26.06.2017 Хәйрия
"Ипотекага түләргә 1 миллион сум кирәк, дип керделәр. Кодрәтебездән килсә, һәркемгә булышыр идек”
Маһиҗиһан апа, бичара, 80 яшь тулырга 5 көн кала үлеп китә. Үләр алдыннан улына болай дип әйтеп калдыра: “Сандыктагы, шкафтагы әйберләрне барла. Сез бүләк иткән яңа киемнәрем күп. Аларны кимәссез инде. Чүп җыеп, тузып, исраф булып ятмасыннар, “Зәкәт” фондына илтеп бир. Кирәк кеше рәхәтен күрсен...”
Улы әнисенең соңгы васыятен үти. Адресларын табып, Лобачевский урамындагы 6 нчы йортта урнашкан фондка өр-яңа өс һәм аяк киемнәре китерә.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фондына өс-баш кына түгел, башка төрле ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. “Без, хәйрия юнәлешендә ел дәвамында эш алып барабыз”, – ди фондның генераль директоры Ирек Җиһаншин.
Быелның 1 гыйнварыннан башлап бүгенгә кадәр сиксән кешегә 1 миллион 477 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәткәннәр. Акчалата дигәндә, кеше кулына акча тоттырып җибәрү күздә тотылмый. Церебраль паралич, аутизм, даун чире белән авыручы балаларның ата-аналары, тернәкләндерү дәвасы өчен матди ярдәм күрсәтмәссез микән, дип тә киләләр. Акча шул үзәкләргә күчерелә. Андыйлар саны, ни кызганыч, елдан-ел азаймый, арта гына. “Зәкәт” фонды хакында таныш-белештән ишетеп киләләр. Кайберсенә фонд – соңгы таяну ноктасы. Өендә янгын чыгып, бернәрсәсез урамда калган кешеләр дә, ерак юлларда документын, акчасын урлаткан кешеләр дә шушында килеп сыена. Күтән түгел генә Әнвәр атлы бер ир-ат килеп керә. Мәскәүдән Уфага барышы икән. Поездда акчамны алдырдым, дип аңлаткан ул үз хәлен. Мин – мөселман, кире бормагыз инде, дигән. Догалар да укып күрсәткән. Фондның бер хезмәткәре аның белән тимер юл вокзалына барып, Уфага билет алып, юлаучыны утыртып озатып калган.
Хәйрия фонды операциягә яки тернәкләндерүгә мохтаҗ балалар хакында социаль челтәрләрдә дә мәгълүматлар урнаштыра. Аларга акчалата булышу өчен махсус номерлары да бар. Кеше шуның аша билгеле бер балага акча күчерә. Шул ук номерга акчаны сәдәка итеп тә җибәрергә була. Ул акча фондка килә һәм иясенә җиткерелә. Шимбә, якшәмбедән кала һәр көнне бушлай киемнәр дә кабул итәләр һәм аларны тараталар да. Хәйрия кибетенә инвалидларга кирәк булган коляскалар, култык таяклары, памперслар да алып киләләр. Һәр китерелгән әйберне, сәдәкане дога кылып, рәхмәт әйтеп алып калалар.
– Тагын бер юнәлешебез, – дип сөйли Ирек хәзрәт. – Ел дәвамында һәр сишәмбе көнне хәләл рестораннар белән алдан сөйләшеп, аз керемле мохтаҗларга, ялгыз әби-бабайларга ашау-эчү оештырабыз. Рамазан аенда ифтар уздырабыз. Күптән түгел “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә 150 кеше җыеп авыз ачтырдык. Шөкер, ярдәм итәр идек, дип хәллерәк кешеләр безгә үзләре дә чыга. Бер хәләл ресторан хуҗасы көн саен дүрт кешене ашатыр идек, дигәч, ураза тотучы аз керемле гаиләләрне ифтарга шунда җибәрә башладык. Рамазан аенда фитра, фидия сәдәкаләреннән килгән акчалардан азык-төлек җыелмалары әзерләп аларны да күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ятим балаларга өләштек.
“Зәкәт” фондында аларның исемлеге бар. Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә сәдәкаләрне шул исемлектәге кешеләргә тапшырган. Бу атнада 100гә якын кешегә азык җыелмасы әзерләгәннәр. Үзләре килә алмаган мохтаҗ ялгыз әби-бабайларның адреслары буенча өйләренә илтеп бирәләр икән. Ирек хәзрәт белән әңгәмә корып утырганда бүлмәгә бер апа килеп керде. “Үземнең зәкәт өлешемне китердем. Танышларым фитра сәдәкасен биреп җибәрде”, – дип хәзрәтнең кулына берничә кәгазь битендә акча һәм исемлек тоттырды.
Әсфира апа үлемтеккә дип җыйган акчасыннан зәкәт чыгарган. Дөресен әйтим, мондый хәл белән көн дә очрашып тормагач, кызыксынуым артты. Ирек хәзрәт аңлатып бирде. “Әйе, безгә үзләренең зәкәт өлешен китерүчеләр дә бар. Зәкәтне акча белән генә түгел, мал белән дә бирергә мөмкин, – диде ул. – Голәмәләр шурасының быелгы карары белән зәкәт хисабы 198 мең сум, ягъни мөселман кеше шундый күләмдәге акчага яки 85 грамм алтынга ия икән, динебез буенча ел дәвамындагы кеременең 2,5 процентын, икенче төрле әйткәндә, кырыктан бер өлешен зәкәт итеп мохтаҗларга бирергә тиеш. Кеше бай булып та, зәкәт өлеше чыгармаса, аның газабы бу дөньяда да, ахирәттә дә була. Зәкәт чыгарган кешенең үзенә дә, гаиләсенә дә Аллаһы Тәгалә көтелмәгән җирләрдән бәрәкәтен бирә. Әсфирә апа шикелле өлкәннәр малыннан өлеш чыгарырга тырышса да, “череп” баеганнар, ни кызганыч, фондка килеп, акча бүлешергә бик ашыкмый.
“Зәкәт”кә нинди генә гозерләр белән мөрәҗәгать итмиләр. Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче Өммегөлсем апа күршесендә әниләре үлеп, авыр хәлдә калган абыйлы-сеңелле бертуганнар яшәп ятуын сөйләп киткән. Төрмәдән чыккан кешеләр кияргә кием, ашарга ризык сорап килә. Янгын чыгып йорты янган кешеләргә төзелеш материалы кирәк. Фондтагылар аларга ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Күпмедер вакыттан соң, елый-елый рәхмәт әйтеп китүчеләр дә була. “Кеше безнең бусаганы атлап кергән икән, димәк, юкка түгел”, – ди Ирек Җиһаншин. “Кире борырга туры килгән чаклар бер дә булмадымыни?” – дип сорадым хәзрәттән. “Андый очраклар да бар, – ди ул. – Берсендә ипотекага фатир алдым, түләргә акча җитми. 1 миллион сум акча кирәк, дип керделәр. Ярдәм итә алмавыбызны әйттек, гафу үтендек. Кодрәтебездән килсә, һәркемгә булышыр идек...”