|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2017 Мәгариф
КФУның татфагы галимнәрен, популяр җырчы-артистларын, тел белгечләрен күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)Агымдагы елның март аеннан башлап Казан федераль университетының Tataristica үзәгендә кызыклы дискуссияләр уздырыла. Ай саен татар милләтенең «каймагы» булган галимнәр һәм сәнгать эшлеклеләре милләтнең төп проблемаларын чишү юлларын эзләү өчен бер мәйданга җыела. 14нче июнь көнне Tataristica үзәгендә чираттагы кызыклы очрашу-дискуссия узды. Көн кадагындагы сорау – «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр». Очрашуда элеккеге Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт педагогия университетының Татар филологиясе факультетын (бүгенге Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбен) төрле елларда тәмамлаган 29 шәхес катнашты. Кунаклар арасында галим, журналист, язучылар да, җырчылар һәм алып баручылар да, режиссерлар да бар иде. Модератор Гүзәл Сәгыйтова белән берлектә татар филологиясенең киләчәге турында Ким Миңнуллин, Хатыйп Миңнегулов, Әлфия Йосыпова, Фәнзилә Җәүһәрова, Рамил Мирзаханов, Алмаз Миргаязов, Ренат Вәлиуллин, Газинур Морат, Илдар Мөхәммәтов, Кадрия Идрисова, Данис Шакиров, Ләйсән Билалова, Раушания Миңнуллина, Миләүшә Сибгатуллина, Радик Сабиров, Ленар Шәех, Тимергали Юлдашев, Нияз Сабиров, Нурания Җамали, Рамил Төхфәтуллин, Илфак Хафизов, Ильяс Халиков, Илназ Баһавиев, Фәнил Вакказов, Илгәрәй, Фәнис Кәлимуллин һәм башкалар уйландылар һәм сөйләштеләр. Очрашуда катнашучылар моннан 6-7 ел элек булган үзгәрешләрнең әле дә борчылырга мәҗбүр итүе һәм «Татар филология юнәлешенең киләче нинди булыр дигән сорау»ның ачык калуы турында яшермичә сөйләштеләр. Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызы килгән кунакларны һәм тамашачыларны тынычландырырга ашыкты һәм татфакның бүгенгесе турында сөйләде. Хәзерге вакытта татар филологиясе һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерли торган юнәлештә 662 студент белем ала икән. Булачак белгечләр арасында Татарстан һәм Идел буе регионнарыннан килеп укучылар гына түгел, чит ил студентлары да байтак. Шундыйлар арасында Кытайның Уйгыр автономияле өлкәсеннән, Төркия, Япония, Казахстан, Үзбәкстан һәм Ауропаның кайбер илләреннән килеп укучы студентлар бар. Киләчәген татар филологиясе белән бәйләргә теләүчеләргә төп белгечлектән тыш, өстәмә белем алу мөмкинлеге дә бирелә. Шулай итеп, студентлар өстәмә инглиз, төрек, гарәп, кытай телләрен өйрәнәләр, мәктәпкәчә белем бирү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар филологиясе, журналистика, этнодизайн һәм тәрҗемә буенча белем алалар.
Студентларны татфакка китерә торган нинди кызыксыну чарасы бар соң дигән сорау тугач, кунакларның бер тавышан диярлек татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү (өстәмә белгечлекләрдән тыш та) якын һәм ерак Көнчыгыш илләренә, төрки дөньяга «чыгу» мөмкинлеге ачыла, дип җавап бирделәр. Татфак бусагасын күптән атлап чыгып киткән һәм бүген зур уңышларга ирешкән мөхтәрәм кунаклардан шундый сүзләр ишетү, әлбәттә, тамашачыларны (бигрәк тә студентларны) канатландырды. Галим Хатыйп Миңнегулов татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү тиешле дәрәҗәдә булмавы турындагы чыгышы бер мәлгә залны сискәндереп җибәрсә дә, КДУның татар филологиясе факультетының үткәне, 1000гә якын студентның белем алу һәм укырга керү өчен зур конкурсларның булуын искә алуы да битараф калдырмады. Татфакның киләчәге, дөрестән дә, якты булыр әле дигән өмет һәм ышаныч барлыкка килде.
Очрашуга җыелган шәхесләр төрле өлкәләрдә хезмәт куйсалар да, күпчелеге укытучы һөнәрен сайламаса да, аларны бер нәрсә – татар теленә карата хөрмәт һәм ярату берләштерә.
Очрашудан фотолар:
--- |
Иң күп укылган
|