|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2017 Мәдәният
Әлфия Авзалованың кызлары: "Әнине сагынып, Илһам абый янына килдек" (ФОТО)Әлфия Авзалованың гаиләсе кичә легендар җырчыбыз Илһам Шакиров янына хәлен белергә килгән. “Әлфия апаның кызларына бик зур рәхмәт. “Әнине сагынып Илһам абый янына килдек”, диләр”, ди Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. Татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалова 15 июнь көнне каты авырудан вафат булды. Аны озатырга Г.Тукай исемендәге филармония залына 2 мең тирәсе кеше килгән иде. Әлфия Авзалова Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде, дип яза "Татар-информ".
--- |
Иң күп укылган
|