поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кризис ул шундый кызыклы вакыт. Менә ул бетәр дә яхшы яши башлармын дип уйлыйсың. Ә ул бетә дә, ә син нәкъ шул вакытта яхшы яшәгәнеңне аңлыйсың.

Бүген кемнәр туган
  • 15 Август
  • Рөстәм Мингалим (1937-2014) - шагыйрь
  • Эмиль Гарипов - хоккейчы
  • Рәхим Саттар (1912-1943) - язучы
  • Һади Атласи (1876-1938) - язучы
  • Тимур Юнысов (Тимати) - җырчы
  • Гүзәл Төхфәтова - галим
  • Ильяс Фәйзуллин - рәссам
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
29.06.2017 Икътисад

Ипотекага яңалык кертәләр

Ипотека кредитының процент күләме кимергә мөмкин. Торак алучыларга моңа кадәр күрел­мәгән шартлар тудырырга ышандыралар. Кайбер заем бирүче банклар кредит алырга теләү­че­ләргә бераз гына сабыр итәргә куша башлаган. Ел башыннан ипотека ставкасы 1,2-1,5 процентка ки­мегән. Бу хакта ипотека торак кредиты агентлыгы (АИЖК) хәбәр итә.

Гыйнвар аенда фатирны уртача еллык 12 процент белән алырга мөмкин булса, бүген бу сан 10га калган. Махсус программалар буенча би­релгән кредитларның процент ставкасы тагын да түбәнрәк, дип ачыклык кертә бел­гечләр.

АИЖК мәгълү­матла­рын­нан күренгәнчә, дүрт ай эчендә илдә 1,8 триллион сумлык ипотека рәсмиләш­терелгән. Мисалга, апрель аенда 49,58 мең кешегә 87,57 млрд сумлык кредит би­релгән. Узган ел исә бу айда 50,79 мең кеше 82,66 млрд сумлык рәсмиләштер­гән бул­ган. Күренеп тора, кредит суммасы арткан. Ә алучылар саны кимегән.

Ипотека кредитына ни өчен үзгәрешләр кертергә уйлыйлармы? Чөнки торак базарында вәзгыять күпләр­не уйланырга мәҗбүр итә. Төзелә торган йортлардан фатир сатып алырга теләү­че­ләр саны кимегәч, төзелеш оешмалары кыен хәлдә калды. Моны истә тотып, ил кү­ләмендә бу проблемадан чыгу юлларын табарга кирәк­леге турында сүз алып барылды. Яңа йортлардан фатир алырга теләүчеләргә өстенлекле кредит тәкъдим ителү дә шуның нәтиҗә­сен­дә. Күптән түгел Премьер-министр Дмитрий Медведев та банк­ларда ипотека кредиты ставкасы 6-7 процентка калырга тиешлеген әйтте. АИЖК җи­тәкчесе Алек­сандр Плутник белән Сбербанк рәи­се Герман Греф бу хәл алдагы ике елда тормышка ашачагын җит­керә.

Русипотека аналитик үзә­ге башлыгы Сергей Гордейко исә процент ставкасы кайбер кешеләргә мөһим булмавын да белдерә. Бак­саң, ипотека кредиты алучылар арасында йортның кайда урнашуы, фатирның үзенчәлек­ле булуына өстен­лек бирү­челәр дә бар икән. Тик андыйлар саны бик аз икән. Күпчелек ташламаларга кызыга. Баш өстендә нинди дә булса түбә булдырырга те­ләү­челәр отышлы вариантлар булганда гына ипотека рәсмиләштерергә тырыша, ди ул.

Торак базарында арзанлы фатирларга сорау да күбрәк икән. Икенчел базардагы бөтен мөмкинлекләре булган бик үк иске булмаган фатирлар да тизрәк сатыла. Ә менә яңа төзелеп килә торган йортларда бәянең төзелеш барышында үзгә­реп торуы күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.

– Икътисадый хәлгә анализ ясасак, аның тотрыклы һәм шул вакытта яхшырак булуын телисе килә, – ди күчемсез милек буенча белгеч Олег Репченко. – Фатирлы булырга теләүчеләрнең күпчелеге кеременең тот­рыклы булмавыннан зарлана. Кредитны түли алмауларыннан куркалар.

Олег Репченко торак алу өчен ипотеканың иң кулай алым булуын да җиткерә. Ул беренче взносны мөмкин кадәр күбрәк тупларга ки­рәклеген белдерә. Ә менә бе­ренче кертемең булмаган килеш ипотека рәсмиләш­терергә кирәкми дигән ки­ңәшен дә җиткерә. Моннан тыш ипотеканы 15 елдан да артыкка алырга ярамый икән. Айлык түләүләре ким кебек күренсә дә, гомуми суммасы шактый чыгачак.

Сүз уңаеннан, Росреестр мәгълүматларына күз салсак, биш ай эчендә Татарстанда 40 меңләп ипотека килешүе теркәлгән. Шуның 17 меңләбе торак йортлар булса, 1800е – яшәү өчен булмаган биналар, 5500е – җир кишәрлеге. Ипотека киле­шүе нигезендә биш ай эчен­дә 8 мең кеше, социаль ипотека буенча 3388 гаилә фатирын үз исеменә рәсми­ләш­тергән.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы