поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
21.06.2017 Мәгариф

БДИ бирүдә ЯҢАЛЫКЛАР көтелә

БДИ биргәндәге гуманитар фәннәргә бәйле яңалыклар кемнәрнедер сөендерер, ә кемнәрнедер – юк. Бер яктан, көтелгән үзгәрешләр инглиз теленнән кала фәннәргә дә таләпләрне үстерә. Моннан соң хәтта кытайчадан да имтихан биреп булачак дип фаразлана, ә испан, француз, алман телләрен укытучылар тиз арада белемнәрен күтәрү курсларына җибәреләчәк.

Рус теленнән сынауга сөйләмә өлеш кертүгә мөнәсәбәтем – катлаулы. Бер яктан, ул укучыларның алган белемнәрен тагын да киңрәк күрсәтә, һәм яхшы тапшырганнары шул билге белән үзе теләгән уку йортына җиңелрәк  керә кебек. Икенче яктан, телдән имтиханда билгеләрне гадел куймауга юл зуррак кала. Димәк, яклаулар булмасын өчен, бу өлешне дә читтәгеләр тикшерергә мөмкин, сайлау юлы белән тагын да күбрәк тикшерүләре дә бар. Ә аларның таләбе, шәхескә бәйле, аерылачак. Әгәр телдән имтиханнар яздырыла икән, аппеляциягә бирү мөмкинлеге калачак, яздырылмаса, юк. Яздыруны оештыру да җиңел эш түгел. Әле бит телдән имтиханны кабул итү өчен генә дә, күпме техника кирәк! Һәм тыңлау өчен дә! Иң зур куркыныч шунда: аның киң аудиториядә йөзләрчә баланың бергә акырышып утыруына әверелүе бар.

Дөрес, имтихан вариантларын хәзерләүче Мария Вербицкая балаларга инглизчәдән компьютерлар ярдәмендә сөйләмә имтихан бирү ошады, чөнки нәтиҗәләре югары булды, башка чит телләрдән дә шул тәҗрибәне кулланырга уйлыйбыз, дип ышандыра. Әмма… «Летидор» тикшеренүләре бу сүзнең дөрес түгеллеген күрсәтә: балалар, бер аудиториядә бөтен кешенең кычкыра-кычкыра имтихан бирүе аркасында, уйлый алмаулары, бөтен нәрсәләрне онытулары, кеше сүзе белән буталулары хакында сөйләгән.

 Минем үземне киләчәктә рус теленнән шундый ук имтихан өлеше кертүләре һәм бигрәк тә рус булмаганнарга, ана телдә белем бирүче мәктәпләрдә ташлама каралмау мәсьәләләре аеруча борчый. Беләбез ки, без русның үзеннән дә хатасызрак язабыз, әмма ана телендәге авазлар тәэсире чит телдәге сөйләмебездә ачык чагыла, эчтән тәрҗемә аша сөйләү үзен сиздерә. Телдән имтихан кертүдән, нигездә, рус балалары отачак, әгәр җирле комиссия тикшерми икән, регионнарда яшәүчеләргә ул аеруча зур авырлык китерәчәк.

Имтихан тапшыру методикасын моңа кадәр хәзерләүчеләр, без үзен аклаган юллардан барачакбыз, тугызынчы сыйныфларда рус теленнән сөйләмә имтихан сыналды һәм үзен бик аклады инде, дип белдерә, ягъни дә мәсәлән, балалар аны компьютерлар ярдәмендә бирелгән сорауларны яхшырак аңлаганнар, тема-проблемага җиңелрәк кергәннәр.

Кыскасы, чит телләрдән имтихан тапшырганчы, кабул итү юллары хакында ныклап уйлап бетерергә, камил методик эшкәртмәләр, күрсәтмәләр хәзерләргә, шулай ук аларга да апробация уздырырга кирәк. Чит телләрдән сынауларны мәҗбүри тапшырту 2022 елдан гына кертелә дип фаразлаганда, әлегә вакыт бар.

Рифә Рахман, Мәгариф

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы