поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.06.2017 Җәмгыять

Казанда Бауман урамының исемен үзгәртмәкчеләр

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Казандагы Бауман урамына Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте. Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан Татарстан президентына мөрәҗәгать белән чыкты.

Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга рәхмәт белдерелә һәм Татарстан башкаласы Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә azatliq.org.

«Сөембикә ханбикәнең сөргеннәрдә газап чигүендә һәм билгесезлектә вафат булуында, хәтта кабере дә билгесез булуында аны Казан алынмас борын дошман кулына биреп җибәргән татарлар үзләре дә гаепле. Һәм безгә бу тарихи хатаны төзәтергә, Сөембикә ханбикәнең исемен дәүләт дәрәҗәсендә яңадан халыкка кайтарыр вакыт җитте. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Казанда Сөембикә ханбикә исемендәге урам да юк, аның исемендәге мәйданнар, мәдәният йортлары да юк, бу темага дәүләт дәрәҗәсендә фәнни-мәдәни чаралар да үткәрелми. Һәрхәлдә, татар зыялылары Сөембикә ханбикәнең исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр белән Татарстан җитәкчелегенә еш мөрәҗәгать итсәләр дә, милли элита аның язмышына битараф кала бирә», диелә мөрәҗәгатьтә.

Шушылардан чыгып мөрәҗәгать авторлары Казанның хәзерге Бауман урамын Сөембикә ханбикә урамы дип үзгәртергә тәкъдим итә. «Революциягә хәтле бу үзәк урам Проломная, дип аталган, чөнки урыс гаскәре шуннан җимереп Казан кирмәненә бәреп кергән. Революциядән соң бу урамга бомбист-террорист Бауман исемен биргәннәр, шул хурлыклы исем бүген дә саклана. Безнең милләт шушы җимерүчеләр исеменә генә лаекмыни соң инде? Нигә ханнарыбыз һәм ханбикәләрнең исемнәрен үзәк урамнарга куймыйбыз, бу бит татар тарихын да мәңгеләштерү булыр иде. Казан кирмәнендә Кол Шәриф мәчете төзелү, Сөембикә манарасы янында Казан ханнарының җәсәдләрен зурлап җиргә тапшыру шушы зур эшләрнең башы булды. Сөембикә ханбикә шәхесенә карата да шушындый зур игътибар һәм хөрмәт булсын иде, ул моңа лаек» диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгать авторлары бу мәсьәләне озакка сузмыйча, Бөтендөнья татар конгрессының корылтае үткән көннәрдә, «Сөембикә ханбикәне шушы урамнан тоткын итеп биреп җибәргән август аенда ук хәл итүне — Бауман урамын Сөембикә ханбикә урамы, дип үзгәртергә тәкъдим итә.

Хөрмәтле укучылар, ә сез Сөембикә ханбикә исемен Бауман урамына кушуны хуплыйсызмы?


---
Идел
№ --- | 28.06.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»