|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2017 Экология
Сак булыгыз: МЧС бүген Татарстанда яшенле, бозлы яңгыр явачак дип кисәтә21 июнь көнне Татарстанда яшен, яңгыр, көндез урыны белән боз явуы, кыска вакытка җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәю (Казанда секундына 16 метрга кадәр) көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама биреп, хәбәр итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начарайган вакытта урамда электр үткәргеч линияләрдән, агачлардан, реклама такталары һәм витриналар янына бармаска куша. Шулай ук нык булмаган корылмалар һәм черегән агач кәүсәләреннән дә ерак торырга кирәк. Көчле җил вакытында имгәнүләргә дучар булмас өчен бина эченә качарга киңәш ителә, дип яза "Татар-информ".
--- |
Иң күп укылган
|