поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.06.2017 Шоу-бизнес

Салават Миңнеханов Гүзәлемгә яулык бәйләтмәкче?

Яшь һәм чибәр Гүзәлем соңгы арада фотосурәтләргә башына яулык бәйләп яисә тюрбан киеп төшә башлады. Ире Салават Миңнеханов, үзе әйткәнчә, намазда, ураза тота. Бәлки Гүзәлем дә яулык япкандыр? Җырчының үзенә шалтыратып алдык.

- Гүзәлем, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Җәйге ялларыгызны ничек уздырасыз?
- Хәлләрем әйбәт. Җәй көтелгән ялдан башланды. Каенанам һәм Салават ягыннан туганнар белән Төркиягә бардык. Ирем, ул вакытта хастаханәдә булу сәбәпле, бара алмады. Мин, үз чиратымда, яңа эмоцияләр, яңа идеяләр, яңа көч туплап кайттым. Кайту белән яңа клип төшердек. Ураза аенда концертлар, чыгышлар юк: күп артистлар ял итә. Салават бу вакытны бушка уздырмый: өч клип төшерде. Ә мин үзебезнең “You Tubе” каналына матурлык блогларын төшерә башладым. Беренче чыгарылыш меңләгән карау җыйды һәм тамашачыларда кызыксыну уятты. Сораулар күп килде. “Яулыкны ничек матур итеп бәйләргә?” – күпләрне шул кызыксындыра. Икенче чыгарылышны нәкъ шул темага багышлаячакбыз да.
 

 
- Яулык дигәннән... Салаватның диндә булуы билгеле, соңгы арада сез дә һәрчак яулык бәйләгән.
- Без очрашып йөргәндә үк, Салават мәчеткә йөри иде, әмма һәрвакыт түгел. Әтием белән танышканнан соң, дингә карашы тагы да җитдиләнде. Әти-әни янына кайтканда, әтием Салаваттан: “Җомга намазына йөрисеңме?” – дип сораган. “Кайчагында йөрим”, - дип җавап кайтарган. “Кайчагында түгел, һәрвакыт йөрергә тырыш. Укый белмәсәң дә, җәмәгать белән басып торганда да, кабул була ул”, - дигән. Шуннан бирле Салават һәр җомга саен намазга мәчеткә йөри. Ул моңа тиклем дә ураза тоткан булган, дуңгыз итен ашамаган. Тулысынча дин юлына басу уйлары булган, без кавышкач, әти моңа тагын да этәргеч булып торды. Алар икесе дә диндә. Мөнәсәбәтләре бик җылы. Әни белән безне дә өндиләр. “Бергә намаз укулары күпкә рәхәт булыр иде”, - диләр. Әмма мәҗбүриләмиләр.
 

 
Әйе, соңгы арада сәхнә һәм көнкүреш киемем, имиджым үзгәрде. Бу – күңелем теләге, ә Салават кыставы түгел. Быел бик күп мөселман кибетләрендә булдым, бу өлкәдә уңышларга ирешкән дизайнерлар белән танышам. Мөселман киемнәре бик матур, аларның ниндие генә юк! Андый образлардан соң кыска итәк, ачык кофталар киясе дә килми. Дөресен генә әйткәндә, артык ачык киемнән моңарчы да йөргәнем дә юк иде. Ә иң мөһиме: яулык һәм тюрбан киеүем иремә бик ошый. Аның миңа беркайчан да: “Булды, яулык бәйлә!” – дигәне булмады. Минемчә, дингә һәр кеше үз теләге белән килергә тиеш. Мин әле намазда түгел һәм яулыкны да һәрчак бәйләп йөрмим. Ләкин мин шул юлда. Алла боерса, дин юлына басачакмын. Бу – минем иң зур теләкләремнең берсе.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»