|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2017 Шоу-бизнес
"Шторм, яңгыр, ә миңа кәеф!": Элвин Грейның 2,5 ел буе көткән отпускыннан ФОТОларЭлвин Грей һәм аның иҗат төркеменең эш графигы шундый тыгыз ки, аларның тын алырга да вакытлары юк. Радик үзе дә быел 2,5 ел эшләү дәверендә, ниһаять, беренче тапкыр отпуск алган. Җырчы Кытайның Хайнань ярымутравына ял итәргә киткән, дип язган идек. Штормлар, көчле яңгырлар еш булып торса да, бик озак көтеп алынган ялы булгач, Элвин Грей шул азга гына да бик сөенә икән. Интернеттагы бер фотосы астына ул "Шторм, яңгыр - ә миңа кәеф!" - дип язып элгән. Шулай итеп, Инстаграмда Радикның ялыннан беренче фотолар да күренә башлады инде. Бергәләп карап алыйк:
--- |
Иң күп укылган
|