поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.06.2017 Язмыш

Фатир сатып, бала алдык (ГЫЙБРӘТЛЕ ХӘЛ)

Чит балага тәрбия бирүнең никадәр авыр икәнен һәммәбез дә белә. Ә менә әти-әнисе тәртипсез тормыш алып барган сабыйларны дөрес юлга кертү өчен тагын да тырышырга туры килә. Әмма тәрбиягә бала алучыларны бу куркытмый. Алар бар игътибарын, назын биреп әлеге сабыйларны тәрбияли, бәхетле итмәкче була.

Лаеш районының Усад авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе, бала алыр өчен Казандагы бар мөлкәтен сатып, авылга юл тота.

Алып китүләре кыен

Мансур белән Елена соңлап кына танышалар. 2000 елда олы кызлары, 2009 елда кечесе дөньяга килә. Ул вакытта алар Казанда яши. “Телевизордан ятимнәр турында еш сөйлиләр иде. Караган саен йөрәгем өзгәләнә генә бит. Аз гына булса да файдам тисен дип, бергә эшләүче дустым белән ятимнәр йортына йөри башладым. Үзем белән күчтәнәч тә алып барырга тырышам. Бервакыт кинәттән генә дустым үлеп китте. Менә шуннан соң ятимнәр йортына хатыным белән йөри башладык”, – дип сөйли Мансур.

Бер ятимне әти-әниле итәр өчен озак йөрергә туры килә аларга. Хыялларын тормышка ашырыр өчен фатирларының кечкенә булуы ачыклана. “Опека бүлегенә баргач, сездә балалар үстерү өчен шартлар җитеп бетми, диделәр. Шуннан соң Казанда тагын бер бүлмәле фатир алдык. Тик бу да хәлне җиңе­ләйтмәде. Аптырагач, ике фатир, бер гаражны сатып, Усад авылына күчендек. Анда җир алып, өй төзедек. Шөкер, йортыбыз бик зур, әллә ничә сабыйны сыйдыра алырлык булды”, – дип сөйли Мансур.

2011 елда алар, Чаллыга барып, ике бала алып кайта. Ике туганны аерып тормыйлар, берьюлы кызлы да, уллы да булып куялар. Күп тә үтми, тагын бер бала алалар. Ятимнәр йортыннан кайтканда бу сабыйлар бик ябык, хәлсез була. Елена ханымга да сабыйларны аякка бас­тырыр, тәртипкә китерер өчен күп тырышырга туры килә. “Ул чакларның авырлыгын искә төшермим. Әмма үзең теләп бала алгансың икән, барысына да түзәргә кирәк”, – ди ул.



Өченче сабый Шакировлар йортында бер ел яши. Инде үзләренекенә әйләнеп беткәч кенә, аны әбисе килеп ала. “Малайны алып киткәндә бик читен булды. Ул халәтне аңлатып булмый. Әмма үз әбисе бит. Тик нигәдер ул аны башта алмаган, без алгач кына исенә төшкән. Шулай да араны өзмибез. Ул бала белән очрашып торабыз”, – ди Мансур абый.

Шушы хәлләрдән соң алар Лаеш балалар йортыннан ике малай алып кайта. Ятим түгел, әниләрен ана хокукыннан мәх­рүм иткәннәр икән. Әмма эчкече хатын үзе тудырган сабыйларның кешедә яшә­вен авыр кичерә. Эчкечелектән дәваланып, аларны кире үз янына ала. Бу вакытта малайлар Шакировларда алты ай яшәгән була инде. “Мондый хәлгә сөендек кенә. Ни дисәң дә, балага үз әнисе кирәк. Әле дә элемтәдә торабыз. Әниләре эшкә урнашты,  бик  яхшы  яши­ләр”,– ди Мансур абый.

Әле тагын берне көтәбез

Тәрбиягә алган сабыйларны алып киткәч тә Шакировлар гаиләне ишәйтү уеннан кире кайтмый. Үзләренең ике кызы, Чаллыдан алып кайткан Вася белән Азалия янына алар Коля исемле малайны тәрбиягә ала. Гаиләгә кайтканда аңа 10 яшь була. Бу гаиләдә 4 ел яши икән инде. Әйткән сүзләрне тыңлый, спорт белән дус. Шуңа да спорт лагеренда ял итә әле, ди әти-әнисе. Аннары бу гаиләгә Тимур исемле егет килеп кушыла. Әле менә шушы көннәрдә тагын бер кыз алып кайта алар.

“Балаларның холкы төрлечә. Әмма аларны тыңлатырга була. Кемгәдер наз җитми, кайбер­лә­ре бер җылы сүз көтеп тора. Мин тәүлекләп эшләгәч, балаларны тәрбияләү күбрәк хатыным җил­кәсенә төшә. Ә ул зарланмый. Шушы сабыйлар белән үзен бә­хетле хис итә. Үзебезнең ике кызыбызны ничек яратсак, калганнарын шулай яратабыз. Аралап тору юк. Сабыйларны ярату ул йөрәктә булырга тиеш. Мин бар дөньяны яратам. Ятим­нәрне кызганам, хайваннарны да үз итәм. Күңелем шундый. Әнә шуңа да, исән-сау булганда, ятимнәрне гаиләле итә­сем килә. Әти-әни­ләренең гө­наһ­лары өчен балалар түләргә тиеш түгел. Балалар бәхетле булырга тиеш, – ди Мансур. – Әгәр без үс­тергән сабыйлар килә­чәктә матур итеп яшәп, безне оныклар белән сөендерсә, шуннан зуррак куанычыбыз булмас иде. Үстергән сабыйларның иге­легендә яшисе иде”.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»