29.06.2017 Ир белән хатын
Туйда кияү "Ун бала алып кайтачакбыз" дип ычкындыра
Мөслим районы егете Феликс Кинарский туйда кадерле кияү булып утырганда: “Светлана белән ун бала алып кайтачакбыз”, – дип ычкындыра. Әйткән сүз – аткан ук, Ходайның “амин” дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Унга җиткерергә дә күп калмаган инде. Кинарскийлар гаиләсендә җиде бала үсә. Светлана белән Феликсның өйләнешкәннәренә – 19 ел. Иргә – 39, җәмәгатенә – 38 яшь.
Светлана гаилә корганда биш бала теләгән, үзе дүрт балалы гаиләдә үскән. “Алла бабай ничек язган бит инде”, – ди хатын. Төпчекләре Мирослав май аенда туган. Калганнары – берәү, икәү, өчәү... җидәү. Сөбханалла, санап чыгарга гына да күпме кирәк: Эрнест, Ранэльд, Ангелина, Анжелла, Радмир, Снежана. Олысы Эрнестка – 18 яшь. Ул Чаллыдагы кадетлар мәктәбендә һәм политехник көллияттә укый. Ранэльд тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Әлмәттәге медицина көллиятенә укырга киткән. Икесе дә бюджет бүлегендә белем ала. Бу урында әтиләре: “Балалар башлы безнең, тәртиплеләр дә. Берсеннән дә зарлана алмыйм”, – ди. Ул-кызлары белән горурлануы йөзенә чыккан. Чаллыдагы көллият кураторы да: “Шундый егет үстергән өчен рәхмәт”, – дип, күңелләрен күреп тора икән. Ата-ана өчен баласы турында шундый сүзләр ишетү ничек рәхәт. Мирослав тугач, район башлыгы Рамил Муллин да өйләренә килеп котлап, бүләкләр калдырып киткән.
Эрнест белән Ранэльд җәйге каникул чорында акча эшли. Мөслим районы үзәгендәге ялт иткән “Курай” паркын төзегәндә юл түшәүдән алып, әллә никадәр эшкә өйрәнгәннәр. Ишле гаиләдә үсүче егетләр 14 яшьтән гаилә казнасына акча кертә. “Акчаның болай гына килмәгәнен кечкенәдән белеп үсәләр. Бер үк вакытта кул эшләренә дә остаралар. Тормыш көткәндә анысы да кирәк булачак”, – ди Феликс. Ул сөйләгәндә шундый нәтиҗә чыгарып утырдым: бу гаиләдә ата-ана балаларына әзер балык түгел, кармак тоттыра икән. Әзер балык көннәрдән бер көнне бетә, юкка чыга, ә кулда корал булганда балыкны теләсә кайдан һәм теләсә кайчан тота аласың. Ягъни җиде юл чатында калганда да балалар нишләргә белмичә аптырап басып тормаячак, чарасын табачак.
Феликс районда зур төзелешләрне алып баручы “Евростиль” подряд оешмасында төзүче булып эшли. Гаилә кереме хакында сөйләшәбез. “Акча зур гаиләгә ашарга, эчәргә җитә, ләкин адәм баласының икенче, өченче планнары да була бит. Менә аларына кысылырга туры килә”, – ди гаилә башлыгы. Ике җир кишәрлекләре бар. Берсен – Яңа Усыдагысын икенче балага бирелүче “Ана капиталы” акчасына алганнар. Анда бура бурап куйганнар. Малайлар үсә бит, башка чыгарырга туры киләчәк. Мөслимнән Президент Рөстәм Миңнеханов программасы буенча өченче балага бирелүче җир кишәрлеген алганнар. Шулай итеп, ике баланың мөлкәте бар. Ә өченче, дүртенче, аннан соң туган балаларга? Кайбер төбәкләрдә машина, фатир бирәләр дигән хәбәрләр йөри... Берсе дә артык түгел.
Ил җитәкчеләре демография мәсьәләсен кайгыртабыз дип, бала табарга өнди. Ә булышуга килгәндә, күп балалы гаиләләргә әллә ни юмартлык күрсәтмиләр. Ишле гаиләләрнең байтагы аз керемле булып көн күрә. Әниләре балалар карап эшкә чыга алмый. Гаилә йөген тартып бару тулысынча бер ир җилкәсенә өелеп кала. “Балалар бакчасына түләргә кирәк, мәктәптә ашау-эчү дә бушлай түгел. Берьюлы дүртәр бала укыта башласаң, чыгымнар шактый җыела, – ди Феликс. – Шуның өстенә газы, суы – коммуналь түләүләр шактый. Субсидия каралган, ул – 1 мең сум тирәсе. Аны бүлә башласаң, нәрсәгә җитә? Коммуналь түләүләрнең берсен генә вакытында түләми калсаң, субсидия турында уйлыйсы да юк”. Бәйрәмнәр дә бар бит әле. Анда да һәр балага тәмле ризык, бүләк, матур күлмәк кирәк. Ә таныш-белеш, балаң күп булгач, акчаны көрәп аласыңдыр, дип шаярта икән. Хөкүмәт ул ятим балалар үстергән гаиләләргә генә акчаны мулдан түли.
– Балалар мәктәптән кайткач та, бүген нәрсә эшлибез дип кенә тора. Менә быел бәрәңгене иртәнге өчтә торып утырттык, – дип сүзне икенчегә борды Феликс. – Барыбыз бергә эшләгәч, тиз ерып чыктык. Быел Светлананың әтисе үлде, шуның кырыгына чыгып киттек. Башта әнисен җирләгән идек...
Кинарскийлар җәйләрен себерке җыеп, бәйләп саталар. Гаиләдә хәтта алты яшьлек кыз да бу эшнең нечкәлекләрен сөйләп бирә ала. Себерке җыяр өчен иң элек урман хуҗалыгы җитәкчелегеннән рөхсәт алырга кирәк. Ә әзер чималны урнаштыруда кыенлыклар юк, үзләренең клиентларын булдырганнар. Акчаның бер өлешен кышын коммуналь түләүләр өчен җыеп куялар. Себеркене әзерләп бетергәч, табигатьтә шашлык пешерәләр. Өйдә әниләре өчпочмак, бәлеш пешереп сыйлый. Тәмләп ашагач, арулар да онытыла. Үзләре салып кергән болын кадәрле йортлары бала-чага тавышына күмелә. Аннары гөмбә, җиләк җыюлар китә, бергәләп эшкәртәләр дә. Җәйге көннәрдә күрше-күлән: “Күренмәдегез, кайда йөрисез?” – дип югалта икән үзләрен. Алар – урманда, болында... бакчада. Зур теплицалары бар. Кәбестә, кыяр, помидорны күп үстерәләр. Берсен дә әрәм итмичә, кышка тозлап куялар. Бәрәңгене өч бакчада утырталар. Үзләреннән артканын саталар. Светлананы бәби табарга да бәрәңге бакчасыннан гына алып киткәннәр. “Берсендә дә корсак күтәреп, ял итеп ятмады хатын. Балаларны эш арасында гына алып кайтабыз. Барысы да сау-сәламәт”, – ди Феликс.
Мирослав тугач, бер танышлары кечкенә Снежанадан: “Ничек, хәлегез?” – дип сораган икән. Кыз: “Менә балалар күбәйде, машина бәләкәйләнде, ничек сыярбыз”, – дип олыларча җавап кайтарган. Мондый гаиләләрдә үсүче балалар кечкенәдән үз гаме белән түгел, өй гаме белән яши башлый шул.