поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.06.2017 Мәдәният

Әлфия Авзалова: “Салкын пич башында үстем, әни үлгәч... Үлмәдем бит! Аллага шөкер, мин исән, дидем...”

Тагын бер олпатыбыз бакыйлыкка күчте. Татар дөньясы Әлфия апа Авзалова белән хушлаша. Кем иде ул безнең өчен? Без аның әһәмиятен аңлап, вакытында кадерли белдекме? Чордашлары нинди истәлекләр саклый? Без бүген олпат җырчыбызны искә алабыз, истәлекләр аша сорауларыбызга җавап эзлибез. Язылган һәр сүзебез рухына дога булып барсын иде.

Актаныш сандугачы. Әлфия апа дигәч, үзеннән-үзе шулай диясе килә. Якташлары бик ярата, хөрмәт итә аны. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев якташын татар җырын яңа эстетик югарылыкка күтәргән җырчыларның берсе дип саный:
 
– Әлфия Авзалова – милли, рухи байлыгыбызның бөеклеген халыкчан аһәңе, ялкынлы, дәртле таланты белән чагылдыручы, киң катлау тамашачыларына бик юмарт җан азыгы өләшүче сәнгатькәр. Аның төрки халыклар арасында популярлыгы, аңа миллионлаган тамашачыларның мәхәббәте һөнәри осталыгы, репертуарының байлыгы, үзәкләрне өзә торган моңы, туган илебезгә, туган җиребезгә карата тирән горурлыгы белән аңлатыла дип беләм.

Җыр белән яшим

“ВТ” да басылган әңгәмәләренең берсендә ул әнә шулай дигән. Һәм сүзләрен елллар белән дәлилләп тә куйган. Агитбригадаларда җырлап йөргәнне дә керсәк, 63, татар эстрадасында 55 ел хезмәт иттем дигән. Балачактан ятим үскәнгә, җырга кайгысын да шатлыгын да салырга өйрәнгән. Сәхнәгә исә “Күккүк” җыры белән килдем дигән. Хәтта берзаман аның турында “Кәккүк кызы” дип язып та чыкканнар. Әлфия ападан укыдыгызмы шул мәкаләне дип сорашкач, иңен сикертеп, укымадым, кем язганын да белмим, ну мәкаләсе төпле дип әйттеләр, дигән. Менә шундый гади, юктан мәзәк ясый белә торган кеше иде ул.

Әлфия апа сәхнәгә борынгы җырлар белән килә. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә “Кәккүк” белән таныла. Аннары “Гөлҗамал”, “Казан сөлгесе”, “Болын”... Бүген без Әлфия апа “Гөлҗамал”ын сагынабыз, яшь башкаручылар арасында аның кебек җырлаучыларны эзлибез. Аның кебек булыр өчен татар халкы кичергән бөтен авырлыкны күтәрергә, татарның бәгырен аңлый белергә кирәк шул. Җыр турында Әлфия апа болай әйтеп калдыра: “Җырны аны тапшыра белергә кирәк. Ни турында җырлаганыңны аңларга кирәк. Ни әйтергә теләгәнеңне аңларга кирәк һәм шуны йөрәк аңа, моң аша залга тапшыра белергә кирәк. Йөзнең унысына барып җитсә дә яхшы. Җырчы кешеләр күңеленә якты хис бирер өчен җырлый. Җыр ул бай кешене дә җылата ала, ярлыны да көлдерә ала. Җыр ул халык язмышы турында булырга тиеш. Шаян җырмы ул, такмакмы ул, классикамы ул – халык язмышы турында булырга тиеш. Яки халыкның узганы, бүгенгесе, яки киләчәге турында. Халык арасыннан чыккан җырчының максаты Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талантын үстереп, халыкка кайтару булырга тиеш. Шул максатлар өчен ул, йогалар, сихерчеләр кебек могҗиза булдырырга тырышырга тиеш”.

Җырчының юлдашы баянчы була. Әлфия апа баянчыларымнан уңдым дип әйтә торган булган. Фәнис Гыйлметдиновны исә, иң ышанычлы кеше дип аерып әйткән. Фәнис абый Казан дәүләт конcерваториясенә укырга кергәч, аңа азрак үпкәләп тә йөргән. Бригадада, Фәнис абый киткәч, баянчылар еш алмашынып торган. Ул чакларны Фәнис абый болай искә ала:

– Әлфия апаның Илдар Җаббаров дигән баянчысы бар иде. Өлкән яшьтә булгач, аңа алмаш эзләгәннәр. Вакытында китә белергә кирәк дигән сүзне мин беренче Әлфия апа авызыннан ишеттем. Менә шулай алтмышынчы елларда бергә эшли башладык. Җиде ел эшләү дәверендә без аның белән бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Аның ни теләгәнен ым-ишарәсеннән аңлый идем. Сәхнәдә тулы бер спектакль куйдык. Ә инде җыр тәмамланып, сәхнәдән чыгар вакыт җиткәч, янәшәсенә басып, баянымны җәеп җибәрәм дә, биленнән кочып ала идем. Халык шул чакта шашынып кул чаба иде.

Ул гадел булды. Әйтәсен маңгайга терәп әйтте. Сүзенә үпкәләп булмый иде, дөрес сүзгә ничек үпкәлисең инде. Әйтеп тә тыңламасалар, муен тамырына берне сыларга да күп сорамый иде. Тәртәгә тибәргә яраткан музыкантларны кысада тоту өчен бусы да кирәк. Салган кешеләрне яратмады. Концерттан соң мәҗлес ясап хөрмәт күрсәтсәләр, хөрмәтләрен кабул итә, ләкин үтенсәләр дә җырламый иде. Беркайчан да табын җырчысы булмады.

Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Венера Ганиева исә, минем кебек җырлап күрсәтә иде, дип елмаеп искә алды:

– Ул минем каенанам белән дус иде. Алар икесе дә Актаныштан, бергә укыганнар, шуңа күрә Әлфия апа миңа сынап карый, иҗатымны күзәтеп бара иде. Ләкин тәнкыйть иткәне булмады. Образга кереп җырлыйсың дип мактый иде. Сәхнәдә таш казык кебек басып торучыларны яратмый иде ул. Чөнки үзе җыр белән яши, җыр белән яна, моңлана белде. Аның белән бергә концертларда катнаштык. Аңа тамашачының ихлас мәхәббәтен үз күзләрем белән күрдем. Ул безгә үрнәк, өлге булды. Ләкин беркайчан да мин менә кем дип кәпрәймәде, гомер буе гади, самими булды. Аның әйткән сүзләре дә самими, хәтта мәзәккә әйләнә иде бит. Халык шушы сыйфатлары өчен дә үзенеке дип кабул итте, яратты аны.

Авзалова урамы кирәк

Көчле ихтыярлы булуы белән дә тарихка кереп калды ул. Хатирәләрен укысаң, шаклар катасың, нинди сабыр булган икән ул. Әйтик менә, юлда йөреп тавыш җепселләре, тамак сеңерләре бик каты шешеп киткән. Мондый хәлдә җырлау түгел, хәтта җырларга да ярамый ди белгечләр. Әлфия апа исә Магаданга хәтле барып җитеп концертны өзүне тамашачы гына түгел, Ходай да кичермәс дип җырлый, иртәгәсен тагын юлга кузгала.
 
Бер чыкмаса бер чыга шул аякөсте үткәргән чирләр. Әлфия апаның да гомере кыл өстендә калган мизгелләр шактый була. Тамагындагы яман шешне да җиңә, беттем дигәч тә яңадан тернәкләнә әле.

Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин исән вакытында кадерле булуын сизеп китте, диде. Үзенә атап агач утыртуда катнашты. Ул чакта кызлары ярдәме белән килгән иде, дип искә алды:

– Гомер буе татар сәнгатенә хезмәт итте. Без игътибарлы булырга тырыштык, әмма аңа күпме генә хөрмәт күрсәтсәң дә аз. Мирасын өйрәнергә, исеменә мәңгеләштерәсе иде. Филармония янындагы урамнарның берсенә Авзалова исемен бирүне, аның исемендәге фестиваль оештыруны күтәреп чыгачак. Әлфия апа шәхесе һәйкәл куюга да лаек, – диде ул.

Филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, хәлен белеп янына барып йөргәннәр. Әлфия апа барыбыз өчен дә эталон иде, ди ул:

– Мин татар җыры Әлфия Авзалова яңгырашында булырга тиеш дип саныйм. Менә әле җырларын тыңлап, барлап утырабыз. Аларның һәрберсе сәнгать әсәре икән. Бүгенге заманда, җырның кадере киткәндә бу бигрәк тә әһәмиятле. Әлфия апа Мансур Мозаффаров, Алмаз Монасыйпов җырларын күп башкарган, халык җырларын барлаган икән. Зур хәзинә калдырды, бу бәхәссез. Ихласлыгы, гадилеге белән исән чакта ук легендага әйләнде. Ул бит сәхнәдән иртә китте, мин аны исән чакта ук юксына идем, хәзер бигрәк тә юксындыра... Шөкер, барып йөрдек, кызлары белән элемтәдә тордык. Төрле чагы булгандыр, ләкин беркайчан да эчендәгесен күрсәтмәде. Гел елмаеп каршы алды, кәефе күтәренке булды. Бәлкем шул чакларда эчендә бөтенләй башка утлар кайнагандыр.

Бердәнбер иде

Хәер, уфтана, сыктый, сыкрана торган кеше булмаган ул. Ләбиб Лерон белән әңгәмәсендә каз тәне чыгарырлык ихласлык белән авыр язмышына рәхмәтен җиткергән: “Бик авырлык күреп үстем бит инде... Салкын пич башында үстем, әни үлгәч... Шул яшьлегем кире кайтса, шул авыр тормышка мин кире кайтыр идем! Үлмәдем бит! Тырыштым! Кемгә кер удым, кемгә идән юдым. Кайтыр идем шунда, шул салам түбәле ятим өебезгә кайтыр идем... Үкенмимен! Ризамын! Яшьлегем кире кайтса... тормышның кадерен белер идем. Җиңел тормыш – сөенеч тормыш түгел ул. Аллага шөкер, эшләп алдым, димен. Тәмсез булса да, тәмле дидем. Аллага шөкер, мин исән, дидем...”

Чордашлары Әлфия апаны гаҗәеп ярдәмчел кеше дип искә ала. Эстрадага яңалык алып килгән җырчы Зиннур Нурмөхәммәтовның хатыны, оригиналь жанр артисты Татьяна Романова ул бөтен сәнгать кешесен кайгыртып, ярдәм итеп яшәде, диде:

– Зиннур Мәскәүдә укып кайткач та, аның белән концертлар куеп йөрде. Киң күңелле кешеләрне күргән бар, ләкин аларның берсе дә Әлфия апаның кискән тырнагына да тормый дип сөйләгәне истә. Тора-бара без моның шулай икәнен үзебез дә белдек. Күпме җырчыга, күпме музыкантка фатир алуда ярдәм итте ул. Берсе Әлфия апа менә шул әйбер барып чыкмады, менә фатирсызлыктан интегәбез дип барып әйтә – Әлфия апа мәсьәләне хәл итмичә туктамый. Өстәгеләргә хәтле барып җитә, беркем дә туктата алмый иде. Ул бит бер карыйсың монда, икенчесе караганда тегендә. Аңышып та өлгермиләр иде. Үз туганнарының балаларын канат астына алу, аларны да кайгырту дисеңме – олы йөрәкле кеше иде ул. Миңа да ярдәм итте. Лаеклы ялга чыгар вакыт җитте, мин эшли торган бригада эшсез утыра, стаж юк, эш юк, акча юк. Белеп алган да, үз бригадасына беркетеп куйган. Ике айга Урта Азиягә гастрольгә чыгып киттек. Ташкентта минем туган көнне үткәрдек. Зиннурның 65 яшьлеген искә алу кичәсен оештырганда, аңа шалтыратып, килүен үтендем. Ул вакытта сәхнәдән киткән иде инде. Килде, җырлады, хәтта сәхнәдән чыгарып булмады. Ул гомер буе шулай, ярдәм чынлап та кирәк урынны тоя һәм ярдәм итә иде. Аңа ялынырга кирәкмәде, хәер ялынганны, тәлинкә тотканды өнәмәде дә. Белә идек Әлфия апаның гомер азагына якынлашканын, әзер дә кебек идек. Барыбер авыр... Ул бердәнбер иде. Кешелеклелек ягыннан да, иҗатында да. Ул шәхес, тулы бер чор иде.

