән. Үзегезнең кул астында эшләгән коллегаларыгызга да минем үтенечне җиткерә күрегез ... . Салихов сөйләде дә сөйләде. Әллә шулай үз-үзен тынычландырды, әллә коллегаларын... Тик Хәмдия аны ишетсә дә сүзнең ни турында барганлыгын аңлый аңламады. Кызның күзләре яшь элпәсе белән каплаган, ә күз алдында канлы чәчәк сузып көчәнеп елмаерга тырышкан Хәниф басып тора иде. ––Хәмдия Идрисовна! Хәмдия дим-кыз сискәнеп китте Салихов аңа эндәшә икән- Сез киңәшмәдә ни турында сөйләшкәнне тыңламадыгыз да ишетмәдегез дә ахыры. Барысы да кабинеттан чыгып киттеләр бит инде. Хәмдия як- ягына каранып алды. Чынлап өстәл артында бер үзе генә утырып калган икән бит.

––Гафу итегез- кыз урыныннан торырга дип кузгалды.

––Хәмдия Идрисовна, тукта утырыгыз әле-дип аңа кире утырырга кушты Салихов- Сафин турындагы хәбәрне ишетү сезгә бик авыр булды ахыры.

––Аның аңында булган соңгы минутларында янында мин идем бит. Кичә генә икәүләшеп урам буйлап йөри идек. Өч көнгә бер мине РОВД ишегеннән елмаеп каршы ала иде Хәниф. Ул каршы алган көннәрне эшләве дә рәхәт иде миңа. Сафин кызның каршына килеп утырды да, җайлап соравын гына бирде.

––Кызым, син аны ярата идең мәллә? 

–Белмим, Динар Гәрәевич. Белергә өлгерә алмый калдым. Динар Гәрәевич урыныннан торып кабинеты буйлап йөренеп алды. Нинди озын хезмәт юлын үткән. Бик күп куркыныч киртәләрне җиңеп чыккан, чәчләре чаларып беткән полковник бу минутта ни эшләсен, ничек итеп кызны юатырга кирәклеген белми иде шул.

––Хәмдия сеңлем, синең отпускада күптән булганың юкмы?-дип сорады ул ниһаять бер фикергә килеп.

––Икенче елын инде отпускага чыга алганым юк-дип җавап бирде аңа кыз.

––Алайса болай итәбез, Хәмдия Идрисовна, хәзер үк ике ел өчен дә отпуска сорап минем исемгә рапорт яз, шушында ук кул да куярмын. Аннары монда бер минут та тоткарланмыйча ялга кит, сеңлем.

––Ә отдел-дип кайгысыннан бераз айный башлаган кыз күтәрелеп җавап бирде. 

–Борчылма ул яктан, син югында Перелыгина җитәкләп торыр.

––Люда сигезенче елын эшли инде, ул бу эшне башкарып чыгачак.

––Менә бит! Шулай булгач менә сиңа кәгазь, менә ручка, яз әйдә-дип кыз каршына китереп куйды Салихов. Яза башлаган җиреннән туктап Хәмдия кабат башын күтәрде:

––Туктагыз әле, Динар Гәрәевич, Марсель абый пенсиягә китәм дигән иде. Ул китсә Люда үзе генә калачак бит.

––Борчылмагыз, Хәмдия Идрисовна, мин аның белән сөйләшермен. Ике ай гына эшләп тор инде диярмен, аңлар ул. Марсель абый үзе бер отделга торырлык сотрудник

. ––Әйе аның белән эшләве бик җайлы.

