поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.06.2017 Хатлар

Көтмә инде син мине!

– Ял көнендә бер танышым йомыш белән киләсе иде, – дип сөйләде базарда очраган Әсма апа. – Бу көнне йокымны туйдырырга исәп тоткан идем,пенсиядә булсам да, эшләп йөрим бит әле, әмма кеше көткәндә ничек әвәләнеп ятасың инде?! Иртән-иртүк торып, чәйләп алганнан соң, җиң сызганып эшкә керештем.

Иң элек өйдә атна буе җыелган тузаннарны сөртеп чыктым, шулай ук келәмнәрнең тузаннарын суыртып, идәннәрне юып чыгардым. Чәйнек-кәстрүлләрне ялтыратып ышкыдым, шау чәчәктәге гөлләремнең корыган яфракларын өзгәләдем, тәртипсез яткан кайбер әйберләрне урыннарына куйдым. Кунак аз тора, күп сыный дигәндәй, үз күзләрем өйдәге бар нәрсәгә ияләнсә дә, чит кеше сынап, тикшереп карый, мин күрмәгәнне күрергә мөмкин бит. Берәр почмакта үрмәкүч ятьмәсе (монысын арттырып әйтүем инде) күзенә чалынса, эш харап!

Безгә беренче тапкыр гына килүе, шуңа өстәлгә кәнфит-печенье, татлы кайнатма ише генә сый куеп булмас дип, камыр ризыгы әзерләргә тотындым. Уңгандырмы-юкмы: үземә бик тәмле кебек тоелды. Шуннан соң, бераз тынычланып, танышымны көтәргә тотындым. Тик менә яз көне ни җаның белән өйдә кул кушырып утырмак кирәк: көрәк-тырма алып, ян бакчага чыктым. Һәркемгә мәгълүм: андагы эшнең очы-кырые юк. Танышым килер алдыннан чылтыратыр әле дип, кесәмә телефонны тыктым. Тик күпме генә колак салсам да, телефон тавыш бирмәде.

Көн шулай эш белән үтә торды, түтәлләр казыдым, яшелчә орлыклары чәчтем, әмма, кем әйтмешли, гел “энә өстендә” булдым: кайчан килер, ник килми инде? Кичкә таба түзмәдем: үзенә чылтыраттым.

“И-и, малай, бүген вакыт булмады инде, иртәгә әбәзәтелне киләм, яме”, – дип ышандырды ул.

Икенче көнне йокыдан торуга ук, үзем дә сизмәстән, урамга күз төшердем. Ашыгыч эш булмаганда, кем инде ял көнне иртән-иртүк өеннән чыксын, дип уйласам да, тынгысыз күңелне йөгәнләп буламыни! Бераздан тагын бакчага чыктым. Бу юлы никадәр тырышсам да, акрынрак кыймылдарга туры килде: кичә шактый арыткан. Шулай да, өйгә кереп, тәнәфес ясап, капкалап-чәйләп ала торгач, байтак эш башкардым кебек. Үзем урамда машина кычкырткан тавышны ишеткәч тә, сискәнеп китәм, телефон чылтырагач та: “Әлү, синме бу, Фәгыйлә?” – дип сорарга ашыгам. Юк, ул түгел, туган-тумача хәлне белешә икән. Көн кичкә авышканчы шулай дерт-мерт йөрдем.

Аптырагач, кабат үзенә чылтыраттым. “И-и, малай, мәшәкатьләр килеп чыкты бит, көтмә инде син мине!” – диде танышым. Менә сиңа мә! Телефонны куйдым да, шулчак көн буена сузылган киеренкелегем бетеп, җебеп төштем. Кәнәфигә чумып, берникадәр хәл алып утырдым. Көтеп торудан һәм куып җитүдән дә авыр нәрсә юк, ди бит рус халкы. Һай, дөрес икән!

Авыл апасын тыңлап торды Галиябану ХУҖИЕВА.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»