поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
22.06.2017 Җәмгыять

“Рос­сиядә җәй: кичә җилкәләрне пе­шергән идек, бүген аяклар өшеде”

Соңгы вакытта һава торышы турында мәзәкләр күбәеп китте бит әле. Халык авыз иҗатына оста да инде без. Җәй кайчан башланыр икән дип сораучыларга мәзәк белән генә җавап бирәләр хәзер. Ватсаптан, контакттан килгән хәбәрләрнең күбесе табигать белән бәйле кызык-мызык була башлады.

Мәзәк мәзәк белән анысы. Җәйге көннәре булмаса да, айлары дәвам итә аның. Туңдырма, төрле су сатучылар бизнеслары бармаудан зарлана. Игенчелек, яшел­чә­челек, җиләк-җимеш үс­терүчеләр дә уңыш өчен борчыла. Көннәрнең бу рәвешле кыланмышы икътисадка зур йогынты ясый, ди белгечләр.

Эссе көннәргә тәмам ияләшеп беткән идек инде. Бу вакытта күпләр елга буендагы комлыкта, бакчасында кызынып ятарга тәмам күнекте. Ни хикмәт, быел кызыну түгел, җиңсез күлмәк тә кия алган юк. Көннәрнең бу рәвешле торуы Россия киңлекләрендә ял итәргә яратучылар өчен дә кыенлыклар алып кил­гән. Кешеләр ялга чыгып китәргә куркып ята. Хәтта кайбер кунакханә хуҗала­ры бәяләрен дә төшерергә мәҗбүр булган. Шулай итеп халыкны җәлеп итәргә тырыша башлаганнар. Күктә кояш булмагач, халыкның да барасы килми. Туристик агентлык җитәкчесе Сергей Ромашкин сүзләреннән аң­лашыл­ганча, Кара диңгез буйларына барырга теләү­челәр саны узган ел белән чагыштырганда 10-20 процентка кимегән. Моның төп сәбәбе – салкын җәй, дип аңлата белгеч.  “Анапада июнь башында һава температурасы 20-22 градус булды. Ә менә су җылылыгы 20 градустан артмады. Шул ук вакытта Кипрда 30 градус иде. Билгеле инде, халык җылырак җирне сайларга тырыша”, – ди Ромашкин.

Озак еллар туристларны ялга җибәрү белән шөгыльләнүче Ләйсән Сабирова да казанлыларның ял итәр өчен күбесенчә Төркияне сайлауларын бел­дерде. “Ял итүне та­би­гатькә генә сылтарга ки­рәкми, – ди Ләйсән. – Кешенең чит илгә чыгарга мөмкинлеге бар икән, ул анда барырга тырыша. Узган ел Кара диңгез буена баручылар ни өчен күбрәк булуының сәбәбе – Төркиягә юл ябык иде. Моннан тыш реклама да үз эшен башкарды. Халык кызыксынып барды, соңыннан хез­мәт күрсәтүләр начар булды дип, килеп зарланып киттеләр. Хәзер кешенең чагыштырыр нәрсәсе бар. Әгәр дә аңа яхшы хезмәт күрсәтмиләр икән,  икенче елда анда аяк та атламый. Яхшыракны эзли. Ел саен Кара диңгез буенда ял итәргә гадәт­лә­нү­челәр быел да путевка алды. Алар табигатькә генә карап тормый. Монда сә­бәп­ләр бик күп. Минемчә, көн­нәр­нең салкын торуы башка тармакларга күбрәк кагыладыр”.

Ләйсәннең сүзләрендә хаклык бар анысы. Чыннан да, ял итәр өчен шартлар тудыру кирәк. Ә менә сезонлы товар сатучыларга быел чыннан да авыргарак килгән анысы. Яңгырлы көннәр туңдырма сатучы­ларның бизнесына аяк чалган. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда тәмле сыйны ике-өч тапкыр азрак алалар. Җәйге чорда күпләп туңдырма сатарга ниятләүче кайбер эшмә­кәрләрнең складлары товар белән шыплап тулган. Сату бөтенләй юк, дип зарланалар. Бу хакта Россия туңдырма берле­ге­нең генераль директор вазыйфасын вакытлыча башкаручы Геннадий Яшин белдерә. Төрле эчемлекләр сатучылар бе­лән дә шул ук хәл. Язгы чорда башкалада адым саен диярлек су, куас, сыра  мичкә­ләре урнаштырып чыкканнар иде. Май башында бер­ничә көн җы­лы торганда мичкә янында сатып алучыларны күрергә булды.  Хә­зер анда да кеше күренми. Сатучылар әй­түенчә, сату бөтен­ләй юк дәрәҗәсендә.

