поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.06.2017 Мәдәният

Камал театрының Уфа шәһәрендә зур гастрольләре уза

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының (Казан ш.) традицион гастрольләре 2017 елның 13-19 сентябрендә Уфа шәһәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Рус Дәүләт Академия драма театры сәхнәләрендә уза.

Татар театрының Уфа шәһәрендә беренче гастрольләре, "Сәйяр" труппасы катнашында, 1910 елда уза. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Театрның Уфадагы гастрольләре матур тардиция буларак дәвам итә. Яңа 112нче сезонда Театр Башкортстанга 10 спектакль алып килә, аларның берсе дә диярлек Уфада әлегә кадәр күрсәтелмәде.

Уфа гастрольләре режиссер Фәрит Бикчәнтәевның "Дон Жуан" спектакле белән башлана, әлеге спектакль 13 сентябрьдә VI "Туганлык" Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә катнаша.

Традиция буенча, гастрольләр татар театрының "визит карточкасы" булган Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен дә үз эченә ала. Әлеге спектакльгә карата тамашачылар кызыксынуы сүнми, ә пьеса күптәннән легендар әсәр статусына лаек. Пьеса татар театры сәхнәсеннән 1926 елдан бирле төшми. Татар театрының феноменын аңлыйсыгыз килсә - "Зәңгәр шәл"не карарга, аны тоеп, көчле эмоциональ дулкынына бирелергә кирәк... Спектакль 14 сентябрьдә, 19.00 сәгатьтә Башкортстанның Рус театрында уйнала.

15 сентябрь, 19.00, К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакле, 111нче сезонның премьерасы, Башкортстанның Рус театры. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...

16 сентябрь, 18.00, З.Хәкимнең "Бармы ришвәттән дәва?..", 111нче сезонның премьерасы, Башкортстанның Рус театры. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...

17 сентябрь, 18.00, "Галиябану" спектакле, Башкортстанның Рус театры.  "Галиябану" - татар драматургиясенең иң символик пьесаларының берсе. Төп геройларның исемнәре күптәннән уртаклык исемнәргә әверелде. Спектакль мәхәббәт турында, сюжет нигезендә классик мәхәббәт өчпочмагы кечкенәдән таныш булган халык көйләре белән үрелеп бара. Бер-берсен яраткан Хәлил һәм Галиябану аша автор мәхәббәтең элек-электән төп байлык булганын аңлата. Кызганычка каршы, зур чын мәхәббәт һәрвакыт диярлек кешеләр тарафыннан аңламаучанлык, хорафат белән бәрелешә.

17 сентябрь, 18.00, Б.Абдураззоковның "Исәнме, улым!" спектакле, М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән. Әнисе, бер яктан юк-бар әйберләр турында сөйләр өчен улының эшенә шылтрата. Фен сатып алу, ишегалдындагы тиеннәр турында сөйли... Аның фикеренчә нәкъ менә шул вак-төякләр кешенең тормышын төзи, нәкъ менә алар белән кешенең һәр көне тулган. Баштарак, аныд улы әнисе шылтратуларына ачуы килә, чөнки ул аны эшеннән аера. Ләкин соңрак ул үзе дә әнисеннән мохтаҗ булуын аңлый.

18 сентябрь, 11.00 һәм 14.00, И.Зәйниевның "Кәҗә, сарык һ.б." спектакле, М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас.

18 сентябрь, 19.00, И.Зәйниевның "Көтәм сине..." спектакле, Башкортстанның Рус театры. «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли.

19 сентябрь, 11.00 һәм 14.00 Х.Туфан, Т.Миңнуллинның "Агыла да болыт агыла..." спектакле, 111нче сезонның премьерасы, М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп  сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә.

19 сентябрь, 19.00, И.Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле, 111нче сезонның премьерасы, Башкортстанның Рус театры. Ток-шоу жанрында иҗат ителгән спектакльдә үз тамырларыңны эзләү, милли үзаң, хәтер истәлегенә тугрылык темаларына багышланган сораулар күтәрелә. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны Камал театры сайтында "Афиша" сәхифәсендә kamalteatr.ru, билет операторлары сайтларында һәм театр кассаларында сатып алып була. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры кассасы: (347) 272-35-33, 273-70-52. Башкортстан Республикасының Рус Дәүләт Академия драма театры кассасы: (347) 233-00-73.


---
Камал театры
№ --- | 20.06.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»