|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2017 Матбугат
Бәлки соңгы сөюдер бу, соңгы ялкын...Үткән гасырның алтмышынчы еллары башында Камышлы районының “Югары уңыш өчен” татар газетасында Минвәгыйз Зәйнетдинов исемле яшь хәбәрченең йөгерек каләме белән язылган мәкаләләре дөнья күрә башлый. Әле генә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча Камышлы район газетасы редакциясенә эшкә килгән хыялый егет “Югары уңыш өчен” газетасы каршында шигърият түгәрәге дә ачып җибәрә һәм басмада җирле шагыйрьләрнең һәм үзенең иҗат җимешләрен бастырып чыгара. Яшьлек - яшьлек бит инде. Минвәгыйзга Камышлының күп матур кызлары белән бию кичәләрендә танышырга туры килгәндер. Ләкин аның күзе Сызран медучилищесыннан Камышлы хастаханәсенә практика үтәргә килгән Женя исемле шәфкать туташына төшә. Минвәгыйз ул кичне кызны озата бара. Шуннан очраша башлыйлар. Ләкин өч айлык практика бик тиз үтә һәм Женя туган шәһәре Октябрьскига кайтып китә... Тиздән “Югары уңыш өчен” газетасы да ябыла. Яшь хә¬бәрчегә Татарстанның Бө¬гелмә, Нурлат район газеталарында эшләргә, Лениногорск һәм Чирмешән районнары буенча “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасының үз хәбәрчесе булырга, соңрак Татарстан радиосы белән җитәкчелек итәргә, “Чаян” журналында җаваплы секретарь вазифаларын үтәргә туры килә. Кайда гына эшләсә дә, үткен каләме аның төп коралы булып кала. Камышлыдагы танышла¬ры белән дә араны өзми ул. Минвәгыйз “Югары уңыш өчен” газетасында эшләгәндә ул вакытта яшүс¬мер егет бул¬ган Рәфгать Әһлиул¬лин (“Бер¬дәмлек”нең баш мө¬хәррире) да бу басмага үзе-нең шигырьләрен, язмаларын җибәреп торган. Шунда башланган танышлык гомер буе дәвам итә. Алар әле дә Казанда очрашкалыйлар, сирәк кенә булса да телефоннан сөйләшәләр, хезмәттәшлек итәләр. Еллар уза тора. Женя бе¬лән сукмаклары аерылганнан соң унике ел узгач, Минвәгыйз Минниса исемле татар кызына өйләнеп гаилә кора, ике малай үстерәләр. Берсе - инженер, икенчесе пластика хирургы профессиясен сайлый. Менә инде дүрт оныклары да үсеп җиткән, барысы да укымышлы кешеләр. Олыгаеп, лаеклы ялда матур гына картаербыз дип торганда башта әнисе, аннан Миннисасы каты авырып китә. Ир кешегә алты ел әнисен, өч ел ятып авырган хатынын карарга туры килә. Ләкин беркем дә аңардан уфтану сүзләре ишетми. Ә икесе дә бакыйлыкка күчкәч, күңеленә бушлык кереп урнаша. Шулай да каләменнән аерылмый ул. Төрле газета-журналларга, шул исәптән безнең “Бердәмлек”кә дә мәкаләләр язып, кайгылы уйларын таратырга тырыша. Ялгызлыктан иза чиккән көн¬нәрнең берсендә Мин¬вәгыйзның телефоны чылтырый. “Здравствуй, Минвагиз. Привет тебе из юности. Узнаешь?” Бер минут тын ала алмый тора ул: “Женя! Ты!». Ике-өч ай гына озатып йөргән кызның тавышын 58 ел ел буе онытмаган икән бит ул!.. Беренче мәхәббәт шундый көчле була, күрәсең. Женя бер дә үзгәрмәгән. Шундый ук ачык күңелле, энергиясе ташып торган кеше. Кызы белән улы, ике оныгы булуына карамастан, ул да берүзе яши. Ике ялгыз, шулай телефоннан сөйләшә торгач, ниһаять, очрашырга сүз куешалар. Һәм инде менә Минвәгыйз ага Самарада, Евгения Ивановнаның җылы һәм якты фатирында чәй эчеп утыра. Самарага кадәр килгәч, үзенең шәкерте Рәфгать Нә¬биулла улы оештырган “Бер¬дәмлек” газетасы редакциясен