Кондиционер, җилләт­кеч сатучылар да җылы көн­­нәр килүен түземсез­ләнеп көтә. Тик халык аларны аласы урынга кулчатырга, җылырак киемнәргә өс­тенлек бирә. Җәйге кием­нәргә дә сорау аның кадәр күп түгел, диләр.

Гидрометеорология үзә­ге җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләреннән аң­ла­шылганча, җәйнең бу рә­вешле торуы глобаль җы­лылыкка бәйле икән. Экватор һәм котыплар арасында температура аермасы кимү нәтиҗәсендә һава торышы шундый үзгәреш­ләр кичерә. Россия киң­лекләре өчен һава агымы­ның көн­ба­тыш­тан көнчы­гышка таба күчүе хас. Без­дәге һава циркуляциясе Арктиканың салкын җил­ләренә бәйле. Кызганыч, мондый җәй алдагы 10 елда гадәти хәлгә әвере­лергә мөмкин икән. Синоптиклар шулай дип куркыта. “Нормаль температура аз булачак. Ә менә салкын, яңгырлы көннәр, киресенчә, күп булачак”, – ди Вильфанд. Белгеч искәрткәнчә, безне киләчәктә аномаль җылы кышлар, кыраулы, салкын җәйләр көтә.

Ни хикмәт, бүген тәрә­зәгә бер карасаң, кояш чыккан була, икенче карауда ишеп яңгыр койган мәл була. Синоптиклар алдагы бер­ничә көндә дә җылы һава торышы вәгъдә итми. Республика метеорологлары 22, 23 июньдә яшенле яңгыр булачагын белдерә. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин икән. Һава температурасы 23 градус чамасы. Дөрес, белгечләр быелгы июль ае яхшы булачак дип фаразлый анысы. Җылы көннәрне июльдә көтәргә кушалар. Ә аңа кадәр артык күп вакыт калмады инде. Бераз гына сабыр итәргә ки­рәк.

Көннәр матурайганчы интернетны шаулаткан бер­ничә мәзәк хәлгә күз салып алыйк әле. Кайвакыт ил Президенты да кайбер сорауларга юмор хисе белән җа­вап бирә башлады. Петербургта узган халыкара икътисадый форумда Владимир Путин, АКШның климат буенча Париж киле­шүеннән чыгуына аңлатма биргәндә, Мәскәүдә начар һава торышы булуына Дональд Трампка “сылтарга” кирәк, дип шаяртып алды. Путин мәзәк авторы буларак кына түгел, героена да әверелде. Дөнья пәрәвезе аша  Россиядә ни өчен  бү­тән җәй булмаячагына җа­вап та табарга була. Анда тагын ниләр укырга буламы?
 
Берничәсенә тукталып китик. “Җәй” абоненты вакытлыча эшләми”. “Рос­сиядә җәй: кичә җилкәләрне пе­шергән идек, бүген аяклар өшеде”. “Гидроүзәк ашыгыч рәвештә каһвә түбе сатып ала”. “Синоптиклар ял көн­нәрендә 30 градус җылы вәгъдә итә: шимбә – 15, якшәмбе 15 градус булачак”. “Россиядә яңа сынамыш барлыкка килде –  июнь ае җиткәнче җылы киемнәрне алып куярга”. “Россиянең тау чаңгысы курортлары моннан соң июньгә кадәр эшләячәк”. Соң­гысын мәзәк итеп кабул итмәгез. “Интерфакс” хәбәр иткәнчә, Мурманск өлкә­сен­дәге Хибиндагы тау чаңгысы комплексы, кар күп булу һәм көннәр салкын тору сәбәпле, үз эшчәнлеген июнь аена кадәр дәвам иткән. Илдә менә шундый хәлләр.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы