поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.06.2017 Дин

"Ярдәм" мәчетендәге ифтарларга быел билет белән генә кертәләр дигән сүз дөреслеккә туры килми

Кайбер матбугат чаралары "Ярдәм" мәчетендәге ифтарларга бары тик чакыру билетлары һәм талоннар белән генә кертүләре турында язып чыкты. Мәсьәләгә ачыклык кертү теләге белән "Матбугат.ру" хәбәрчесе "Ярдәм" мәчетенең матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итте.

Эш шунда ки: "Ярдәм" ислам хәйрия фонды быел "Рамазан чатыр"ларын ике урында оештырды. Узган елларда ифтарлар 1000 кешелек чатырда уза иде. Быел исә күбрәк кешегә авыз ачарга мөмкинлек тудырылган. Зур чатырда 1000 кеше сыя, Кече чатыр - 200 кешелек. Ике чатырда да өстәлләр бер төрле корыла, бер төрле ризыклар куела.
 
Зур чатырга авыз ачарга керү – ирекле. Ә Кече чатырга билет алып керергә кирәк икән. Әмма билет алып керү – түләүле дигән сүз түгел.
 
Билет кемнәргә бирелә соң? Кече чатырга билетлар системасы ураза тотучыларның түбәндәге категорияләрен исәпкә алып кертелгән:
 
- хәзерге вакытта "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә курсларда булган күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр;
 
- ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр ("Ярдәм" мәчете алар өчен җомга көннәрендә ишарәләр теле (сурдоперевод) белән вәгазьләр оештыра);
 
- Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары ("Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды аларга ярдәм күрсәтә);
 
- "Гаилә учагы" йортында яшәүче һәм тәрбияләнүче балалар ("Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды аларга ярдәм күрсәтә);
 
- Левченко бистәсендәге мәхәллә пенсионерлары;
 
- ифтар уздыручы хәйрияченең туганнары һәм кунаклары.
 
"Рамазан чатыры" – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты. Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя. Зур чатырга мәҗлескә килгән һәркем кертелә. Беркемнән дә паспорты, кайсы диннән, миләттән булуы, ураза тоту-тотмавы соралмый. Ураза тоту исламда гына түгел, барча диннәрдә дә бар. "Сукбай булса да кире бормыйбыз. Атеист-дәһри булса да рәхим итсен. Кем белә, шушында вәгазь-нәсихәт тыңлап, бәлкем дин юлына керер, күңелендә рәхим-шәфкать, миһербанлык артыр," – диде "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.
 
Ифтарларда вәгазьләр укыла, гыйбрәтле хәлләр сөйләнә, күмәк дога кылына. Кече чатырда мәҗлесне имамнар Рафис хәзрәт Сәйфетдинов һәм Раил хәзрәт Әхмәтов, Зур чатырда - хәләл тамада Гамил Нур алып бара.
 
Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар икән.
 
Шулай ук ай дәвамында мәчеттә сәхәрләр дә әзерләнә. Көн саен 150-200 кешегә өстәлләр корыла. Ишекләр һәркемгә ачык.
 
Рамазан аеның санаулы көннәре калып бара. "Ярдәм" мәчетенә ифтарларга рәхим итегез!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»