поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.06.2017 Язмыш

Сез мине тиле диярсез...

– Без Бакуда туып үстек. Әби-бабайлар Әстерхан өлкәсенең Каргалык авылыннан чыккан. 1993 елда Бакудан Каргалыкка кайтып төпләндек. Анда йортыбыз бар иде. Яңа урында тормыш җиңел бирелмәде. Хәлебез бөтенләй мөшкелләнгәч, ике ел элек бәхет эзләп Казанга килдек. Тик безне монда колач җәеп көтеп торучы булмады.

Ничә еллар буе кешечә яши алмыйбыз, – дип язган Руслан Абдуллаев республика җитәкчелегенә язган хатында. Ул хат башта безгә килеп эләкте.

“Путинга дип язган идем”

Хат авторын эзләп Казан чите­нә килеп чыктык. Алар яшәгән йорт­ны да, фатирны да табу кыен булмады. Ә менә биредә яшәүче­ләрне аңлау җиңел түгел. Әстер­ханнан Казанга килеп ике ел эчен­дә биш фатир алыштырган алар. “Яхшырак яшәп булмасмы дип, Казанга килгән идек. Без өчәү – әнием Сания, аның сеңлесе Роза һәм мин бергә яшибез. Өчебез дә пенсия алабыз. Акчабыз күп түгел. Шуңа да бергә яшибез, – ди Руслан. – Мин сезгә юллаган хатны Путинга дип язган идем. Аның белән уздырылган “туры эфир”га чыгасым килде. Кая инде, безне тыңлап торсыннар! Аптырагач, хатны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка илтергә булдык. Тик адресын белмибез. Шуңа әнием аны сезнең газетага кертеп чыккан. Соңгы өмет сездә”.
Сания апаның сеңлесе Ро­заның аяклары начарланган. 2012 елда йөгереп йөргән җиреннән аяклары атламас була. “Гел йөр­мим дип әйтә алмыйм. Аякларым катып тора. Өйдә өстерәлеп булса да хәрәкәтләнәм. Хәлем кыен. Сөйләсәм, аңламассың инде, сең­лем. Син әле яшь. Әйтергә ярамый торган сүзләр бар бит”, – ди Роза апа.

“Әстерханда сәер хәлләр гел була ул...”

Шул урында бүлмәне тынлык басты. Язмыш бик сынаган, ахрысы, Роза апаны. Әллә түрәләрдән курка микән. Юк, сәбәбе башка булып чыкты. “Бик каты башым авырта. Ничек түзәргә соң? Мин дә тере кеше бит! – дип сөйләп китте ул. – Миңа һөҗүм итәләр. Минем белән ниндидер инно­вацияләр эшлиләр. Тәүлегенә нибары ике сәгать йоклыйм. Йок­латмыйлар. Ашыйсы да килми. Ашатмыйлар. Ашый баш­ла­саң, эчәкләргә һөҗүм башлана. Боларны сүз белән генә аңлатып булмый. Сез миңа ышанмассыз инде, тиле диярсез”.
 
Сүзгә апасы Сания кушыла. “Минем дә йокым килми. Ашыйсы килүем бетте. Мөгаен, безне берәр нишлә­тә­ләрдер. Сеңлем, ул хакта Роза сөйләсен инде. Мин сөйли белмим, – ди ул, әмма тыңлаучы булгач, эчендәгесен әйтеп калырга тырыша. – Могҗизалар минем белән дә булып тора ул. Бервакыт метрода барам. Сумкама бер шешә су тыккан идем. Ни гаҗәп, метро эчендә миңа гына яңгыр ява. Башыма су төшә башлады. Шаккатмалы хәл. Урамга чыккач, сумкамны ачып карасам, шешәдә су юк”.
 
Ничек тә үпкәләтмәскә тырышып, Роза ападан соңгы тапкыр кайчан табибка барганын сорыйм. “Киләләр. Әмма мине дә­валап булмый бит. Барлык мәгълүматны ком­пьютерга керт­сәләр, тагын ата­ка башланачак. Хастаханәдә ятсам, алар мине борчымас иде инде, – ди ул. – 2012 елда бик каты авыр­дым. Миңа тынгы бирмә­деләр. Үләм дип торам. Бер Ходаема рәхмәт. Безнең Әстерханда сәер хәлләр гел була ул...”

