поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2017 Шоу-бизнес

Салаватның Элвин Грейга "Татарча болай җырларга ярамый" диюенә Майамида яшәүче Иделия Марс үз ФИКЕРЕН әйткән

Майамида яшәүче татар җырчысы Иделия Марс, “татарча дөрес җырлый яисә дөрес җырламый” дигән фикерне, “тузга язмаган сүз”, дип бәяләде. “Дөрес булган яисә дөрес булмаган җырлар булмый. “Русча дөрес җырламый, инглизчә дөрес җырламый” димиләр бит”, – ди ул.

“Кайбер кечкенә мәдәниятләр, үзләрен бик кәттә дип уйлап, “нәкъ менә шулай булырга тиеш”, дип билгеләп куялар. Һәр мәдәнияттә, аеруча вак мәдәниятләрдә традицион һәм традицион булмаган җырлау бар. Традициончылар традицион булмаганны, алары традициончыларны хөрмәт итәргә тиешләр”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мәгълүмат өчен: “Татарча дөрес җырлый белү” темасы Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның Элвин Грей җырлавын: “Татарча болай җырларга ярамый”, – дип бәяләвеннән соң күтәрелде. Салаватка җавап итеп автор-башкаручы, рок стилендә татарча җырлаучы Альберт Исмаил “Дөрес җырлый белмәүчеләр фестивале” үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

“Альбертның “татарча җырлый белмәүчеләр” диюендә сарказм ята. Аның бу адымы традицион җырчыларның альтернативщиклар турында негатив карашта булуына бәйле дип уйлыйм. Бәхәс кемнеңдер кемдер турында “татарча дөрес җырламый” диюеннән килеп чыккан. Артист популяр икән, димәк, ул халыкка кирәк булганны бирә ала. Һәркем үзенчә җырлый һәм аны “дөрес” яисә “дөрес түгел” дию үзе үк дөрес түгел”, – ди Иделия.

“Җыр тудыру процессы бик шәхси һәм иҗади эш. Кеше шигырь йә музыка язганда күңел җылысы белән бүлешә, – дип дәвам итә ул. – Бу төрле юнәлештә, төлке ритмнар, төрле жанрлар аша булырга мөмкин – барысы да эмоцияләргә бәйле. Ә ничек дөрес булырга тиеш – бу инде башка мәсьәлә. Вокал үзенчәлекләре, татар моңы – әйе, болар бар. Әмма бу, барыбер, “татарча болай гына дөрес”, дип әйтергә хокук бирми”, – ди ул.

Иделия соңгы арада татар эстрадасы белән бик кызыксынмаса да, “колак очы белән генә” зур заллар җыя алырлык популяр җырчы Элвин Грей барлыгын ишеткән. “Аның музыкасы миңа да ошамаска мөмкин, әмма мин аны иҗаты өчен хөрмәт итәм. Кеше билет алып аның концертына бара һәм аңа кушылып җырлый икән – бу бит иң мөһиме. Бәлки монда эш аның тавышында да түгелдер, аның харизмы бардыр, шоуларының куелышы җәлеп итәдер. Кешеләргә бу ошый икән – кемнең ни эше бар. Үзеңнең кечкенә генә дөньяң эчендә яшәгән килеш ничек башкалар турында фикер әйтергә мөмкин?!” – дип гаҗәпләнә ул.

IDELIA MARS - җырчы. Казанда музыкаль гаиләдә туып үскән. Иң элек "Татарстан-Яңа гасыр"ның "Яшьләр тукталышы" тапшыруында музыка рубрикасы алып барып танылды. Майамида яши. Яшьләр өчен клуб, поп һәм R&B стилендә җырлар башкара.


---
Матбугат.ру
№ --- | 21.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»