поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.12.2009 Җәмгыять

ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯТЛӘР

Нәселеңә корт керсә...

 

Якташым Нәҗибулла абый төбәгебезнең алтын куллы кешесе иде. Гомер буе кешеләргә йорт салышты, тәрәзә рамнары, ишекләр ясашты. Ул чорда балта тотучылар күп булса да, аның кебек төгәлрәк эш коралы тотучылар сирәк иде.

 

Нәҗип абый үз йортын гомеренең икенче яртысына чыккач кына яңартырга алынды. Бар күңелен биреп, үз гомеренә генә түгел, уллары-оныкларыныкына да җитәрлек итеп төзергә тырышты. Әмма яңа йортка күчеп күпме генә гомер узгандыр, йорт бүрәнәсеннән агач оны коела башлады. Бер бүрәнәгә агач корты оя салган булган икән. Ике-өч ел эчендә агач корты башка бүрәнәләргә дә күчеп, бар йортка таралды. Йорт хуҗалары исә йортны коткарып калу өчен ни генә эшләмәделәр: агулап та, буяп та, майлап та карадылар, тик файдасы гына булмады.

 

Нәҗип абый гомер көзенең соңгы өлешенә кергәндә, йортны кабат сүтеп, өр-яңадан салырга мәҗбүр булды. Тырышты, тырмашты һәм кабат йорт җиткерде. Дөрес, бу мәшәкатьләр хуҗаның үзен фани дөньядан вакытсызрак алып китте. Шуңа да карамастан, бу йортта бүген аның уллары-оныклары матур гомер кичереп, нәселен дәвам итә.

 

Ә менә алар каршындагы гасырлар кичәрлек таш йорт күпме гомер инде буш тора. Аның хуҗасының улы, киленне чит кавемнән алып, үзе дә шул якка авышты.

 

Йорт-җирне кабат торгызып, байлык-малны да табып, җыеп була ул. Ә менә нәселеңә корт керсә...

 

Төштән соң киләчәк акыл

 

Күршеләрдә чираттагы бәйрәм. Рухи күтәренкелек иртәдән үк сизелә. Күршем минем җир җимертеп эшләп йөрүемә гаҗәпсенә. Шул сәбәпле, уенын-чынын бергә кушып, ризасызлык та күрсәтә.

 

 – Кара әле, нигә сез безне хөрмәт итмисез? Без сезнең бар бәйрәмнәрегездә дә ашап-эчеп, күңел ачып, ял итмичә калмыйбыз. Ә сез безнекен бар дип тә белмисез. Нигә шундый сез?!

 

 – Син миңа үпкәли алмыйсың, күрше, – дим, башымны күтәрмичә генә. – Үзең беләсең бит, сезнең бәйрәмдә генә түгел, үземнекендә дә эчмим мин. Гомумән, аракы эчү сезнең өчен дә, безнең өчен зур гөнаһ ул.

 

Хатыны сөйләшүебезне тыңлап тора икән. Ул да сүзгә кушылып, минем тарафка баса.

 

 – Хәзерге акылым булса, мин дә эчмәүче татарга чыгар идем, – ди.

 

Ире кызганнан кыза:

 

 – Әнә, кызыңны бир, алар шундый яхшы булса. Яулык ябып, өендә иренә генә карап ятар, – ди.

 

 – Нигә, начармыни, урамда ыштансыз йөргәнче яулык ябып йөрер, ни ояты бар аның..., – диде дә китте, китте хатын татарча яшәүнең яхшы якларын санап... Татар тормышының үзем белмәгән уңайлыклары турында да ишеттем хәтта. Халкым өчен тагын да горурланып куйдым.

Янәшәдә басып торган кызлары актан-карадан берни дәшмичә тыңлап торды да, акрын гына өйләренә кереп китте.

 

Мин дә, күршеләрнең гаугалы сүзләреннән качып, читкәрәк тайпылдым. Әмма күпме генә эш белән онытылырга теләсәм дә, башта туган уйлардан качып булмады. Кызык бу тормыш. Татар яшьләре күршеләребезнең күңел ачуга корылган тормышына кызыкса, шул тормышта яшәп, гомер уртасына җиткән марҗаларга татарның аек, тыныч яшәеше тансык икән бит.

