поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.06.2017 Ана теле

Ана теле: "Әйтәсем килә" дию дөресме?

Күрше кафедрага таныш галимәбез янына кергән идем, “Мөдиребезгә җитмеш яшь, ихластан котлыйсы килә, тәбрикнамә язып утырам”, диде. Юбилей кичәсендә дә булырга туры килде. Ханым сәхнәгә чыгып басып: “Юбилярны ихластан котлыйсы килә, дип, тәбрик сүзләрен әйтә башлады.

Тик мин нишләптер аның бу сүзләренә диккатьне киметеп, теге көнне әйткән “котлыйсы килә” гыйбарәсен әле генә әйткән “котлыйсы килә”се белән чагыштырып алдым. Бүген бит аның аңында инде котлыйсы килү теләге түгел иде, ул моңарчы күңелендә булган  шул теләген гамәлгә ашыра, ягъни котлый иде. Нигә котлыйм димәде – уендагы фикеренә тәңгәл төшенчә әйтмәде, нигә мантыйкый хатага юл куйды?

   Бу чыннан да хата иде. Соңгы елларда ул аерым кешеләр генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек юл куя торган, бигрәк тә гаммәви чараларда еш күзәтелә торган хатага әверелеп бара. Моңа дәлил җитәрлек.

   Сүз уңаеннан дәлил турында. “Матбугат.ру”да махсус рубрика ачуыбызның төп сәбәбе ул –сөйләмебездә юл куела торган, гомумтаралыш ала башлаган хаталарны кисәтү. Бу хакта сүз кузгатыр өчен шушы хатаны аерым бер кешенең яисә бер даирәнең генә тоеп, бу хакта кисәтүе җитми, “миңа ошамый яисә безнең авылда алай әйтмиләр”, дигән бәя әле ул хатаны таный торган хак, фәнни бәя була алмый, ә бәлки киң җәмәгатьчелекнең, тел фәне даирәләренең тануы, борчылуы, кисәтергә алынуы зарур. Ә моңа дәлил җитәрлек булырга тиеш. Шуларга нигезләнеп, хөкүмәт дәрәҗәсендәге рәсми оешма (мәсәлән, Республика термин комиссиясе) ул хатаны төзәтү чаралары күрергә тиеш.

   Хатаның асылы: кеше бер нәрсә уйлый, бүтән мәгънәле сүз әйтә:  “Яңа гасыр – Планета” каналында театр артисты әңгәмә барышында: “...тамашачыга рәхмәт әйтәсем килә”, ди. Бу мәлдә бит ул инде теләп кенә калмый, ә бәлки теләгәнен гамәлгә ашыра, ягьни котлавын белдерә  – әйтә. 

   Шул ук каналда икенче бер әңгәмәдә җурналистлар: “Сорау бирәсе килә; Теләкләр телисебез килә” диде. Ә үзләре сорау бирделәр, теләк теләделәр. Яшьләр тапшыруында бала: “Ә хәзер минем сезгә шигыремне укып китәсем килә”. Икенче бала: “Шигыремне тәкъдим итәсем килә”, дип шундук шигырь укый башладылар; “Укыйм”, “Тәкъдим итәм”, дияргә тиеш иде бит! “Башваткыч” тапшыруында уенчы үз бүләген тапшырганда “бүләк итәсем килә”, дип, бүләген сузды.

   Болгар радиосында Дилбәр: Бүгенгә намаз вакытларын “әйтәсем килә” дигәч, тыңлаучы нәрсә уйларга тиеш иде (2017, 30 май). И.Кыямов та: “Рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә”, дип, сүзләрен шундук җиткерде. Турыдан-туры мәгънәви хата булмаса да, урынсыз, артык гыйбарә барыбер сөйләмгә – аңлашуга хыйлафлык китерде.

   Килешәсез булыр: бу кимчелек турында сезнең дә беренче укуыгыз түгел, мин дә беренче булып искәртүче түгел, “Бәйләнчек мөхәррир” дигән куен дәфтәремдә бер укучы ханымның 2008 елда ук “Татарстан яшьләре” газетында  шушы хата турында бик борчылып язган хаты теркәлгән. Ун ел чамасы узган, нигә бернинди тәэсире булмады: калыпка күнегү шулкадәр көчлеме, әллә газет укымыйбыз, әллә бүтән сәбәпләре бармы?

   Нигә сиземләмибез, күнегәбез соң уйны ялгыш белдерү хилафлыгына? Калып-штамп дигән кәсәфәт шушы инде ул. Психолингвистика таный: иҗтимагый фикерләү, аралашу барышында сүз генә түгел, бөтен бер гыйбарә калыплана, штампка әйләнә. Еш кулланыла торган төшенчә кеше аның мәгънә эчтәлеген уйламый башлагач, ул калыпка әверелә: Бездә дә алар шактый: бүгенге көн, башын аска (түбән) иеп, күзлегеннән чыгып, көнне төнгә ялгап, дүшәмбе көнне, август аенда, утыз гектар мәйданда, 100 километр озынлыкта, быелгысы елда һ.б.

   Шушы көннәрдә генә Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тапшыруында  күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең туксанынчы елларда  язылган чыгышын ишеттерделәр. Матбугатта, радио, телевидениедә юл куелган тел хаталарына борчылып сөйләгән, аларның сәбәпләрен ачыкларга тырышкан. Күбесе урысча фикерләүгә ияреп, татарчага уңышсыз тәрҗемә ителгән штамп-калыплар: бүгенгесе көн, тоткарлаганнар (тотканнар урынына) һәм башкалар. Арада әйтәсе килә дә бар. Ул аның сәбәбен тирәнтенрәк – татарның психологиясе белән бәйләп аңлата: бу – җаваплылык алмаска тырышу билгесе, әйтәм дип кистереп белдерсә, бу җаваплылык алу була, ә менә әйтәсе килә кистереп кенә белдерү түгел әле, ди. 

   Кальканы тоемлау сәләтен, тырышсаң, үзеңдә булдырып була, тик аның нәтиҗәсе уңай булсын. Кайбычтан радиога килгән табиб “Рәхмәт әйтәм”, диде дә, тукталып торып, “...Әйтәсем килә” дип үзен-үзе “төзәтте”. Зәхмәт штамп шул хәтле  көчле мени соң!

    Шөкер, тел сүзнең, гыйбарәнең  дөрес вариантын да саклый – тәнкыйтькә алынган тапшыруда да яшь егетебез: “сәләм җиткерәсе килә, тик вакыт чыгып бара”, дип дөрес әйтте. “Башваткыч”та да Мамадыш районының җиңүче кызы, ике ярышташыннан аермалы буларак , “сәлам җиткерәсе килә”, димәде, ә “... сәлам җибәрәм”, диде, Рәхмәт аңарга!  Чыннан да лаеклы җиңүче икән!

    Мондый рәхмәтләрне ешрак әйтергә язсын дигән сәер бер теләктә калабыз.

                                              Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»