|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2017 Спорт
Роналдуны куллыннан тотып чыккан Рифат Ганиев: "Кулымны тиз генә юмаячакмын"Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Конфедерацияләр Кубогының беренче ачылыш-уенына Криштиану Роналдуны футбол кырына җитәкләп алып чыккан егет бик популяр. Рифат Ганиевка елмайган бәхеткә кемдер көнләшеп, кемдер сөенеп карый. Рифатка килгән бу шатлыкны без дә уртаклаштык. - Рифат, футбол синең өчен нәрсә ул?
- Футбол минем өчен энергия алу чарасы, вакытны күңелле итеп уздыру. Футбол уйнау мине бәхетле итә.
- Рифат, профессиональ футбол белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башладың. Киләчәктә планнарың нинди?
- Шушы көннәрдә мине яшьтәшләрем шөгыльләнә торган Рубинга дәштеләр. Әлбәттә, яхшы уенчы булу өчен бик зур тырышлык һәм көч кирәк. Өйрәнергә, күп итеп шөгыльләнергә кирәк икәнен аңлыйм.
- Криштиану Роналду сиңа үзе кулын сузган диләр. Ул чынлап та сине үзе сайладымы?
- Әйе. Ул яныма килде, миңа кулын сузды. Мин аны җитәкләп алдым һәм без киттек. Күпләр кайсы футболист кем белән чыгачагы алдан билгеле булган дип уйлый, әмма бу алай түгел. Мизгел эчендә булгач, бәхетемнән шулай балкыдым да инде мин.
- Кулыңны юдыңмы соң әле, Рифат?
- Юк, юмадым. Әле тиз генә юмаячакмын.
- Күп кенә социль челтәрләрдә хәзер синең турында язалар. Мондый популярлык ошыймы сиңа?
- Ничек дип әйтим... Минем урында бит башка берәр бала да була ала иде. Шуңа мин моңа тыныч карадым, әмма бик бәхетле идем. Кешеләрнең мондый реакциясен аңлап бетермим. Бәлки көнләшәләрдер. Урамда да һәркем диярлек текәлеп карый, бармак төртеп, пышылдашып узалар. Мин бит берни эшләмәдем?! Бары тик дөньяның иң яхшы уенчыларының берсе мине җитәкләп уен кырына чыкты.
- Киләсе елга Дөнья Чемпионатында катнашу теләгең бармы?
- Әйе, бик тә катнашасым килә! Конфедерацияләр Кубогында катнашу мөмкинлеге бүләк иткән Макдоналдска һәм мәктәбемә рәхмәтле мин. Алар булмаса, Криштиануны шулай якыннан әле кайчан күрер идем икән...
Илүсә АРИКЕЕВА |
Иң күп укылган
|