––Яз әйдә яз- дип кабат кызның ручкасына ишәрәләде полковник. -Борчылма Хәмдия сеңлем барысы да син килгәнче тәриптә булыр. Кире үз кабинетына килеп кергәч Хәмдиянең күзе өстәл өстендәге ялгыз чәчәккә төште. Хәниф бүләк иткән бу чәчәкне кыз үзе дә сизмәстән сумкасына салып куйган иде. Ә инде кабинетына кайтып кергәч, аны сумкасыннан чыгарып өстәл өстендә калдырды да киңәшмәгә ашыкты. Кыз өстәл каршына килеп басты да чәчәкне кулына алды. Хәмдиягә егетләр тарафыннан беренче бүләк ителгән чәчәк. Бу алны-ялны белми торган эшендә, кызның шәхси тормышы да, яшълеге дә читтә торып калган. Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Шулай ук аңа йөрәген ачарга тартынган Хәнифне дә. Әйе аяк астындагы бәхет шул килеш торып калды. Күтәреп куенына алып, кадерли алмады аны Хәмдия. Шушы чәчәк кебек шиңәргә дучар булды. Кыз чәчәкне кулына алды да стаканга су салып аны шунда утыртты. Әй үткәнне кире кайтарып булмаса да яңа тормыш башларга беркайчан да соң түгел. Димәк яндагыларың кадерен беләргә кирәк. Ә Хәмдиянең бармы соң әти-әнисеннән башка якын кешеләре? ––Бар!-бар диде кыз үз-үзенә- Ник булмасын! Бар!. Ул ныклы бер фикергә килеп тиз-тиз җыенды да кабинеттыннан чыгып китте. Хәмдия Алинә укыган ПТУ га бик тиз барып җитте. Тик башта андагы тулай торакка кереп Алинәне эзләгәнче бәлки мондадыр дип, якындагы чәчәк кибетенә сугылды. Ялгышмаган икән, студентка башына чөеп яулык бәйләгән килеш кибет идәнен юа иде.

––Хәмдия апа!-кыз Хәмдияне күреп алуга йөгереп килеп аны кочаклап алды. –

–Исәнме,Алинә! Күрәм син укулар беткәч тә тик тормаска булгансың икән. Бик яхшы, сеңлем, сиңа акчаның бик кирәк вакыты.

––Ә нишлим инде тагын Хәмдия апа миңа акча сузып торучы юк, алдагы тормышыма ялгызыма гына юл салырга кала инде.

––Бәлки ялгызыңа гына да булмас, Алинә сеңлем? Бәлки бергәләп салырбыз?

––Бергәләп!-кыз аңышмый торды- Аңламадым, Хәмдия апа, алай ничек була соң ул.

––Менә шулай,сеңлем, әйдә бар тулай торагыңа кереп әйберләреңне җый да безгә тотырга кайтасың! Әни дә сине монда урнаштырган өчен үпкәсен белдерде. Бергәләп булгач, бергәләп була инде, Алинә сеңлем. Мин сиңа бу тормышка аяк басарга ярдәм итәрмен. Алинә күзләрен зур итеп ачып апасына карады. Чыннан шулай була аламы соң, кешеләр бер-берсенә ярдәм итәләр мени? - дигән сорау иде кызның күзләрендә. ––Сез чынлап әйттегезме бу сүзләрне, Хәмдия апа? Хәмдия моңсу гына елмайды да:

––Уйнап сөйләшә торган вакытларым күптән узган инде минем, сеңлем, хәзер сезнең чират яшьлекнең кадерен белергә.

––Мин хәзер, Хәмдия апа, анда минем җыярлык малым да юк, бер кечкенә сумкага сыя да бетә. Аның да яртысы дәреслекләр-диде дә Алинә тулай торагына йөгерде. Алинә җыенып чыккач, Хәмдияләр фатирына җәяү генә кайтырга булдылар кызлар. Көзнең инде җылы көннәре үтеп бара, җиле салкынча, тик шулай да җиһан алтынга төс матурлыгын югалтырга теләмичә, агачтан җиргә өзелеп төшкән яфракларны кызлар атлап килгән юл өстенә җәеп куйган. Берара сүсез баргач Алинә кисәктән генә сорап куйды:

––Хәмдия апа, ә сезгә чәчәкләр бүләк иткәннәре бар идеме? Көтелмәгән сораудан Хәмдия сискәнеп китте.

––Бар иде-дип җавап бирде ул.

––Ничә тапкыр?

––Бер тапкыр.

––Бер генә тапкыр? Бик аз бит ул алай, Хәмдия апа.

––Гомергә йөрәккә уелып калыр өчен кайчак шул да җитә, сеңлем.

––Ә миңа инде өч тапкыр бүләк иттеләр, Хәмдия апа. Миңа алайса тагын да тирәнрәк итеп уелыр инде шулаймы-дип беркатлыланып сорады Алинә. Хәмдия кызның шатлык тулган күзләрен күреп елмаеп карады.