 

Күрмәгәннең күрәсе, күргәненең качасы килүе шулдыр инде...

 

Юллар чатында

 

Кремль урамы буйлап, прокуратура бинасын узып барам. Шул чак бер әби култыклап алды да:

 

 – Улым, син татар баласымы? – ди. – Әйе, минәйтәм.

 

 – И-и-и, балам, зинһар, юл аша гына чыгарып куй әле. Ярты сәгать басып торам инде, ник бер машина туктасын, – диде әбекәй.

 

Каршыда урам аша җәяүлеләр чыгар өчен эшләнгән тамгалы «кичү». «Әби, гомер буе басып торсаң да туктамаячак алар. Ә менә монда аяк басуга, бар машиналар да туктарга тиеш. Бу урында синең хокукларың беренчел», – дип, тиз генә әбигә юл кагыйдәсен аңлатам да, юлга чыгам. Машиналар агымы шундук әкренәя. Әби дә гаҗәпләнүеннән берара сүзсез кала. Аннан:

 

 – Нинди хокук белү, улым, гомер буе башыбызны түбән иеп йөрдек шул без, – дип, миңа үткәннәрен сөйли башлый. Әмма аны тыңларга вакытым юк. Юлны чыгам да, ашыгып китеп барам. Артымнан әбинең хәер-догасы гына ишетелеп кала.

 

Әби яныннан кәефем күтәрелеп китсә дә, бераздан күңелне авыр гамь биләп алды.

 

Безнең бабаларыбыз дүрт гасыр буена үз хокукларын даулап утка да, суга да кергән. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бар халыкларга да бер төрле хокуклар бирелә. Ә без, шул хокукларыбызны белмичә, ярты гасыр инде дөнья чатында басып торабыз...

 

Акылга сыймаслык бәйрәм

 

«И, улым, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган кешенең үлеме дә бәйрәм икән ул» – дип еш кабатлый торган иде әнием. Аның бу гыйбарәсе белән озак еллар буе ризалашмадым.

 

Һәр көтелмәгән җан өшеткеч вакыйга аяз көнне яшен суккандай була икән. Күрше йортта олы фаҗига. Әнисен, хатыны белән ике кечкенә баласын калдырып бакый дөньяга бер яшь кеше китеп барды. Һәрвакыттагыча кинәт кенә, күңел һичкайчан ышанмаслык итеп. Мондый чакта тирә-якта аның белән аралашып яшәүчеләр тетрәнеп, дөнья куудан бераз туктап, аз гына уйланып ала.

 

Шул ук йортта, күршеләрендә генә, бер карт өч елдан артык инде үлә алмыйча азаплана. Үзе генә түгел, якын туганнарын да алҗытып бетерде инде. Ераклыгын җәһәннәм белән генә чагыштырырлык Себер ягыннан инде, менә үлә дип, өч тапкыр олы кызын да чакырып кайтардылар. Юк шул, үлем олысы-кечесе белән санлашмый да, чиратка да салмый. Карт кече йомышын да үзе үти алмыйча, азапланып, ыңгырашып ятуын дәвам итә.

 

Менә шуларны күргәч, уйланасың. Үлем дөрестән дә кемгәдер – фаҗига, кемгәдер бәйрәм икән шул. Балалары тәрбиясендә яшәп, вакыты җиткәч вафат булган әти-әниеңне җирләү дә һәркемгә дә тәтеми торган бәхет икән ләбаса.

 

Кемнәрдер ризалашмаячак бу фикергә, яшьтән үк әти-әниләреңне, яшьтәш-якыннарыңны югалта-югалта гына киләсең икән.

 

Акылың алдан йөрмәсә

 

Әхмәт бабайларның йорты авылның иң түбән өлешенә урнашкан иде. Бабалары йортларын ни йөрәк белән курыкмыйча суга шулай якын салганнардыр. Дөрес, йорт тирәсе гел коры торыр иде. Йорт белән янәшә колач җитмәслек дүрт тал агачы үсте. Авыл балалары да гел бу тирәдә җыелып уйнады. Шунысы истә калган, күпме генә тырышсак та без ясаган җәяләрдән аткан укларның берсе дә агачларның башына менеп җитә алмады.

