|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2017 Мәдәният
Әлфия Авзалованың соңгы тапкыр нинди җыр җырлаганы билгеле булды (ВИДЕО)Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры – “Сагыну җыры”. Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисов авторлыгында язылган бу җырны “Ак чәчәкләр кебек кар ява” дигән исем белән дә атап йөртәләр. Әлфия Авзалова бу җырны Казанның 7нче хастаханәсендә ятканда, кызы Зөлфия белән бергәләп җырлаган. “Әни хәтта җырлый башлаган иде инде... “Ак чәчәкләр кебек кар ява, Хәтерләтеп ямьле май кичен...” – дип мин җырлыйм, “ла-ла-ла” – дип кушыла”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә кызы Зөлфия.
--- |
Иң күп укылган
|