|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2017 Матбугат
Әтнәдә Исмәгыйль Шәрәфиевне җирләделәр (ФОТОЛАР)"Әтнә таңы" газетасында Исмәгыль Шәрәфиевне хезмәттәш буларак та, шушы редакциядә эшләгән кеше буларак та беләләр. Газета хезмәткәне Сүрия ханым Мингатина болай дип яза: - Районыбыз оешып, азрак аякка баскач, халык үз гәҗитен чыгаруны сорап район башлыгына килә. Килә, тик тордым да чыгардым гына түгел шул. Редакторы кирәк, бинасы, мең мәшәкате бар икән газетның... Табалар мөхәррирне, тик махсус белеме юк. Кемнән киңәш сорыйсы, кемгә барып егыласы... Билгеле инде үзебездән чыккан белгечләр барлана. Барлана, тик берсе дә буш җирдә эшләргә риза түгел. Ә Олы Әтнә егете, “Татарстан яшьләре” газетасы редакторы Исмәгыйль Шәрәфиев килеп туган хәлне аңлап, ярдәм кулын сузып, район газетасының беренче санын чыгаруны үз кулына ала. Җитәкчесен хөрмәт иткән коллектив теләп алына бу эшкә. Кайталар, өйрәнәләр, язалар, кулдан-кулга алып укыла торган беренче сан чыга... Исмәгыйль Сәлмән улының бүгенге көндә Олы Әтнәдә бертуганнары юк, ул яшәгән нигездә, Олы Әтнәнең Пушкин урамындагы йортта да башка гаилә тора. Тик Исмәгыйль Шәрәфиевның туганнан туганнары, дуслары, сабакташлары, аны белүчеләр, хөрмәт итүчеләр аз түгел. Аның Олы Әтнә мәктәбендә ун ел бергә укыган сабакташлары бар, дуслары бар. Кичә 23 июнь көнне "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Олы Әтнә зиратында җирләнде. "Әтнә таңы" газетасы фотоларын тәкъдим итәбез: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
--- |
Иң күп укылган
|