19.06.2017 Язмыш
“Әниемнең күзләренә карар идем!”
Мамадыш районының Югары Ушма авылында яшәүче 17 яшьлек Дамир Усмановка ярдәм кирәк. Малайның күзләре күрми. Аның да башкалар кебек бу дөньяны күрәсе, әнисенең күзләренә тутырып карыйсы килә.
– Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә чир, сынау бирермен дигән, безне бигрәк каты сыный инде. Тугызынчы ел хастаханә юлын таптыйбыз. Алты балам бар, ирем үлде. Тормышыма мондый кайгы килер, шундый акчалар җыярга туры килер дип, башыма да китермәгән идем. Улыма булыша алмавыма йөрәгем өзгәләнә, – ди әнисе Миннегөл.
Дамирга – 17 яшь. Сау-сәламәт бала булып туа ул дөньяга. Гаиләдәге биш кыздан соң көтеп алынган төпчек малай һәркемгә кадерле була. 2008 елда ишекләрен бәхетсезлек шакый аларның. Әтиләре Миннерәшит нык авырый башлый. 8 яшьлек Дамир да мәктәптән кайтышлый күзендә нәрсәдер шартлаганын һәм начар күрә башлаганын әйтә. Аны Мамадыш хастаханәсеннән ашыгыч рәвештә Казанга җибәрәләр. Һәр мизгел кадерле. Күзгә салынган уколлар, әчеттерә торган тамчылар, наркозлар, операцияләр... Алга китеш сизелә. Тик нәкъ шул вакытта әтисенең вафаты турында хәбәр килеп ирешә. Кайгы, күз яшьләре, борчылу эзсез генә узмый. Миннегөл иренең кырыгын уздыру өчен башкала хастаханәсеннән авылга кайтып килергә көчкә җай таба. Тик бирешергә уйламый... 2011 елда Уфа клиникасында берсенә имплантант куйгач, Дамирның күзләре бераз ачыла. Малай көн белән төнне аера, яктылыкны шәйли башлый. Еллар уза, тормыш алга бара, яшәргә кирәк. Дамир, начар күрсә дә, тик торырга яратмый. Су коенырга баралар, табигатькә чыгалар. Җиләкләрнең иң эреләрен генә җыя Дамир, “Принцесса“ кушаматлы нәселле овчаркасын тәрбияли, кыш көне кар көри, чаңгыда йөри.
– Чит кешеләрнең ярдәмен, яхшылыгын гел күреп, адым саен тоеп торам. Физкультура укытучыбыз Илфат абый Вәгыйзов янәшәмә басып чаңгыда йөртте, турник ясап бирде. Укытучыларым өйгә килеп укыталар, – ди Дамир. Тренеры Вәсимә Имамова аңа зур өметләр баглый: “Өч тапкыр районга призлы урыннар яулап, медальләр тагып, грамоталар алып кайтты егетебез. Молодец ул!” – ди.
– Вәсимә апа мине республика ярышларына йөртә. Җиңел атлетика, теннис, гандболны яратам... Соңгысы бигрәк кызык: командадагы өч кеше дә тигез булсын өчен барысына да кара күзлек кидертәләр, 9 метрлы капкага кыңгыраулы тупны кертәсе. Апамнарның малайларын да гандбол уйнарга өйрәтәм, көчлерәк булырга, башкалар белән ешрак аралашырга кирәк, исәбем – киләсе елда беренче булу! Операция уңышлы чыкса, иң элек әниемнең күзләренә тутырып карап, рәхмәт әйтер идем. Минем белән кайларга гына бармады, ниләр генә кичермәде, кемнәр белән генә сөйләшергә туры килмәде бит аңа. Дөньяны төсле итеп күрү – иң зур хыялым! – ди Дамир.
Егет үзе өчен махсус көйләнгән челтәрле телефонында интернетта казына, дуслары белән еш аралаша. Күптән түгел волонтерлар төркеменә юлыга. Гүзәл Абдуллина аңа булышырга алына. Баксаң, Израиль, Кытай, Германиядә аңа ярдәм итә алалар, операция ясыйлар икән бит! Өч илгә дә хатлар җибәрелә. Германиянең нәкъ шушы авыру буенча махсуслашкан бер клиникасыннан җавап тиз килеп җитә. Документларны консилиум җыеп тикшергәннәр, профессор операциягә алынасын әйткән. Бер күз белән булса да бу якты дөньяны яңадан күрү мөмкинлеге бар! Тик моның өчен зур сумма кирәк – операция 1 миллион 600 мең сум тора. Усмановлар бу сумманы үзләре генә күтәрә алмый.
– Гүзәл белән улым бик дуслаштылар. Ул кыз бала безгә дә ышаныч-дәрт өстәп тора. Чыннан да, бер атна дигәндә 30 мең сум акча җыелды. Кайберәүләр исем-фамилияләрен дә күрсәтмичә акча сала, андыйларга тылсымчылар дип исем куштык. Киви кошелок, Яндекс касса, Сбербанк картасы, “ВКонтакте“дагы төркем... Картаймыш көнемдә нинди генә сүзләр белмим хәзер. Могҗизага ышанабыз, өметне өзмибез! Мәрхәмәтле кешеләр, зинһар, ярдәмнәреннән ташламасыннар, йөрәктән чыккан авазны ишетсеннәр иде. Алланың рәхмәтенә өметләнәбез, барысын да аңа тапшырган инде! – ди Миннегөл.
Дамирга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Карта Сбербанка
4276 6200 4088 5265
Получатель
Усманова Миннегуль
Киви кошелек
89061188210
Яндекс кошелек
410014083135791
Номер для пополнения
89061188210
Мама Миннегуль Усманова
89061188210