поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.06.2017 Дин

Быел фитра сәдакасы, зәкәт һәм фидия күләме күпме һәм кемнәргә тиеш?

Мөселманнар бер ел дәвамында зарыгып көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланырга да күп калмады. Бөтен серлелеге, ниндидер бер рәхәтлеге, күңелләргә шифа һәм тынычлык, эшләгән изге гамәлләребездән алган канәгатьлек хисе белән узып бара ул.

Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы укыла.

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.

Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум дип билгеләнде.

Фитра сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) бирелә.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. "Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы йөзем һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм, фитра сәдакасын биргәннән соң гына, ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).

Голәмәләр Советы тарафыннан, зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме 198 мең сум дип билгеләнде. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 85 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 85 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.

Әгәр кешенең бер ел кулланылмый торган бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 198 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 198 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Зәкәт фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), зәкәт җыючыларга, бурычын түләргә көче җитмәүчеләргә (монда сүз йорт алырга бурыч турында бара), мосафирларга бирелә. Шәригать китапларында аңлатылганча, зәкәт акчасына күперләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелми.


Еш кына матбугатта төрле җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан Рамазан аенда бирелә торган сәдака күләменә карата дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга җавап итеп, шуны әйтәсе килә: фитра, зәкәт һәм фидия сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән.

Римма Гатина, Татар-ислам


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»