Хушлашу

Моң патшабикәсен менә шундый сыйфатлары белән хәтергә сеңдерик Игелекле эшен, 500 дән артык әсәрдән торган репертуарын онытмаска иде. Халкыбызның борынгы җырларын, бигрәк тә беркайчан да картаймый торган “Зөләйха”, “Шахта”, “Казан сөлгесе” кебек җәүһәрләрне күңелгә ятышлы моң-бизәкләр кушып башкарган җырбыбыз ул безнең. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов әсәрләрен беренче булып тамашачыга җиткерүче фидакарь дә. Әлфия Авзалова катнашындагы концертлар һәрчак зур уңыш белән барган. “Туган туфрак” һәм “Бер шатланам, бер бер моңланам” исемле концерт программалары өчен ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган.
Әлфия Авзалованың дөньядан китүе турында Илһам Шакировка да җиткергәннәр. Илһам ага, “нишлисең инде...” дип авыр сулап бик озак уйланып утырган.

Легендар җырчыбыз белән хушлашу 17 июнь көнне Татар филармониясендә  (Павлюхин урамы, 73 нче йорт) 8.30 сәгатьтә була.

Кайгы уртаклашу
 
Республика җәмәгатьчелеге бик зур югалту кичерде. 2017 елның 15 июнендә 85 нче яшендә күренекле җырчы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган артисткасы, ТАССРның халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзалова вафат булды.

Ә.А.Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы, Актаныш авылында туа. Кызга биш яшь чагында Әлфиянең әнисе үлеп китә, әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ә.А.Авзалованы әнисенең сеңлесе тәрбияләп үстерә.

Тумыштан ук гаҗәп талант иясе, җырларны тел-теш тидергесез итеп халыкчан башкаручы Әлфия Авзалова сәхнәдәге беренче чыгышларыннан ук тамашачыларның һәм сәхнә осталарының игътибарын җәлеп итә. 1951 елда ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Һөнәри иҗади эшчәнлек юлына аяк басканнан соң, җырчы тиз арада ансамбльнең әйдәп баручы солисткаларыннан берсенә  әверелә. Ул, оста итеп, борынгы һәм заманча халык җырларын, С.Габәши, А.Ключарев, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов, Р.Яхин һәм башка күп кенә композиторларның әсәрләрен башкара. Ул татар халык җырларының һәм авторлар әсәрләренең тирәнлеген, матурлыгын күрсәтеп бирүгә ирешә.
Озак еллар буе Ә.А.Авзалова үзенең концерт төркеме белән Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә йөри, Урта Азиядә һәм Балтыйк буенда, Мәскәүдә һәм Ленинградта, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләр, авыл хезмәтчәннәре алдында чыгышлар ясый. Аның концертлары һәрвакыт аншлаг белән уза, тамашачылар җырчыны аягүрә басып каршылый һәм озата.

Ә.А.Авзалова Мәскәүдә, элеккеге Советлар Союзы республикаларында, шулай ук чит илләрдә: Кытайда, Чехословакиядә, Венгриядә һ.б. Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә даими катнашып килә. Ә.А.Авзалованың репертуарында 500дән артык әсәр бар, җырларының язмалары аның талантын саклап калачак һәм яшь буыннарга тапшырачак. Әлфия Авзалова – легендар җырчы, төрле буын вәкилләре тарафыннан яратып тыңлана торган, матурлыгы буенча сирәк очрый торган тембрга ия иде. Ә.А.Авзалова татарның вокаль башкару сәнгатен саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетермәслек өлеш кертте.

Ә.А.Авзалованың югары дәрәҗәдәге осталыгы һәм фидакарь хезмәте күп кенә мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Алар арасында “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте бар.   
Татарстанның музыка сәнгатенә тугры һәм данлыклы хезмәт итү үрнәге күрсәтеп, Ә.А.Авзалова халыкның чиксез мәхәббәтен яулады, республикабызның музыка җәмәгатьчелеге арасында гаять зур абруй казанды.

Бөтен халыкның яраткан җырчысы, талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, А.М.Сибагатуллин, И.Р.Метшин, Р.И.Вәлиев, Ф.М.Камаев, И.Г.Шакиров, К.Н.Нуруллин 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»