 

Күпмедер вакыт узгач, бу йортны сатып, балалары әтиләрен шәһәргә алып киттеләр. Әхмәт бабай йортны алучы яшьләргә: «Йортны гына сатам, агачлар минеке түгел, аларына кагылмагыз», – дигән булган. Ә хәзерге яшьләр олы кеше сүзен тыңлыймы соң? Ике-өч ел да узмады, бер-бер артлы агачларны кисеп яктылар. Имеш, йорт тирәсенә кояш төшми, җир кипми икән...

 

Күп тә узмады, бу урынны вак таллык басып, йорт тирәсе сазлыкка әверелде. Бала-чага да уйный торган урынын алыштырды. Әмма бу үзгәрешләрнең шаукымы Әхмәт бабай йортында яшәүчеләргә күбрәк тиде. Ябыштырган обойлары купты, мичләре чатнады, соңрак алгы өйләре дә бер якка авышты.

 

Бер зур тал агачының тамырлары тәүлегенә сиксән чиләккә якын су суыртып, яфраклары аны парга әйләндерергә сәләтле икән. Шул агачлар йорт тирәсен коры тоткан булган. Ә кояш көн саен елмаймый ул.

 

Картларның: «Акылың алдан йөрмәсә, астыңа су керер» дигәннәренең бер очрагы шушыдыр инде...

 

Шулай да була...

 

(Бер хезмәттәшем сөйләгән вакыйга)

 

Бер көнне элекке укучымның әтисе килгән. Улы ике-өч еллар элек, миндә укып, мәктәпне тәмамлаган иде. «Малайга характеристика кирәк, язып кына бир әле», – ди бу. Ризалаштым инде. Язмыйча барыбер котылып булмаячак. Чөнки аның моңынчы да, малайны әллә кайларга укырга кертәсе идем дип, яхшы сыйфатнәмәләр сорап теңкәмә тигәне бар иде инде.

 

Әйбәт кенә итеп яздым да, кызым аша биреп җибәрдем.

 

Ярты сәгать тә узмагандыр, сулышы кабып килеп җиткән бу. «Кара әле, ачуланма инде, әйтергә онытканмын, малайга повестка килгән, бу юлы характеристика военкоматка кирәк иде, начар итеп яз, армиягә алмаслык булсын», – ди бит бу.

 

Кабат эшкә тотындым инде. Бу юлы авыр да булмады. Улы мәктәптә ничек укыган, үзен ничек тоткан, барын да нәкъ булганча тасвирладым. Хәер, аның үз-үзен тотышы әти-әнисенекеннән әллә ни аерылып та тормый иде.

 

Сыйфатнамәнең файдасы тигәндерме, башкасымы, егетне армиягә алмадылар. Әтисе әле дә күргән саен рәхмәт укый. Ә мин шушы хәлдән соң үземә ни бәя бирергә дә белми йөрим.

 

Җирдәге тәмуг

 

Үзгәреш чорлары башларында бер хезмәттәшебез гарәп илләре буенча сәяхәткә китте. Дөньяга караш үзгәргән заман. Кызыксынуыбыз көчле иде, аның кайтуын дүрт күз белән көттек. Чит илләрне ничек мактар да, уңайлык-матурлыкларын нинди төсләргә салып тасвирлар икән?

 

Әмма хезмәттәшебез сүзен чит илләрне мактаудан бигрәк үзебезне сүгүдән башлады. Кешеләр анда ком-таш арасында да кешечә, бай яшәп, ил-көннәре өчен горурланалар икән. Ә без монда, Ходайның җәннәт бакчасына тиң җирдә дә, дәүләтсез, кадер-хөрмәтсез бер кавем булып беткәнбез!

 

Яшәгән җирең, туган телең, халкыңның кадерен белмәсәң, оҗмахтай җирләрдә дә тормыш тәмугка охшап кала икән шул.

 

Кем иде дә кем булды

 

Авыл кызлары озатырга якын да китермәгәнлектән, яшьлеген кимсенеп уздырды Ирек. Хәер, кызларга гына түгел, авыл егетләренә дә, «печник Хаҗи малае» гына иде ул. Аның әтисе гомер буе якын-тирә авылларда мич чыгарып көн күрде. Үзенең дә кечкенәдән әтисенә булышып йөреп, тормыштан алган бердәнбер һөнәре ташчы иде.