Фатир бирүчеләр бик усал


Әмма аларны инновацияләр генә түгел, гади кешегә хас алымнар белән дә борчыйлар икән. Сания апа да, Роза апа да фатир биреп торучы кешеләрдән зарлана. “Казанга килгәч, күп авырлыклар белән очраштык. Бар акчабызны фатир өчен түлибез. Риэлторлар да күп рәнҗетте. Бир­гән акчабызны да бирмәдегез дип кире сорап алдылар. Карышкан идек, улыбызны кыйнарга то­тындылар. Фатир хуҗала­рын­нан зарлансаң, үзе­безне гаепләп калдыралар. Билегеле инде, алар хуҗа бит. Никтер хәлгә керүче сирәк. Бервакат фатир хуҗасы килгән, акча сорый. Пенсия алырга әле ике көн вакыт бар. Көтеп кенә торыгыз инде, дип тә әйтеп карыйм. Тыңламады, куып чыгарды. Авыру сеңлем белән урамда калу бер дә җиңел түгел. Инде бу хуҗабыз гына кешелекле булсын иде. Ике ай торабыз, әлегә начар сүзләр әйтүче юк, – ди Сания апа. – Безнең тормыш шартларыбыз начар. Акча җиткереп булмый. Өчебезгә 20 мең сумнан артык пенсия алабыз. Аның 14 меңнән артыгы торак өчен түләргә китә. Яшәр өчен акча аз кала. Авырып китсәң дә, түләүле клиникага барырга ки­рәк. Анда бәяләр бик кыйммәт. Шуңа күрә акча җитсен дип ашау­дан да тыелып торабыз”.

Бу – рух авыруы


40 яшьлек Руслан күзгә карап сөйләшергә курка. Ялгыз яшәү, ке­шеләр белән аралашмау үзе­некен иткән, ул читләшкән. Яныма килеп түгел, артыма басып сөйләшергә риза булды. Әмма чит ир-ат белән болай сөйләшә алмаганымны аң­лагач, тормышын икенче бүлмә­дән бәян итте. “Әнием һәм апам белән бик авыр миңа. Ничә еллар алар белән тилмерәм. Нәрсә генә булса да, әниемне ташламаячакмын. Ул әлегә сеңлесе йогынтысында. Роза апа булмаса, әни бе­лән бер-бербезне аңлыйбыз. Апада – психик авыру. Аның рухын дә­валарга кирәк. Әнием апамның сүзләрен тыңлый. Аныңча сөй­лә­шә. Юкса андый кеше түгел бит ул. Әстер­ханда чакта апаны психиатр, психологка да күрсәтеп карадык. Тик файдасы гына булмады. Көн дә гел бер сүз, миңа карата тискәре сүзләрне ишетеп яшәү бик авыр. Аерым яшәр идем дә, мөмкин­легем юк. Акчаны бер­ләштереп, тормыш итәбез бит, – ди Руслан. – Өйләнү кайгысы тү­гел. Акчам бик аз. Эшли алмыйм. Умырткаларым авырта. Гаиләне бит аны туендырырга кирәк. Башым да авырта. Кайчандыр инсульт кичергәнмен, ахры. Кан тамырларым начар. Ми­ңа бер дә дулкынланырга ярамый. Медицина ярдәме булмасмы дип табибларга да бардым.Тик тың­лап та тормыйлар. Дөрес, бире­дәге­ләр Әстерханнарга караганда ягымлырак, мәр­хә­мәт­лерәк әле. Җи­тәк­челәрнең дә яхшылары оч­рап куя. Без ярдәмгә мохтаҗ. Кил­мешәк дип түгел, биредә яшәү­че кешеләр итеп кабул итсеннәр иде. Фатир алырлык мөмкин­легебез булмаса да, без кешегә айныкын айга түләп барырга тырышабыз. Ничек тә яшәргә иде инде. Кире Әстер­ханга кайтасыбыз килми”.
 
Нигә болай килеп чыккан? Ник аларга ярдәм итмиләр? Туганнары кайда? Бу гаиләнең нәр­сәдән ин­тегүен белгечләр генә ачыклый ала. Әмма шунысы хак: ярдәм булмаса, аларның хәле тагын да мөш­келләнәчәк. Бу гаи­ләнең язмышын без дә күзәтеп барачакбыз. Якын арада алар янына табиб белән кунакка барып кайтырга исәбебез.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»