Шашлыкка ит сораган идем #ильназгарипов #шоустудияильназ #добыча #роднаядеревня #хасаншаих #рататуй
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2017 Шоу-бизнес
Кызлар Илназ Гариповны төрмәгә утырткан (ВИДЕО)Җырчы Илназ Гарипов белгечлеге буенча юрист булса да, үзе бик гади, җор теле һәм юмор хисле егет. Шул сыйфатларга карамастан, ул бер тәүлек буе төрмәдә утырып чыккан, ышанасызмы? Казанда парковкадан чыгып барганда, җырчы Лексусының көпчәге белән ялгыш ике плитканы кубара. Үзе моны күрми-сизми китеп бара. Ләкин кунакханә җитәкчелеге бу, бер уйлаганда юк кына эшне зурга җибәреп, җырчыны судка биргән. "Югыйсә, парковкадан чыгу юлын кунакханәдә эшләүче кызлар күрсәтеп торды. Ә үзләре минем өстән гариза язган, әле розыскка да биргәннәр", - дип көлеп сөйләде Матбугат.ру хәбәрчесенә Илназ Гарипов. "Бәлки, алар сезне ошатып, үзләренә игътибарыгызны шундый тәвәккәл адым ясап җәлеп итәселәре килгәндер?" дигән сорауга ул: "Бәлки шулайдыр, тик судка, кызганыч ул кызлар никтер килмәде шул", - дип җавап бирде. Иң кызыгы, артистның машина йөртү стажы 10 елдан артык икән. Ай саен штрафлар җыелса да, вакытында түләп барам, ди ул. Штрафларны, күбрәк, тизлекне арттыру сәбәпле салалар икән. Нишлисең, бу бик күп йолдызларга хас күренеш инде. Концертлар, гастрольләрдә йөрүче җырчыларның ашыгуы гаҗәп түгел, өлгерәсе бар бит. Илназ кунакханә кызларына да, җитәкчелегенә дә үпкәләмәвен әйтте. "Барыбыз да кешеләр, барыбызда бер юлдан йөрибез, мондый хәл теләсә-кем белән була ала, игътибарлы булырга кирәк", - ди ул. Шулай итеп, үзе юрист булган җырчы Илназ Гарипов 1 тәүлек утырып та чыккан, кунакханәгә китергән зыянны да каплаган. "Камерада нишләдегез инде?" дигәч, "Туйганчы йокладым", - диде ул көлеп. Ә юмор хисе егеттә, чыннан да, зур. Бу аның Инстаграмдагы фотоларыннан да күренә.
--- |
Иң күп укылган
|