 

Тугыз сыйныф тәмамлап, шәһәргә киткәч тә укып тормады, төзүче булып эшкә керде. Осталыгын күреп, төзелеш җитәкчесе үз йортын таштан салуны да аңа ышанып тапшыра. Йортның бизәлешенә сокланып, соңрак башкалары килә. Шуннан китә, минсиңайтим!

 

Бүгенге көндә Ирек ташчылар бригадасына җитәкчелек итә. Шәһәрдәге бөтен байларның төзелеш эшләре аның кулы аша уза. Шул сәбәпле, эшләп тапкан байлыгы да хәттин ашкан. Үзе өчен генә дә тырышмый ул. Күтәрәмгә калган авылның хәҗәтләрен дә кайгыртып, авылдашларына да булышып тора. Әтисе Хаҗиулла абый да улы төзеп биргән иркен таш йортта бер кайгысыз гомер кичерә...

 

Хәер, үкенүчеләре дә бар. Яшьлектә Ирекне кире борган авыл кызларының күбесе, аерылып кайтып, ялгыз тормышта авырлык белән көн күрә. Их, дөньяның кая борыласын алдан белгән булсалар икән!..

 

Бала бәласе

 

Югары яктагы күршеләребез Һадиулла абый белән Фәгыйлә апай начар яшәмәделәр үзе. Икесе дә фермада эшләгәнлектән, җаен чыгарып, шәхси хуҗалыкларында да мал-туарны күп асрадылар. Хезмәтләренә күрә хөрмәтен дә күрделәр. Яхшы ашадылар, әйбәт киенделәр. Мөмкинчелек туган саен парлап ял йортларына чаптылар. Үзләрен, сарай-куралтыдагы малларын караганлыктан, гел эш белән мәшгуль булып, балаларына гына тәрбия-игътибар җитмәде. Аулакта калган шул балаларының шуклыгыннан гел зыян күреп яшәдек.

 

 – Нигә бу балаларга азрак игътибар бирмисез? – дип тә әйткәләдек. Тыңламадылар. Барын да тормыш авырлыгы белән вакыт җитмәүгә сылтап калдыра бирделәр.

 

 – Безне бик карамадылар әле, кешедән ким яшәмибез. Аларны да тормыш үзе өйрәтер, – диделәр.

 

Ел арты ел үтә торды. Тормыш өйрәтте. Көч-хәл бетеп, мал асраулары да авырлашты. Хәзер күршеләребезнең үзләренә балаларының игътибар-ярдәме җитми.

 

Баладан бәлә ясамаска иде дә бит, әмма Һадиулла абый белән Фәгыйлә апай язмышыннан гыйбрәт алмыйча яшәүчеләр бүген дә күп әле.

 

Уйлансаң, уйландыра

 

Археологик казу эшләре вакытында тикшерелгән борынгы зират урынына, эшләребезне тәмамлагач, ташбилге куеп китәргә уйладык. Шуңа бәйле техника кирәк булганлыктан, икенче көнне якындагы авылның колхоз рәисе янына кердем. Керү сәбәбен ирештерүгә үк, идарәдәгеләрнең берсе:

 

 – Ул зиратларны тикшереп ни хаҗәт табасыздыр? Үлгән-беткән бит инде, – дип, ризасызлык белдерде.

 

 – Абый, бу бит безнең тарих, зираты да үз әби-бабаларыбызныкы. Ташландык, билгесез хәлдә ятулары яхшы түгел бит. Кеше дә күреп азрак уйланыр иде, – дип нотык тотарга туры килде.

 

Ләкин ризасызлык белдерүченең иптәшләре алдында үзен җиңелүче итеп калдырасы килмәде:

 

 – Үлгәч, кайда ятсаң да бер инде ул, – дип, сүзне шаяруга борырга маташты.

 

 – Сезгә, бәлкем, барыбердер, ә башкаларыгызга ничек икән? Кайсыгызның үлгәч тә кадерсез ятасы килә?, – дип, башка түрәләрнең күзләренә карап чыктым. – Аннан, кем белә бит, әгәр дөньясы сез әйткәнчә «үлгән – беткән генә булмаса», ни эшләрсез? Минем бабаларының зиратын сукалап баеган бер колхозны да күргәнем юк әле...

 

Кабинетта тынлык урнашты. Әле генә «болт, гайка, «подшибникларны» каян табу турында баш ватып утыручыларның уе башка якка борылды. Соңыннан: «Трактор иртәгә булыр», – диделәр.

 

Сүзләрендә тордылар.

 

Замана туе

 

Авылның күрше йортында туй бара. Хәер, заманына күрә исеме генә туй аның. Түшәк инде тапталган, ак ипигә бал ягып ашалса да, яшьләрнең бергә булу тәме инде күптән татылган. Бар да ясалма хәзер. Табигыйлык юк, синтетик фән чоры. Булганын да бетереп, татар гаиләсендә татарча сөйләми торган угыл яисә кыз үсә. Алары да шул бер-икедән артмый. Килен яисә кияү башка кәвемнән булгач, гореф-гадәтләр дә башкача. Диннәр каршылыгына да игътибар юк.

 

Бу очракта да, күрше татар әбиләрен гайбәт сөйләүдән мәхрүм итеп, ясалма никах уздырдылар. Килен ягындагы марҗа әбиеңнәрнең күңелен күреп, тегесенә дә барылыр. Әнә гороскоплар да аларның яхшы тормыш корып, бал белән майда гына йөзәчәкләрен искәртә икән.

 

Кеше тиз үзгәрә шул. Егетнең әнисе әле 90нчы еллар башында гына, яратмаган күршеләренең гайбәтен бар авылга сатып, исән булсам марҗаны тупсамнан да атлатмаячакмын дип сүз ирештергән булган. Хәзер сүзен җыеп бетерә алмый, соң инде. Кем уйлаган бит аны. Үзенең дә, күршесе кебек «дивани» (дәүәни) – оныгы авызыннан чыгачак бердәнбер татар сүзе – булып кына каласын.

 

Коммунизм шаукымы

 

Коммунизмга баруның иң зур тизлеккә ирешкән чагы. Урып-җыюлар беткәч, көзге көннәрнең берсендә халыкны клубка җыйдылар. Коммунизм кояшы бүген булмаса иртәгә чыгасына өмет биргән докладтан соң алдынгы колхозчыларны бүләкләү башланды. Урыннар саны киредән барып, һәр елдагыча өченче урынны көтүче Заһир абыйга бирделәр. Бүләк бәһасе 50 сум. Икенче урын сыер савучыга бирелергә тиеш иде. Бу юлы да аны 100 сум дәрәҗәсендә Хәния апа алды. Ниһаять, беренче урын. Җиңүчесе Касыймхан абый. Ярты авыл туганнары булгангамы, кул чабудан клуб шартлый язды. Аңа җете кызыл Күчмә байрак тоттырдылар. Районнан килгән «олы кеше» кулын кысып үзе тапшырды. Шул арада ук, халыкның таралышмавын үтенеп, концерт буласын игълан иттеләр. Касыймхан абый берни аңламый, тагын нидер өмет итеп, колхоз рәисенә текәлеп карап тора. Әмма ләкин бирергә җыенучы юк. Менә шуннан соң башланды да инде. «Бу чүпрәк минем балаларга ыштанлыкка да җитми», – дип, абзый байрагын клуб идәненә тотып бәрде. Аннан соң: «Кирәкми миңа беренче урын, икенчесенә дә риза мин» – дип, колхоз рәисенә килеп ябышты. Араларына теге «олы абый» керде. Шуннан китте...

 

Хәер, соңыннан ни булганын без, бала-чага, күрмәдек инде. Безне бер селтәүдә клуб эченнән куып чыгардылар. Белә дә алмадык. Ул заманнарда олы кешеләрнең өйдә, балалар алдында кеше гайбәтен сөйләү гадәте юк иде.

 

Бүгенге көндә бу сәер беренчелек гадәте татарның рухи бәйрәме булган Сабан туйларына үтеп керде. Хәзер батырга – сарык, икенче урынга – машина, өченчесенә суыткыч бирәләр. Әмма бер батырның да сөлгесен ташлап икенче урынны даулаганын күргән юк әле. Беренче очрактагы кебек, монысы да өметле фал – татарның аш та, баш та бирергә теләмәве.


Нурулла ГАРИФ
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»