күреп чыкмыйча да булмый бит инде. Без Казан кунагын һәм аның яшьлек мәхәббәтен зур түземсезлек белән көтеп алдык. Хәбәрчеләребез башта танылган каләм остасы алдында каушабрак торсалар да, тора-бара Минвәгыйз Фәләх улының да, Евгения Ивановнаның да бик гади, аралашучан кешеләр булуын күреп, җиңел сулап куйдылар. Алар безгә яшьлек еллары, тормыш юллары турында сөйләп бирделәр. - Яшь чакта кавышулар да, аерылышулар да була инде. Тик ул аерылышуларның нинди булуы мөһим бит. Мин үземне кызлар белән тәртипле тоттым. Шуңа да Евгения апагызның күңеленә кереп калганмындыр, - дип тыйнак кына елмайды Минвәгыйз әфәнде. Ә Евгения Ивановна илаһи зат булып чыкты. Ул Минвәгыйз белән танышкан көнне бү¬генгедәй хәтерли. - Мартның ахыры иде бу. Юллар юк. Безне, алты практикант кызны, Кләүле станциясеннән тракторга төяп Камышлыга алып кил¬де¬ләр. Хастаханә белән танышып, тулай торакка урнашып беткәч, билгеле инде, танцыга йөгердек. Хастаханәнең ул чактагы баш табибы Владимир Иванович Подтяжкин: “Монда кызу канлы егетләр яши. Нәрсә сорасалар да, “Юк, юк, юк!” - дип кенә җавап бирегез”, - дип артыбыздан кычкырып калды. Клубта кеше күп иде. Без бер почмагына кереп постык. Кинәт ишекләр киң итеп ачылды да караңгыдан өч чибәр егет пәйда булды. Бераздан җете зәңгәр күзле, кара чәчлесе мине биергә чакырды. Үзем дә сизмәстән, кулымны суздым... Минвәгыйз мине тыйнак¬лыгы, укымышлылыгы, акы¬лы белән әсир итте. Ул ши¬гырьләрне дә күп белә иде. Мин дә сынатмадым, Муса Җәлилнең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен яттан укыдым. Ул айлы төннәр, сирень исе, сандугачлар сайравы... Аерылышканда бик моңсу булды миңа. Бергә була алмадык, киртәләр бар иде... Камышлыдан кайткач, Женя инженер булу теләген тормышка ашыру нияте белән техник институт тәмамлый, аннан “Экран” заводына эшкә җибәрелә. Шунда ул иске¬ярмәкле Әсфәндияр Вә¬литов белән таныша да инде. Икенче мәртәбә алар инде Фрунзе заводында эшләгәндә очрашалар. Башта эш буенча, аннары дусларча гаиләләре белән аралаша башлыйлар. Ә Вәлитовның хатыны Наилә ханым авырый башлагач, Евгения Ивановнага аларга ярдәм иткәләргә дә туры килә. Наилә ханым вафат булгач, ул, үзе дә ирен югалту кайгысын кичергән кеше буларак, Әсфәндияргә көн саен шалтыратып, юату сүзләре әйтү белән генә чикләнми. Кайгы тулы озын кичләрдә үзенең яшьлек елларын, Ка¬мышлының сирень, шомырт исе һәм мә¬хәббәт хисләре белән исерт¬кән язгы кичләре турында сөйли. “Минвәгыйзне тагын бер күрү өчен нәрсә генә бирмәс идем!” дигән сүзләрен ишет¬кәч, Әсфәндияр Зөфәр улы безнең редакциягә шалтыратып, Мин-вәгыйз аганың телефонын баш мөхәррирдән сорап ала. Менә шулай табышалар да инде шактый олы яшьтәге апа белән абый. - Телефоннан сөйләшергә кеше булганга шатланабыз инде, иркә. Кайчакта кунакка йөрешербез, дип уйлыйм. Менә Евгения Ивановна тиздән Казанны күрергә килергә вәгъдә итә әле. Ә калганын тормыш күрсәтер, - диде Минвәгыйз абый аерылышканда. Бигрәк матур кешеләр булып чыктылар безнең яңа танышларыбыз. Олыгайгач та беренче самими мәхәббәт онытылмый икән, ләбаса. Аларның кулга-кул тотынышып китеп баруларын карап торганда Лена Бичарина башкаруындагы бер җыр сүзләре искә төште: Соңгы сөюдер бу, соңгы
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|