|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2009 Җәмгыять
“ЗӨҺРӘ” ӘКИЯТЕ – ШИГЪРИ ТЕЛДӘКитапның авторы Миңнеруй Гайфуллина Аксубай районында яши, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Күптәннән шигырьләр язу белән мавыга, Миңнеруй ханымның иҗат җимешләре “Казан утлары” журналында басылып чыгуы мәгълүм. Мөгаллимә һәрбер дәресенә иҗади якын килеп, укучыларында әсәрләргә карата кызыксыну уятырга тырыша. Педагогик эшчәнлектә әлеге сәләте бик булыша аңа, үзе дә аеруча балалар өчен язарга ярата. “Зөһрә” исемле татар халык әкиятен шигъри телгә күчергән ул. Менә шундый җиңел укылышлы, күркәм әсәр килеп чыккан. Светлана Ибраһимованың төсле рәсемнәре эчтәлекне тагын да җанландырып, ачып җибәргән. Шулай итеп зәвыклы китап булып җитешкән һәм шушы көннәрдә “Мәгариф” нәшриятында дөнья күргән.
|
Иң күп укылган
|