|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2017 Җәмгыять
Казан онлайн-түләүләр куллану буенча лидерлар рәтендәКазанлылар электрон акча белән иң күбе мобиль элемтә, ТКХ, авиабилетлар, ЮХИДИ штрафлары белән күңел ачу чаралары өчен түлиләр икән. Шушы һәм башка позицияләргә нигезләнеп Казан онлайн-түләүләр куллану буенча 4-5 урында тора. Бу хакта бүген журналистларга «Яндекс.Деньги» вәкилләре сөйләде. Моннан тыш контактсыз, ягъни картаны махсус аппарат ярдәмендә пин-кодны кертмичә генә түләү һәм дәүләт хезмәтләре өчен онлайн-түләүләр дә популярлашкан. Күңел ачу чараларына килгәндә, казанлылар экономиялиләр икән - бу күрсәткеч 30%ка гына арткан. Хәйрия түләүләре дә шул дәрәҗәдә: чама белән 40%ка арткан. «Казан лидерлар рәтендә», — дип билгеләп үтте компания вәкиле Евгения Арнаутова. Казанлылар онлай-түләүләрне иң еш кулланучы урыннар:
--- |
Иң күп укылган
|