––Йә, әйт әле тиз генә, кем инде ул.-дип сорады ул Алинәдән шулай елмаган килеш. Алинә бер урына бөтерелеп алды да: –

–Без аның белән бер группада укыйбыз, авыл егете ул. Чәчәкләре арзанлы билгеле. Чын йөрәктән бүләк ителгән чәчәкләрнең бәһасе юк бит. Шулаймы, Хәмдия апа?

––Шулай билгеле. Барлык чәчәкләрнең дә үз матурлыгы бар. Алар барысы да бер бәядә, сеңлем.

––Беләсезме,Хәмдия апа. Самат шундый көчле, киң күкрәкле егет. Чәчләре кап-кара. Миңа карап шундый матур итеп елмая. Ул елмаеп караса бар тәнем ут кебек кызыша башлый ... . Алинә сердәшче табылганына сөенеп апасына беренче мәхәббәте турында сөйләргә тотынды. Хәмдия аны читтән генә тыңлап, кызның бәхетенә сөенеп барды. Кемнәрдер таба , ә кемнәрдер югалта, дөньясы шулай көйләнгән димәк. Ә югалту артыннан табылу да килә кайчак. Нәрсә югалтып, нәрсә табасың бит шуны да аңлый белергә кирәк адәм баласына. Хәмдиянең кинәт тротуар өстендә аунап яткан шоколад кәгазенә күзе төште. Кыз читкәрәк парк эченәрәк күз салды, анда да тагын бер шоколод кәгазе аунап ята иде. Хәмдия шул якка таба атлап китте.

––Хәмдия апа, сез кая?-дип сорады Алинә, апасының юлы, парк эченә таба борылганлыгын күреп. Хәмдия бармагын иреннәренә якын китерде: ––Тс-с-с! Алинә чарасыздан аңа иярде. Шулай икәүләшеп парк эченә үк утеп керделәр дә, шундагы куаклык артына килеп бастылар. Ә куаклыкның каршы ягындагы скамейкада бар дөньясын онытып, сәләмә киемле чандыр гына малай шоколод ашап утыра иде. Хәмдия Алинәгә бармагы белән ишарәләп күрсәтте, син икенче яктан янәсе, кыз аңладым дип башын селкеде. Шулай сакланып кына Хәмдия малай утырган скамейкага бер яктан килеп утырды да,баланың иңеннән кочып алды.

––Хоп эләктеңме, дус кеше?! Малай сикәнеп китте дә, эшләрнең шәптән түгел икәнен чамалап, ычкынырга теләп алга ыргылды. Тик качып китә алмады шул, Алинәнең кочагына атылып керде.

––Айт кая качасың, егет?! –Алинә аның беләгеннән эләктереп алды.

––Җибәр.

––Ие шулай иткәннәр ди тагын– дип Хәмдия баланың кабат иңеннән кочаклап үз янына утыртты.-Сыпыртабыз гына имә шоколодны, Руслан?

––Мин аны сатып алдым. –

–Кайдан инде? Сафиуллин урамындагы киосктанмы? Малай боегып калды.

––Ник бер үзең генә тәмле шоколод белән сыйланып утырасың әле син, егет? Кызларны сыйларга бер дә исәбең юк ахыры синең? Руслан куеныннан ике плитка чыгарып кызлар кулына тоттырды:

––Ашагыз! Мин саран түгел!

––Үзең сатып алмагач саран түгел билгеле-дип авызын ерды Хәмдия шоколодны кәгазеннән арындыра-арындыра. 

–Рәхмәт-диде Алинә дә шоколод плиткасын кулына алып. 

–Әбиеңне күрә алдыңмы соң әле, Руслан? Малай көрсенеп куйды.

––Әби үлде. 

–Кайчан?

––Кичә җирләделәр аны, коммунальныйлар. Миңа да әбине карап калырга рөхсәт иттеләр. Хәмдия кызганып малайга карады. Менә шушы зур, миллиардлаган кеше яшәгән дөньяга тагын бер япа ялгыз калган җан өстәлде. Берүзе бит, берүзе генә бу кечкенә кеше. Аның өчен борчылып, аның өчен җан атып беркем дә яшәми. Нишләр инде ул хәзер? Тынлыкны бозып Руслан Хәмдиягә сорау бирде:

––Син мине кабат балалар йортына озатачаксың инде шулаймы? Хәмдия кирәкле җавапны таба алмыйча торды. Шул вакыт Алинә апасын коткарырга булды. Малайның кулыннан алды да:

––Әйдә безнең белән-диде.

––Кая?

––Әйе, әйдә безнең белән Руслан, бергә яшәрбез. Ризамы? Венера әбиең дә сине алып кайтырга кушты, Идрис бабаң да балыкка алып барам Русланны диде. Малайның күзләре зурайды:

––Чынлапмы?

––Әйе инде чынлап!-дидеп җавап бирде апасы өчен Алинә.

––Юк чынлап мине башка кире балалар йортына озатмаячаксыңмы?-дип кабат Хәмдиядән сорады малай.

––Беркайчанда, Руслан, башка бер каяда китмичә безнең белән яшәрсең. Мин менә, әнә Алинә апаң, әби белән бабай. Без бердәм зур гайлә булып яшәрбез. Ризамы? Руслан кабалана-кабалана куенындагы шоколодларын бушатырга тотынды.

––Алайса, алайса, алайса сез минем иң якын дусларым буласыз, мәгез ашагыз, кызлар. Хәмдиянең дә Алинәнең дә күзләре яшьләнде.

––Ә. Менә шоколодны күп итеп ашарга ярамый, тешләрең дә бозылыр, эчең дә авыртыр. Боларын да кире илтеп бирергә, ашалган кадәрлесенең хакын да түлисе булыр Руслан. Аннары син башка урлашмыйм дип егетләрчә сүз дә бирергә тиешсең.

––Син әни булырга җыенасың ахыры миңа-дип, Хәмдиядән сорап куйды малай, кире шоколад плиткаларын куенына тутырганда.

––Ник, әни булсам ярамый мыни?

––Ә сез миңа шоколод ашыйсым килгәндә сатып алып бирерсезме соң.

––Бирербез инде, бирербез-дип бу юлы Алинә елмаеп җавап бирде. Малай көрсенеп куйды да:

––Ну ярар алайса башка урлашмыйм –дип егетләрчә вәгъдә бирде. Алинә Русланга кулын сузды:

––Киттекме? Малай кызларның уртасына кереп басты да икесендә җитәкләп алды:

––Киттек!

Әйе тормыш кичәге, яки бүгенге көн белән генә бармый. Ә алдагы көннәргә ышаныч белән карау өчен, адәм баласы үз алдына максат куярга тиеш. Үткәне-үткән. Киләчәге алда. ә Хәмдиянең киләчәге бар, чөнки ул үз алдына максат куйды. Һәм шуны үтәр өчен бер тамчы көчен кызганмаячак. Аның бит хәзер җиткән кызы белән кечкенә улы бар. Юк яшь әни аларны ялгыз чәчкә кебек юл читенә ташлап калдырмаячак. Балаларга зур тормышка аяк басып, чәчәк атарга ярдәм итәчәк ул. Ә бу киләчәккә ышаныч дигән сүз. Хәмдия яныннан тик кенә атлап бара алмыйча төрткәләшеп барган балаларының уенына үзе дә сизмәстән кушылып, алар белән бергә чабып китте. Көзге тыңлыкка чумган шәһәр паркында шатлыктан көлешкән тавышлар яңгырады. Ә юл читенә көзнең салкынына бирешеп шиңә башлаган чәчәкләр бик күп иде әле. Юл буенда үскән Күк чәчәк, Каршы ала ялгыз язларны . Җиргә иңгән авыр таҗлары. Өмет итми безнең назларны. Юл буенда үскән гөлләрне, Нигә һаман күрми үтәбез? Ходай биргән гүзәл таҗларны, Чүп үләне диеп йөртәбез ! Юл буенда үскән гөлкәем , Нигә алдың Ходам газабын? Бирешмичә һаман үрлисең, - Нигә дөнья шулай тар – дисең. Киң дөньяда урын тапмаган, Юл читенә язмыш ташлаган. Таҗларында энҗе тамчылар, Яшен сөртәр куллар тапмаган !

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»